поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
04.02.2016 Дин

«Мин синең белән башка аралашмыйм, син – сөннәтсез!»

Ир балаларны сөннәткә утырту – шәри­гать кануны. Бу сәламәтлек, чисталык өчен кирәк гамәл. Ком­мунист­лар ха­кимлек иткән заманда, мөселманнар һичшиксез үтәргә тиешле бу йола да тыелган иде.

Үзем эшләгән оешмада директор урынбасары бик милли җанлы кеше иде. Бер эссе көнне су коенырга баргач, ул ачылып китеп, менә шушы гыйбрәтле хәлне сөйләгән иде.
 
– Әтием район партия комитетының беренче секретаре иде. Районнан: улын, ягъни мине сөннәткә утырткан, дип, өлкә партия комитетына шикаять язганнар. Әле дә хәтеремдә: әнием, гаиләбезгә нахак бәла ягуларын раслау өчен, мине җитәкләп, район партия комитеты бинасына алып барды. Кечкенә улын өстәлгә бастырып, дәлилне күрсәтүдән башка чарасы калмаган иде аның. Авылда андый хәбәр тиз тарала бит.
 
Су коенырга төшкәч, малайлардан хәзер инде миңа эләкте: чалбарымны салдырып, суга ыргыттылар. Билгеле, боларының үзләре кебек булмаганга, миннән көлүе, үч алуы иде. Шуннан соң су керергә йөрмәс булдым. Институтка укырга кергәч, бер татар кызы белән таныштым. Җай чыгып, аңа авылда булган әлеге хәлләрне сөйләп бирдем. Ә ул, мине гаҗәпләндереп: «Мин синең белән бүтән аралашмыйм. Син – сөннәтсез», – диде дә китеп барды. Кыз бик ошый иде. Шуннан хастаханәгә кереп, тиешле йоланы үтәттем. Сөйгән кызым белән тагын дуслаштык, никах укыттык...
 
Туган ягым Апас районында да шушы йолага бәйле гыйбрәтле хәл булганын беләм. 1945 елда район советы башкарма комитеты рәисенең хатыны сөннәтче бабай чакыр­тып, ике яшьлек улын сөннәткә утырткан. Еллар үтә, без капчыкта ятмый дигәндәй, әлеге факт 1952 елда калкып чыга. Бу хакта хәтта «Крокодил»да да язып чыгалар. Шуннан партия өлкә комитетының беренче секретаре малайның әтисенә – район советы башкарма комитеты рәисенә шелтә белдерә. Бер елдан, «дини хорафатларга ябышып яткан өчен» дигән сәбәп белән, сөннәтле малайның әтисен эшеннән азат итәләр.
 
Хәзер табиблар да, нинди милләттән булуына карамастан, ир-егетләр дә сәламәтлекне беренче урында тотып, сөннәтләнергә кирәк дип киңәш бирәләр.
 
Хатыным 15 ел дәвамында Казандагы бер хастаханәдә хирургия бүлеге мөдире булып эшләде. Ул бүлектә җенес әгъзаларында үзгәреш-тайпылышлар булган малайларга да операция ясыйлар. Берәү: «Фәлән хастаханәдә малайларны сөннәткә утырталар», – дип, Сәламәтлек саклау министрлыгына аноним шикаять хаты язган. Министрлыкка чакыргач, хатынымның җавабы бик кыска булган: «Ярар. Киләчәктә андый авыру балаларны әти-әниләре белән сезгә җибәрермен, рөхсәт алгач кына операция ясарбыз». Аңлыйлар, әлбәттә. «Кирәкми безгә җибәрергә. Диагноз буенча, урында хәл итегез», – диләр. Боларны ник язаммы? Булды андый вакытлар да диясем килә. Шөкер, хәзер мөселманнарга динебез кушкан йолаларны үтәргә барлык мөмкинлекләр дә бар.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ
Шәһри Казан
№ --- | 04.02.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»