поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.04.2008 Шоу-бизнес

ГӨЛНАЗ СӘФӘРОВА ТУЕНА ЧӘЧӘКЛӘРНЕ МЕКСИКАДАН 10 КӨН КАЙТАРГАННАР

«TATAR RADIOSi» ди-джее һәм танылган шоу-вумен Гөлназ Сәфәрова кияүгә чыкты. Бер дә белмәгән кешегә түгел – Ленар Мухинга. Ленар - композитор һәм аранжировщик Марат Мухинның абыйсы. Маратны беләсездер – ул Дилә Нигъмәтуллинаның ире. Ну ә Дилә инде Булат Нигъмәтуллинның сеңлесе. Менә шундый “Санта-Барбара”.

               Монысы шаяру иде. Ә хәзер җитди мәгълүмат. Гөлназ һәм Ленар туе 18 апрель көнне Казандагы “Мизон Гриз” ресторанында булды. Яшьләр Үзәк загста язылыштылар, Кремльдә, Кол-Шәриф мәчетендә булдылар. Кол-Шәриф янында Гөлназга бераз чабып йөрергә дә туры килде әле, чөнки фатасы очып киткәләде. Ул көнне бик җилле иде шул. Яшьләр башта яңгыр булыр дип тә курыкканнар, инде самолет белән болытларны да кумакчы булганнар ди, тик бу бик кыйммәт нәрсә икән. Яңгыр исә нәкъ туй беткәнне көтте - төнге уникедә ява башлады.

                Туйны Ләйсән Ветрова (Сөләйманова) алып барды. “Сәләт” яшьләр хәрәкәтенең юлбашчысы Җәүдәт Сөләймановның сеңлесе ул. Шаһитләр – Айназ белән Саша. Ленар кәләшен алырга лимузин белән килде. Гөлназ исә бу турыда алдан кисәтелмәгән. “Минем өчен бу сюрприз булды”, - ди ул. Тагын бер сюрприз – туй вакытында өч җирдән 18 тапкыр салют аттырдылар. Ни өчен 18? 18нче апрель бит! Символик күренешләр әле моның белән генә тәмамланмый. Гөлназның балдагында 7 брилииант була, ә кулында 7 чәчәктән торган букет. Бу бәйләмне махсус туй мәҗлесенә дип Мексикадан 10 көн буе кайтарганнар, чөнки Казанда (күрәсең, бөтен Россиядә дә) Гөлназның оригиналь төстәге туй күлмәгенә яраклы чәчәкләр табылмаган. Кәләш тә кияүне сюрпризсыз калдырмады – романтик музыка уйнаганда шәмнәр белән бизәлгән йөрәк формасындагы торт чыгарды.

                 Туйда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясеннән, Татар дәүләт гуманитар-педагогия институтыннан һәм Казан дәүләт университетыннан зур галимнәр бар иде. Шул исәптән КДУның Журналистика һәм социология факультеты деканы Васил Заһитович Гарифуллин да. Моннан тыш шоу-бизнес әһелләре дә күп иде: Дилә Нигъмәтуллина, Марат Мухин, Булат Нигъмәтуллин, Ләйсән Гимаева, Булат Бәйрәмов, Иркә, Раяз Фасыйхов, Радик Артемьев, Зөлфәт Зиннуров һ.б.

                 Гөлназ һәм Ленарның туенда әйтелгән барлык котлауларга без дә кушылабыз. Чын күңелдән!


---
Матбугат.ру
№ --- | 21.04.2008
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»