поиск новостей
  • 05.12 "Цацика идет в школу", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 05.12 "Шобага", 12+, Кариев театры,18:00
  • 11.12 «БОЛГАР РАДИОСЫ»НЫҢ IX МИЛЛИ МУЗЫКАЛЬ ПРЕМИЯСЕ ОНЛАЙН! "ТНВ-ТАТАРСТАН" һәм "ТНВ-ПЛАНЕТА" телеканалларында!
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. Фәрештә түгел. КСК "Уникс"
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Декабрь
  • Фәүзия Бәйрәмова - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Җәвит Шакиров - шоумен
  • Эльмира Җәлилова - шагыйрә
  • Айзилә Батырханова - журналист
  • Владимир Менделевич - табиб
  • Виталий Булатов - рәссам
  • Агач өйгә тәрәзә читләре (наличники) эшләүче кирәк. Казан, Вахитов районы. 89655886519 Ватсапка языгыз.
  • Сдаю однокомнатную квартиру в Радужный, Осиново т.89655938461,89375278107
  • Иномарка сатып алам.Бюджет 800-850мең.Тел.89178808466
  • Актаныш жалюзи все виды качественно(эйбэт)89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ КАР КОРЭУ, ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • требуется дворник,центр Казань, 89377734777, в день2-3 часа
  • ДВОРНИК ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар

 

 
 

 
Архив
 
15.07.2009 Җәмгыять

"ТАМЫРЫБЫЗГА БАЛТА ЧАПМЫЙК!”

Җирнең кардан арынып, җылынган-йомшарганын археологтан да зарыгыбрак көткән кеше бар микән? Республикабызның танылган тарихчыларының берсе – тарих фәннәре докторы, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре Фаяз Хуҗин белән археологларның быелгы “печән өсте” – тарихи экспедицияләре турында сөйләшеп алдык. Фаяз абыйны белмәгән кеше юк – ул Биләрдә дә, Кремльдә дә, башка җирләрдә дә казына. Башкалабызның меңъеллыгын раслаучы чех монетасы да – аның табылдыгы.

 

– Фаяз абый, быел кайларда казынырга җыенасыз?

 

– Быел, гадәттәгечә, педуниверситет студентлары белән Биләргә җыенам. Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты берничә экспедиция оештыра – Болгарга, монысы инде елда оештырыла торганы. Әстерхан янында Сарайбату шәһәрлеге бар – Алтын Урданың беренче башкаласы. Быел анда бишенче мәртәбә барабыз. Аннары Түбән Кама сусаклагычы биләмәсендә экспедиция булачак – башлыча Чаллы һәм Минзәлә җирлекләрендә, Гөлек  авылы тирәсендә берничә ел дәвамында казу эшләре алып барабыз. Рязань өлкәсендәге Касыйм шәһәренә барасыбыз бик килә. Узган ел барып кайткан идек, шундагы татарлар да: “Кайчан казый башлыйсыз инде? Безгә бик кирәк ул тарих,” – диләр. Безнең үзебезгә дә бик кызык. Шул якларга да экспедициягә чыгарбыз дип торабыз. Казаннан ерак түгел Свияжск крепосте бар, аны 1551 елда төзиләр дә, шуннан торып Казанны алырга әзерләнәләр. Һәрхәлдә, без белгән тарих шундый. Имеш, крепостне төзегәнче утрауда кеше яшәмәгән. Элегрәк тә разведкалар ясап йөргән идек анда. Ә узган ел минем шәкертләр – яшь археологлар Зөфәр Шакиров һәм Ренат Вәлиев Свияжскида Казан ханлыгы чорына караган катламны казып чыгардылар. Аерым алганда, анда күн эшләнмәләре табылган. Күн һөнәрчелеге бик үскән булган бит инде бездә ул чорда. Казан Кремлендә казыганда да без күн эшкәртү буенча остаханә тапкан идек. Суга якынрак, дымлырак җирдә күн әйберләре яхшырак саклана. Свияжскида да күн остаханәсен нәкъ менә дымлырак өлештән казып чыгарганнар. Итек табаннары, үкчәләре ярыйсы гына сакланган. Өй кирәк-яраклары, ук очлары да табылган. Бу табылдыклар безнең өчен – зур ачыш. Күнеккән фикерне ярыйсы гына какшатты алар дип әйтергә мөмкин. Янәсе,  Иван Грозный гаскәрләре килгән дә, әзер бүрәнә стеналарны  Идел буйлап төшергәннәр дә, монда бер-ике атна эчендә крепость төзеп куйганнар һәм Казанны алганнар. Алай гына түгел икән шул.  Свияжскида Алтын Урда чорында да һәм хәтта монголларга кадәр  дә кешеләр яшәгән. Бу утрау буш тормаган, анда бик кызыклы табылдыклар килеп чыгар төсле.

 

– Археологик экспедиция кыйммәткә төшәдер?

 

– Археология, гомумән,  кыйммәтле фән. Хөкүмәт институтка турыдан туры тарихи казынуларга дип  акча күчерми. Аның башка юлларын эзлибез. Әйтик, юлчылар юл сала, эш барышында алар археологик истәлекне җимерергә мөмкин. Без аларны күзәтеп торабыз һәм археологик һәйкәл өлешенә килеп җитсәләр, кисәтәбез. Алар безгә казулар өчен акча бирә дә, без тиз генә казып алабыз. Мәсәлән, Минзәлә районының Гөлек авылында берничә ел казыйбыз дидем бит. Бу Түбән Кама сусаклагычы биләмәсенә керә һәм биредәге барлык җирләр су астында калырга мөмкин. Сусаклагыч җитәкчелеге бу турыда белә һәм шуңа күрә экспедициягә, казу эшләрен дәвам итү өчен акча күчерә.

 

Археология авыр фән. Экспедициягә барырга кешеләр тупларга кирәк, әле ярый студентлар бар. Барырга автобус кирәк, казырга 15 кеше дә аз, кимендә 30-50 кирәк. Безнең Биләрдә, мәсәлән, бер үк вакытта йөзәр кеше эшли. Казан Кремлендә шулай ук. Юл чыгымнарының күпмегә төшәчәген уйлап карагыз – әйтик, Рязаньга кадәр 15 кеше генә алып барсаң да, коточкыч зур сумма җыела. Килеп төштең – торырга урыны кирәк, кешеләрне  ашатырга кирәк. Элек мәктәпләргә керсәк, болай гына тора идек, хәзер мәктәпләр дә акча сорый. Үзебезнең районнарда да шулай – 30 студентны ун көнгә алып барган идем, директоры 20 мең акча сорады.

 

Тик шулай да, экспедицияләр искиткеч файдалы нәрсә. Мин һәр нәрсәгә тәрбия күзлегеннән карыйм – шулай күнеккән инде. Экспедицияләрдә студентлар катнаша, бер коллектив булып яши. Аудиториядә өстәл артында утыру гына түгел инде бу. Монда инде алар бер-берсен башка шартларда күрә. Алар  дуслашып, кемнең кем икәнен күреп кайталар. Чын коллектив булып тупланалар. Мөмкинлек булганда,  казу эшләренә мәктәп укучыларын да алырга тырышам. Алар монда  мөстәкыйльлеккә өйрәнәләр.

 

– Быелгы программада каралганнары арасында кайсы экспедиция сезнең өчен иң кызыклысы? Үзегез кайсына барачаксыз?

 

– Биләрдә казымакчы булам. Аннары, мөмкинлек туса – Касыймга барып кайтырга исәплим. Касыйм ханлыгы бөтенләй өйрәнелмәгән бит ул. Анда татарлар бик күп яши. Бүгенге Касыймда игътибарны җәлеп итә торган нәрсә –19 гасырдан калган иң матур йортларның барысы да татарларныкы. Касыйм татарларына соңгы елларда әлләни игътибар тәтемәде. “Иван Грозныйга ярдәм иткән Шаһгалилар инде!" – дип аларны читтәрәк тотып килдек. Без узган ел анда барган идек, татарлар бераз үпкәләрен сиздерделәр. “Сез безне һаман этәрәсез, без дә шул татарлар бит инде, – диделәр. Төптән уйлап карасаң, шулай бит!

 

– Үзләре кызыксынып казып карамаганнармы?

 

– Юк диярлек. Хәзер халыкларда тарих белән кызыксыну көчәйде. Аннары, Сөембикә белән бәйле як бит инде ул. Үлгәнче шунда яшәгән Сөембикәбез. Ул яктан да Касыйм безнең өчен кызыклы. Сөембикәнең каберен табып булмасмы? Шаһгалиның үзе күмелгән мавзолее бар бит, димәк,  Сөембикә дә шул тирәдә булырга мөмкин.

 

– Казан Кремле тирәсендәге төзелешләргә мөнәсәбәтегез нинди?

 

– Анда бөтенләй төзергә ярамый. Хәзер Авыл хуҗалыгы министрлыгы бинасы салып куйдылар, бу – дөрес түгел. Кремльнең ЮНЕСКО канаты астындагы  статусы бар. Төзелешләр аркасында шул статусны кире алырга мөмкиннәр. Әллә ничә чакрым ераклыктан караганда да, Кремль күренеп торырга тиеш. Мәсәлән, “Казан” милли-мәдәни үзәге яныннан элеккечә күренеп торырга тиеш иде, ә хәзер ул күренми. Чөнки яр буенда яңа йортлар төзеделәр, алары Кремльне каплап торалар. Мин моңа карата үз фикеремне әйттем – тыңламыйлар.

 

– Ә Казансуның уң ягында ком өеп, елганы тарайтып  ятуларына ничек карыйсыз?

 

– Шул тиклем начар мөнәсәбәттә мин моңа! Соңгы елларда читтән килгән  кешеләр белән  аралашырга туры килә. Алар Казанга сокланалар – бер яктан Идел елгасы ага, икенче яктан аңа Казансу килеп кушыла. Андый шәһәрләр сирәк бит. Ә монда Казан суын кысып, тарайтып яталар! Ул кечкенә генә инеш булып калачак. Шәһәр үзәгендә диңгез кебек җәйрәп ятучы су бетәчәк!  Йортны башка җирдә дә төзеп була бит аны! Казанда күпме буш җир тик ята! Бауман урамын да тәртипкә китереп бетерә алмыйлар. Шул су өстенә йорт төзеп куйгач, ни көтәргә инде? Ул йортлар бит дымлы булачак, черкиләр үрчичәк.

 

Мин Камил Исхаков заманында ук Киров урамын бер үзгәрешсез сакларга тәкъдим иткән идем. Свердлов урамында да матур агач йортлар бар иде, хәзер аларны юкка чыгардылар. Галимнәр әйтеп тора, ә түрәләр үзләренчә эшли. Тарихи Казан юкка чыгып бара. Иске биналарның файдасы юк дип, бөтен күренешне юкка чыгарып була анысы. Ә менә безнең шәһәр фәләненче гасырда шундый булган дип күрсәтерлек биналар бетсә, нишләрбез? Мең еллык дигән исеме бар бит аның! Чех акчасын тапкач,Чехиядән галимнәр килгән иде, мин шул вакыйга турында гел сөйлим. Конференция арасында алар: “Шәһәрегез белән танышыйк әле,” –  дип мине урамга алып чыгып киттеләр. Ул вакытта Бауман урамын матурлата башлаганнар иде, шунда алып киттем боларны. Сөйләшәбез, карыйбыз, шулай сөйләшә-сөйләшә Свердлов урамына барып чыкканбыз. Ул вакытта бу урам – элекке, үзгәрмәгән. Мин курка башладым – бигрәк ямьсез, пычрак урам инде, гайрәтләре чикмәс микән?   Ә алар киресенчә шаккатты. Шунда агач йортлар тезелеп киткән иде, тәрәзәләрендә – ябыла торган бизәкле ставнилар. И шатланалар болар, ах-ух килеп фотога төшерергә тотындылар – якыннан да, тегеннән дә, моннан да. Мәш килделәр.  “Без беренче мәртәбә агач йортлар күрәбез! Русиядә андый йортлар барлыгын ишеткән бар иде, шулкадәр үзенчәлекледер дип күз алдына да китермәдек!” – дип гаҗәпләнеп сокландылар. Чыннан да, элек-электән Көнбатыш Европада йортларны таштан гына салганнар бит инде. Менә шунда мин аңладым – читтән килүче туристларга синең Бауманың пычагыма да кирәк түгел. Аларның иң начар урамнары да Бауман урамы шикелле. Ә без үзебезнең Казанның йөзен җимерә-җимерә, Көнбатышка иярмәкче булабыз! Чынлыкта исә үз тарихыбызның тамырына балта  чабабыз. 

 


Лилия СӨНГАТУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 1 | 02.07.2009
Татарстан яшьләре печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar