|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.02.2016 Хатлар
Янәдән бергәләшсәк идеБезнең редакция почтасында күптән бер хат ята. Аны “Туган як”ка Мәскәүдән Мөхәммәт ага Миначев юллаган һәм шушы шактый күләмле материалын эшкәртмичә дә, кыскартмыйча да бастыруыбызны сораган иде. Ләкин материалның эчтәлеге белән танышканнан соң, без редколлегия белән аны тулаем һәм төзәтмәләр кертмичә бастырырга ярамас дип килештек. Бу карарыбызны, әлбәттә, авторга да җиткердек. Күп вакыт узганнан соң, без аңардан түбәндәге ризалыкны алдык: “Ярар, нинди формада булса да бастырып чыгарыгыз инде, тик төп фикерен генә саклагыз”. Кадерле укучыларыбыз, без бүген сезнең игътибарга шушы“Безнең хаталар” дигән материалдан төп фикерләрне генә тәкъдим итәргә булдык, әлбәттә, эшкәртеп инде, билгеле. “Мин татар районы саналган Кызыл Октябрь районы, аңа кергән авыллар турында язмакчы булам. Ул бит әле “татар” статусын 1960 елларда гына югалтты. Шушы вакыйгадан соң 55 ел вакыт узган – бер кеше гомере диярлек. Бу чорда татар авыллары нинди үзгәрешләр кичерде соң? Ичмасам, соңгы вакытта яшьләр шәһәрләргә китү сәбәпле, авылларыбызда мәктәпләр ябыла башлады, ә санаулы гына балаларыбыз рус авылларында укырга мәҗбүр. Шулай булганда ана телебезнең, гомумән, авылларыбызның киләчәге нык уйландыра. Дөрес, мин үзем дә Мәскәүдә яшим, әмма минем әти-әни, әби-бабаларым Яндавишчада гомер кичергәннәр, мин дә шунда туганмын. Кызганычка каршы, мине туган авылымда белмиләр дисәм дә ярый, чөнки анда кардәшләрем юк дәрәҗәдә. Ләкин мин 1987 елда Яндавишчада урта мәктәп ачтырган кеше. Бер вакыт туган якларга әйләнеп кайтсам, мин 7 ел укыган иске агач мәктәпне сүтеп ташлаганнар, ә яңасын таштан ике катлы итеп төзегәннәр иде. Яңа бинаны карап чыкканнан соң аның сигезьеллык булуын ишетеп шаккаттым. Димәк, Яндавишча, Карга һәм Өчкүл балалары урта белемне тагын Уразавылга йөреп алырга мәҗбүр булачак. Ә бит анда йөрергә яисә торырга барысының да мөмкинлеге юк, шуңа алар тулы булмаган урта белем белән генә чикләнәчәк.
Шуларны истә тотып, иң югары инстанцияләргә мөрәҗәгать иттем. Бу бинада урта мәктәпне ачтыру өчен 2 ел көрәштем, әмма морадыма ирештем. Берсе аңлашылмый, ул чакларда авылны үз кулларында тоткан колхоз рәисләре дә, шул исәптә авыл интеллигенциясе дә, укучыларның әти-әниләре дә бу проблема буенча чаң сукмадылар. Димәк, алар киләчәк турында уйламаганнар, аларга “диңгез тубыктан” күренгән булса кирәк. Шуңа ки, без бүген аларның бу мәсьәләләр буенча чара күрмәүләренең ачы җимешләрен татыйбыз. Сергач районында, Камкадан тыш, татар балалары рус мәктәпләрендә укыйлар, ә анда ана телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу мөмкинлекләре тудырылмый диярлек. Дөрес, әти-әниләр үз балаларына татар телен укытасылары килсә, бу мөмкинлекне район мәгариф идарәләре аларга тудырачак. Тик, ни кызганыч, шундый үтенеч белән бер генә әти-әни дә чыкмаган. Башка сыймый торган хәл бит бу – үз балаңны ана теленнән мәхрүм итү.
Ярый әле К.Октябрь районында татар балаларына татар телен өйрәнү мөмкинлеге бар, шул исәптә Спас районында да. Ә бит татар районының бербөтенлеге сакланган очракта, минемчә, Сергач районындагы татар авыллары балалары да ана телләрен өйрәнүдән ваз
кичмәсләр иде. Яңа гасыр башында өлкәбезнең татар авыллары буйлап йөреп чыктым һәм “Авылларга барган идем” исемле китап та басты-
рып чыгардым. Мин әле шунда ук авылларыбызның киләчәге томанлы күренәсен конкрет мисаллар белән ассызыклаган идем, чөнки күзәтүләрем раслаганча, без, татарлар, беренче чиратта, үзебез бүгенге тормышта үзебезне битараф алып барабыз. Ә бит 1929 елда Краснай татары Халил Нуриевка бөтен татар авылларын бер районга җыярга җиңел булдымы дип уйлыйсыз?! Ялгышмасам, 1937 елда Сталин режимы нәкъ шушы адымы өчен аның гомерен ала.
Татар районы таркалуда татар авылларындагы колхоз рәисләренең дә гаебе зур дияр идем. Имеш, эшләрен җиңеләйтү, татар районы үзәге Уразавылга йөрер юлларын кыскарту максаты белән, аларның кайберләрен рус районнарына күчәргә күндерәләр. Ә бит татар районы үз дәверендә өлкәдә алдынгылар сафында тора, зур уңышлар җыя, күп белгечләр Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була. Татар районы бетү белән кайбер татар авыллары арасында юллар сукаланды, телеграф баганалары юкка чыкты. Мәсәлән, Печә белән Яндавишча, Рбишча белән Мочали, Краснай белән Сафаҗай нәкъ шул юллар аркасында тыгыз бәйләнештә тордылар. Ә ул юлларны саклаган һәм заманча яңарткан очракта, әлбәттә, татар авыллары бер районда булганда, Печә балаларын Яндавишча мәктәбенә йөртү күпкә кулайрак та һәм милләтебез өчен файдалырак та булыр иде.
Авылларның аяныч язмышына колхоз системасын ватып ташлау да зур тискәре йогынты ясады. Эш калмагач, яшьләр хәтта гаиләләп
шәһәрләргә качарга мәҗбүр булды. Әйтәсем килә, мәктәпсез калган татар авылларында татар теленең киләчәге юкка чыга. Гаиләдә генә баланы “Туган як”ны укырдый итеп татар теленә өйрәтергә бик авыр гамәл һәм зур бурыч, әмма мөмкин эш. Шуңа ки, хаталарыбызны бүген төзәтмәсәк, иртәгә аны төзәтерлек кеше дә калмаячак. Әйдәгез, янәдән татар районын торгызып карыйк. Моның өчен башка сукмаслар дип уйлыйм. Ә эшләрне авылларда халык җыеннары уздырудан башларга кирәк, чөнки бу эшкә, иң беренче чиратта, халыкның ризалыгы таләп ителә. Ә милли иҗтимагый-мәдәни оешмаларыбыз (РНКАТНО, Конгресс, Туган як) бу өлкәдә әйдәп баручылардан булырга тиешләр. Һәр эш күмәклекне ярата”, - дип яза Мәскәүдән
Мөхәммәт МИНАЧЕВ.
--- |
Иң күп укылган
|