поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.02.2016 Язмыш

Балаларны сиңа калдырам... ("ВТ" журналисты Гөлгенә Шиһапова әнисе Зәкия язмышы турында)

Газета битләрендә еш кына төрле авыруларга каршы көрәшүче кешеләр турында язалар. Араларында савыгып, чир турында онытып яшәүчеләр дә бар. Бирсен Ходай! Беребезгә дә авырырга язмасын. Ә мин үз күңелемне бушатырга, әнием Зәкия язмышы башкаларга гыйбрәт булсын дип, кулыма каләм алдым.

“Әйдә, никах укытыйк!”
 
Иремнең әнисе белән әле кияүгә чыкканчы ук таныш идек. Аларның туганы Алсу белән тулай торакта бер бүлмәдә тордым. Менә шунда булачак ирем Рөстәм белән таныштым да инде. Бервакыт алар мине үз авылларына кунакка чакырдылар. Алсуга ияреп, Кукмара якларына юл тоттым. Ә икенче көнне Рөстәм килеп керде дә мине үзләренә алып кайтып китте. Әти-әнисе белән таныштырды. Мин әни­емне бер күрүдә яраттым. Шулай итеп, аралар җы­лынып, дуслашып киттек. Тора-бара Алсуларга түгел, Рөстәмнәргә кайтып йөри башладым. Еллар уза торды. Рөстәмнең кулына диплом алган чагы. Әле минем бер елым бар. Шунда булачак каенанам: “Балалар, болай булмый, әйдә, никах укытыйк. Кешедән дә уңай­сыз”, – диде. Шул арада безнең никах көне дә билгеләнде. Чит гаиләгә керү авыр булмады.
 
“Монда миңа кадер-хөрмәт”
 
Әни белән сөйләшеп сүзләр бетми иде. Бөтен эшне бергә эшлә­дек. Серләр уртак булды. Шулка­дәр акыллы, тәртипле, мәгънәле хатын иде ул. Беркайчан да гае­беңне бәреп әйтмәс, үз эше белән аңлатыр иде. Туебыз үтеп, берничә ай узгач, әни миңа серен чиште. “Минем авыруым бар бугай. Тамактан ризык үтми башлады. Гаиләмә сиздерткәнем юк, балаларны кызганам. Әле бит кызларым мәктәп баласы гына. Әтиегез дә яшь бит әле”, – диде ул. Менә шул чакта, әйтерсең, берничә елга олыгаеп киттем. Әнигә район хас­таханәсеннән юллама алып кайтырга куштым да тирән уйга калдым. Алар аны онкология диспансерына юлладылар. Ә мин аны юатырга тырышам. “Әле бит тикше­ренү дә узмаган, анализлар биреп карыйк. Барысы да яхшы булыр”, – дим. Йөри торгач, әнине хас­таха­нәгә салдык. Ирем бөтенләй югалып калды. Шуңа күрә дил­бегәне үз кулыма алдым. Ничек тә яшәтәсе иде бит әнине! Шул теләк белән шакымаган табиб ишеге калмады. Тик аларның җавабы бер: “Соңга калган, яшә­сә дә 6 ай гомере бар”.
 
Ә мин күңелне төшерергә ашык­мадым. Палатага кереп йөри башлагач, мондагы хәл­ләргә тө­шендем. Әкрен генә шәфкать туташлары белән дуслаштым. Бире­дә дә акчасыз булмый икән. Кулымда туйдан җыелган 20 мең сум бар. Акча турында уйлар чак түгел иде. Табибларның да мөнәсәбәте үзгәргән кебек булды. Опера­ция­дән соң, әни янына реани­мациягә кердем. Андагы салкынлык, сагыш, авыр хис әле дә онытылмый. Әни мине анда да елмаеп каршы алды. Палатага чыгаргач та: “Мондагы табиб­ларның әй­бәтлеге, икешәр кат юрган ябалар”, – дигән була. Алты ай гы­на яшисе бар дигәч, кадерләп каласы килде шул әнине. Ул да, Ходайның хикмәте, әкренләп ныгый барды. Тора-бара аягына басып, ныклап йөри башлады. Үзен көзгедән күреп әй шатлана иде! Матураеп та китте. Нурланыш терапиясеннән дә файда күрде. Казан хаста­ханәсендә өч ай яткач, әнине өйгә чыгардылар. 
 
Җирләренә ятып аунар идем
 
Авыл башында автобустан тө­шеп калгач, арткы урамнан кайтырга булдык. “Их, җирләренә ятып аунар идем. Сагындым авылымны!” – диде ул, өзгәләнеп. Әни­нең терелеп кайтуына шатланып туя алмадык. Сеңелләрем аның янәшәсендә бөтерелә, әти дә бә­хетле. Тик әни эшенә чыга алмады. Операция аркасында тавышы бетеп, сөйләшә алмый иде. Ишарә белән генә аңлаштык. Әни башта бу халәтен авыр кичерсә дә, аннары ияләнде. Иң мөһиме – исән булсын!
 
Менә шул чакта мин авырга узганымны белдем. Әни моңа чиксез шат иде. Кулымда дипломым, эшем бар. Әле эштәгеләр дә әнине гел сорап тора, миңа төпле киңәш­ләрен би­рә. Шатланып яши башладык. Атна азагында авылга кайтуыбызга тәмле ризыклар пешереп торган әни бервакыт тәмам урынга калды. Хәлсезләнеп, ябыгып китте. Эшнең нидә икәнен дә белеп булмады. Метастаза киткәндер дисәк, ник бер тапкыр авыртуны баса тор­ган дару сорасын, укол ясатсын. Әллә түзем булды, әллә башкасы...
 
Әнинең онкология хастаханә­сеннән кайтканын белгәч, бер кеше аңа түндербаш төнәтмәсен эчеп карарга кушкан. Көн саен бе­рәр тамчыга арттырып эчәсе икән. Ә әни, күрәмсең, бу норманы бозган. Соңрак, организмы агуланып, ризык керми башлады. Без­нең әни­не ашатасы, аны кабат аякка бас­тырасы килә бит. Иң тәмле ризыкларны пешереп куябыз. Җи­ләк-җимеш­ләрнең ниндиен генә сатып алмыйбыз, бакчадагы кураларны сабагы белән өзеп алып керәбез. Тик әни генә берсен дә капмый. 
 
“Әтием чакыра мине”
 
Әни китәсен аңлый иде. Икәү генә калганда әллә ниләр сөйлә­шәбез. Теле булмаса да, барысы да аңлашыла. Йөрәгем белән тоя идем. Ә ул берөзлексез карыным­дагы сабыемны тотып нәр­сәдер сөйләде. Хәле булган чакта кә­газь белән каләм сорап ала да нидер яза. Баксаң, якыннарына саубуллашу хаты икән. Миңа да язып бирде. “Әтием чакыра. Бу дөньяда кала алмыйм. Әнә бүген тагын килде. Китми булмый”, – дигән.
 
Хәле авырайгач, күрше авылдагы табибка барырга кирәк булды. Ирем Казанда эштә, әтине дә районга чакыртып алдылар. Күр­шедән ярдәм сорамыйча булмады. Ә ул каршы килмәде. Инде бала табар вакытым якынлашып килсә дә, мотоциклга сикереп мендем. Авыл­лар арасындагы басу юлларын үзегез беләсез. Тик аның кайгысымыни, иң мө­һиме – тизрәк әнигә ярдәм итик. Шулай итеп, күрше авылны урап кайттык. Фельд­шер килеп теге даруны кадагач, әнигә хәл кергәндәй булды, аңы кире кайтты.
 
“Ашларымны әйбәт итеп үткә­регез. Балаларны сиңа калдырам. Әтиегезне, зинһар, кага күрмәгез. Мин үлде дип елап утырмасын. Елап кына тормыш бармый. Хуҗа­лык зур. Аны таратмасын. Мин аны яраттым, яратам һәм яратырмын”, – диде ул. Ә аннары кулыма акча тоттырып, кибеткә төшәргә кушты. “Вак­латып куй. Ашымда өлә­шер­сез. Сабыннар да алып кайт. Келәткә чыгып кара әле. Он бар микән? Булмаса, кибетчегә әй­терсең. Бер капчык алып кайтсын”, – ди бу. Еламыйча чак түзәм. Урамга чыккач, күзләремнән яшь түгелә. Әни бакыйлыкка шулай әзерләнде.
 
Ике атна, йә ике көн 
 
Тик беркемнең дә үләсе килми шул! Гомерендә дә күрәзәчегә барып карамаган әни күрше райондагы бер багучыга баруымны үтенде. Тагын юлга чыгып киттек. Бу юлы каенатам машина белән алып барды. Ә андагы кешенең күплеге! Багучы хатын янына бардым да әнинең гозерен җит­кердем. Ә ул: “Гомере беткән. Янына барып, син әле яшисең дип, өметләндерә алмыйм. Ике көн яки ике атна вакыты калган. Мине өй­дә туры килмәде диегез”, – диде.
 
Әни нәкъ ике көн торды. Менә шулай итеп әнисез калдык. Озак та үтмәде, әнинең нәкъ үзенә охшаган кыз бала таптым. Кыяфәте дә, карашы да – барысы да әнинеке! Быел кызыма 10 яшь тулды. Ул да әбисенең барлыгын белеп үсә. Без авылга кайткан саен тәрәзәгә килеп бәргәләнүче күбәләккә карап: “Әни, әби тагын кайтты”, – дип шатлана. Ә мин әнинең теләк­ләрен үтәргә тырышып яшим. Кызларын кияүгә биреп, алар­ның балаларына әбиләрен алыштырам. Әтине дә якын итәм. Әле 51 яше тулмаган килеш тол калса да, әти әнигә булган мәхәббәтенә тугры булып калды. Башка өй­ләнмәде. Авылда мулла булып тора. Бар да бар, тормышыбыз да түгәрәк, тик әни генә җитми җанга!

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 06.02.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»