поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.07.2009 Ир белән хатын

ИДЕАЛЬ ИР-АТ НИНДИ БУЛЫРГА ТИЕШ?

Гашыйк булу белән хатын-кыз үзен дулкынландырган ир-атны шунда ук идеаль партнер сыйфатында кабул итә башлый. Мәхәббәт хисе акылны томалый һәм, гадәттә, чынбарлык ал төскә буяла да куя. Кешеләр бик еш физик омтылышны идеаль-күтәренке хис белән бутый – йөрәк аның тавышын ишетүгә дөп-дөп тибә, үбүеннән тән чымырдый башлый... Әмма интим якынлык кына җитди мөнәсәбәтләргә нигез булып тора алмый. Дуслык, мәхәббәт, ихтирам, уртак кызыксынулар, уртак тел таба белү кебек төшенчәләр дә бар бит әле һәм алар бик тә мөһим.

 

 Әйдәгез идеаль ирнең берничә сыйфатына тукталыйк:

 

Оптимистик рухлы кеше. Ир-ат шат күңелле һәм көләч йөзле булса, аның хатын-кыз белән мөнәсәбәтләре озаккарак сузыла. Кечкенә кыенлыклар һәм конфликтларны ул җиңеллек белән җиңәчәк һәм үзенең оптимизм дулкынында сезне дә алып чыгачак. Әгәр дә ул сезне көлдертә белә икән бу тагын да яхшырак.

 

Аның максатлары билгеләнгән һәм киләчәккә үз карашлары бар. Ул үз тормышында нәрсәгә ирешергә теләгәнен белә һәм бу турыда сезгә тыныч сөйли. Әгәр дә ул сезне үз киләчәгендә күрә башласа, ул шунда ук җитди мөнәсәбәтләр корырга теләк белдерәчәк. Ир-ат үзенә нәрсә кирәген белми, аның иртәгесе томанлы икән, сезгә кул һәм йөрәк тәкъдимен бик озак көтәргә туры килер – аңа болай да яхшы. Күп кенә беренче тапкыр өйләнешүчеләр киләчәккә карашлары төрлелеген аңлап аерылышырга мәҗбүр була. Шуңа күрә планнар турында алдан хәбәрдар булып тору яхшы.

 

Ир - «табышмак». Мөнәсәбәтләр башланганда тоемланган яңалык һәм кызыксыну хисе югалган очракта да, ир-атта нәрсәдер кызыклы булып калырга тиеш. Фәкать сез аны тулысынча беләсез кебек тоелса да. Иң мөһиме - романтик кавалерыгыз барлык серләр дә ачылгач, дус кына булып калмасын. 

 

Акчага җитди мөнәсәбәт. Ир-атның акчага мөнәсәбәте аның характеры турында ачык сөйли. Акчаның кыйммәтен белгән, аның белән сакчыл эш иткән кешеләр үз тормышын да контрольдә тота ала, түземлелекнең ни икәнен белә. Акчага җиңел караучы, аны юк-барга сарыф итүчеләр хыянәткә тартым булырга мөмкин. Әмма ир акчаның кыйммәтен белсә дә, үтә саран булырга тиеш түгел. Барысы да тәртипкә салынган кешеләрнең дә уйламаганда гына сатып алынган әйберләре булырга тиеш. Әйтик, яраткан кешегә шатлык китерү максатыннан алынган бүләк. Әгәр дә мондый чагылышлар күренми икән, сезнең партнерыгыз акчага кебек үк хисләргә дә саран булачак. Мондыйлар белән компромис табуы да авыр.

 

Сезнең өчен ул үз тормышына үзгәрешләр кертергә әзер. Үзе теләмәсә, ир-атны үзгәртеп булмый. Әгәр сезгә аңарда ни дә булса ошамый икән, бу турыда ачык әйтегез – ирләр дөресен әйткәнне ярата. Әгәр ир җитди мөнәсәбәтләргә әзер икән, ул сезне җитдилек белән тыңлаячак һәм нәтиҗәләр ясаячак.. Гашыйк кеше компромисларга әзер була һәм үз тискәре якларын үзгәртергә омтылачак. Партнерлар эволюция кичергәндә, үз характерлары өстендә эшләгәндә генә, парлар бәхетле була.

 

Шуңа да тиз арадагы туйга ышанып, чираттагы упкынга атылганчы, сайланган кешегезне игътибар белән күзәтегез. Авыр булса да, акыл белән эш йөртеп, мөнәсәбәтләрегезнең киләчәгенә аек караш ташларга тырышыгыз.

 


Динә ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ - | 14.07.2009
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»