поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.07.2009 Мәдәният

РЕЗЕДА АХИЯРОВА: “ХӘЗЕР БИK АЗ ИҖАТ ИТӘМ”

Татар эстрадасында көн саен яңа җыр туып тора. Нинди стильдәгесен телисең, шунысын тыңла. Ә менә Хәсән Туфан, Ренат Харис, Роберт Миңнуллин, Гәрәй Рәхим һәм башка күренекле шагыйрьләр сүзләренә популярлык казанган, хит булган үлмәс җырлар иҗат иткән Резеда Ахиярова соңгы вакытта бик ишетелми. Нишләп ята икән?



 

— Резеда апа, 80-90 нчы елларда иң популяр җырларны иҗат иттегез. Ә бүген сез язган көйләр бик очрамый. Иҗат итүдән әкренләп туктый башлавыгызмы бу, әллә ихтыяҗ зур түгелме?

 

— Дөрес, элек гел җырлар гына яздым һәм күпләп. Хәзер бик аз иҗат итәм. Әмма бөтенләй язмыйм дип әйтә алмыйм. Аннары барысын да радио-телевидениедән күрсәтмиләр бит. Шул сәбәпле, халык ишетми дә калырга мөмкин.

 

Соңгы елларда театрлар өчен актив эшләдем. Аеруча опера-балет театрына вакыт күп кирәк булды. Камал, Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар, “Әкият” курчак, Минзәлә, Түбән Кама, Кәрим Тинчурин театрларына — барысы 15 тән артык спектакльгә көй яздым бугай. Төгәл санын белмим.

 

—  90 нчы елларда, уенын-чынын бергә кушып, Венера апа Ганиеваны сезнең “шәхси” җырчыгыз дип  йөртәләр иде. “Туй күлмәге”, “Яратыгыз”, “Зәңгәр томан” кебек танылган җырларыгызны ул башкарды. Шулай ук Айдар Фәйзрахманов, Римма Ибраһимова, Әлфия Авзалова һәм башка күренекле җырчылар җырлады. Ә бүгенге яшьләр арасында сез язган көйләрне башкарырдай артистлар бармы?

 

— Яшь башкаручылар күп хәзер. Белеп бетерә торган түгел. Алар белән бик элемтәдә тормыйм. Шулай да,  җырларымны Асылъяр, Айгөл, Филүс Каһировның башкарганы бар.

 

— Ә яшь шагыйрьләрдән кемнәр белән хезмәттәшлек итә алыр идегез?

 

— Күп очракта Разил Вәлиев, Гәрәй Рәхим, Хәсән Туфан, Роберт Миңнуллин, Ренат Харис кебек өлкәнрәк шагыйрьләр иҗатына өстенлек бирәм. Шул ук вакытта яшьләр белән дә эшләмим дип әйтә алмыйм. Шагыйрь Рәмис Аймәт белән бер 10 лап җыр яздык, Ләйлә Дәүләтова белән бер-икене. Яшьләр арасыннан да талантлыларны табарга була. Тик артык эзләнергә вакыт юк. Алар еш кына үзләре мөрәҗәгать итә, килеп танышалар.

 

Классиканы бик яратам. Җитди, фәлсәфи темаларга өстенлек бирәм. Күңелемә Хәсән Туфан, Әхсән Баян, Илдар Юзеев, Наҗар Нәҗми иҗаты аеруча хуш килә. Хәзер аларның күбесе арабызда юк инде. Ә иҗатлары үлемсез, шигырьләрендә тирән мәгънә ята.

 

— Бүгенге татар эстрадасына нинди бәя бирер идегез?

 

— 90 нчы елларда бик күп җырчы эстрадага шаукым булып килеп керде һәм урыннарында калды. Шактые төрле исемгә, дәрәҗәгә лаек булды. Ә хәзер җырчының исемен дә, җырларын да белеп бетерә торган түгел. Бер көнлек “йолдызлар”, җырлар күбәйде. Көй язучыларны да шулай бүлеп карарга була. Мәгънәсез җырлар бик артты.

 

— Үткән ел сез Ренат Харис белән бергә тудырган “Шагыйрь мәхәббәте” операсы өчен Тукай премиясе лауреаты булдыгыз. Халык арасында “Аны Резеда бик авыр язды” диючеләр дә табылды. Нәрсәдән чыгып шулай диләр?

 

— Аны авыр яздым димәс идем. Язылу вакыты бик озакка сузылды. Либретто кулыма килеп кереп, иҗат ителеп, шуның премьерасы куелганчы 4-5 ел узды. Шуны күздә тотып сөйләүләредер. Артык күп көч түктем дип әйтә алмыйм. Бу — тәүге операм. Тагын язармынмы, белмим. Күп вакыт кирәк бит.

 

— Тормыш иптәшегез Олег Любивец белән бер өлкәдә хезмәт итәсез. Ул да композитор. Тик икегез ике милләт кешесе. Әти-әниегез катнаш никахка каршы булмадымы?

 

— Бер-беребезне яратып өйләнештек. Тормышта үземне бик бәхетле саныйм. Янымда яраткан ирем, кызым, киявем, оныгым бар. Әти-әнием исән-сау, торыр урын бар, сау-сәламәт, Аллага шөкер.

 

Кызыбыз Алинә дә урыс егетенә кияүгә чыкты. Оныкка Никита дип куштык. Аңа тиздән өч яшь тула. Кызым егете белән 8 ел очрашты. Сыналган мәхәббәт. Каршы килмәдем. Бик матур торалар. Ул безнең кебек сәнгать өлкәсен сайламады. Татарстан Югары судында юрист булып эшли.

 

Җәй бакчада үтәдер?

 

— Лаеш районы Атабай бистәсендә бакчабыз бар. Аны карарга вакытым юк диярлек. Аннары яшьтән шул бакча эшләре белән мәшгуль булганга, күңелем кайткан инде. Бик тәрбиялисе, үстерәсе килми хәзер. Бакча күбрәк ирем өстендә. Ул бик ярата. Чәчәкләргә хәтле үстерә. Ә мин, уңыш өлгергәч, аларны урнаштырам, кайнатмалар, лечо-салатлар ясыйм.

 

Бакчада күңелле инде үзе. Рәхәтләнеп ял итәсең. Туган ягым Башкортостанга бик сагынсам да, гел кайтып булмый бит. Аллага шөкер, анда әти-әнием исән-сау.

 


Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ 2 | 10.07.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»