поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
03.02.2016 Хәйрия

Хәйрия – мода түгел ул

Башкалар кайгысына битараф булмыйча, бер-береңә ярдәм итеп, кулдан килгәнчә булышып яшәргә өйрәнә башладык. Хәер, элек-электән әби-бабаларыбыз бер-берсе­нә һәрчак терәк булган. Хәтта авылда әти-әнисез калган баланы да ятимнәр йортына җибәрмәгәннәр. Якын кешеләре булмаса, ерак туганнары, бер кешесе дә калмаган икән, авылдашлары алып үстергән.

Соңгы вакытта авыруларга ярдәм итүне киңрәк мәй­данга чыгарып, кеше­гә күр­сәтә баш­ладык. Ни кызганыч, бу хәлне яңа мода дип тә атаучылар бар икән. Югыйсә, ке­ше­ләр­нең күңе­лендәге игелек, яхшылык яңа гына баш калкытты дигән сүз түгел бит бу. Бүген теләсә нинди, шул исәп­тән авыру турындагы хәбәр­не тарату мөмкин­лек­ләре зур. Шуңа кү­рә авыру бала тәр­бия­ләү­челәр, бәлагә юлык­кан кеше­ләр дә, интернет чел­тәрендә ярдәм сорарга кыенсынмый башлады.

Татар эстрадасы артистларына да “хәйрия” сүзе күп­тән­нән таныш. Моннан биш-алты ел элек Татарс­тан­ның халык артисты Рә­шит Сабиров җитәкчелеген­дәге бер төркем җырчылар белән Дәр­вишләр бистә­сендә урнашкан психоневрология интернатында булырга туры кил­гән иде. Шөкер, бу күркәм гамәл ел саен дәвам итә.

Сер түгел, хәзер танышлары, дуслары булган кеше кемгәдер ярдәм итәргә тели икән, хәйрия концертларын оештыра да куя. Әмма ул тиз генә эшләнә торган эш түгел. Безнең тамашачыга хәйрия төшенчәсен башта яхшылап аңлатырга ки­рәк. Бары бик азлар гына: “Ял да итеп кайтырмын, савабы да булыр”, – дип уйлый. Күбесен: “Концертта нинди артистлар булачак?” – ди­гән сорау борчый. Хәер, тамашачыга сүз әйтеп булмый. Төрле кеше бар бит. Кайберәүләр бер-берсенең язмышына битараф, кеше кайгы-хәсрәтен күрми, ишет­­ми. Хәтта туган­на­ры­ның хәлен дә белми. Шул ук вакытта бер-берсенә ярдәм итәргә әзер булган кешеләр дә күп.

Моның шулай икәненә 1 февральдә Филар­мони­я­нең концертлар залында бер төркем артистлар бе­лән бергәләшеп оештырган концертны барып күргәч, тагын бер кат инандым. “Мон­дый концертларга бик йөрисе кил­мәгән кебек. Ә килеп эләк­кәч, күңелләр эреп китә. Кемгәдер булышасы килә башлый. Күңел­ләр чистарып, сафланып кай­тасың”,– ди Зөһрә исемле тамашачы.

Әлеге хәйрия чарасы церебраль параличтан ин­те­гүче Наил Галләмет­диновка махсус тренажер алу өчен оештырылган иде. Залда буш урыннар юк диярлек. Әлеге чараны башлап йө­рүче – җәмәгать эшлеклесе Фәрит Мифтахов. “Барыбыз да изге эшләр эшләргә тиеш. Шундый концертлар оештырганда бер төркем артистлар бе­лән эшлибез. Һәрчак риза булып, бер­сүзсез җырлап китә­ләр. Алар бу гамәлләре бе­лән үзләренә тамашачыдан хөр­мәт кенә яулый”,– диде ул.

Җырчыларга килгәндә, халык аеруча Сәйдә Мө­хәм­мәтҗанованың, Татарс­тан­ның атказанган артисты Рөс­тәм Асаевның, Мөнир Рах­маевның чыгышларын җылы кабул итте. Нәфис сүз остасы Рәшит Сабировның чыгышын да халык яратты. Озак еллар буе әнисен баладай тәр­бияләгән, аны кадер­ләп соңгы юлга озаткан Рәшит абый “хәйрия­челек”, “ке­ше­ләргә булышу” сүзлә­ре­нә битараф була алмаганын әйтте. Аның ятим балаларга мөнә­сәбә­тен күреп, үзем дә гаҗәп­ләнгән идем. Бу юлы да Рәшит абый матур гамәл кылды: үзенә бирелгән чә­чәкләрне залда утыручы ак яулыклы әбигә бүләк итте. “Күңеле пакь, үзе чиста кеше генә ак яулык яба. Хәер, изге күңелле булмасагыз, бирегә килмәс тә идегез”,– диде ул.

Әлеге гади генә, әмма шул вакытта үз эченә тирән мәгънәне сыйдырган концертны алып баручы Та­тар­станның атказанган ар­тис­ты Инсаф Абдулланың тый­наклыгын бик күп яшь­ләргә үрнәк итеп куярга иде дигән уй килде башка. Менә кайда ул зәвык, сәхнәдән сөйли белү, халыкны үз авызына каратып тоту! Сәхнәдән тозсыз мәзәкләр, көлкеле сүз­ләр дә ишетелмәде. Халык матур гына ял итеп кайтып китте.

P.S.  4 февраль көнне Совет районының “Сәйдәш” мәдәният йортында элек “Болгар кызлары” төрке­мен­дә җырлап йөргән Альбина Мусинага ярдәм йөзеннән хәйрия концерты узачак. Альбинага да табиблар яман шеш диагнозын куйганнар. Әлеге чарадан кергән акча чираттагы химия терапия­сенә тотылачак. Изге эшләр­дә бердәм булып, әйдәгез, Альбинага да ярдәм кулы сузыйк! Акчалата ярдәм итәргә те­ләүчеләр өчен Альбина­ның сбербанк картасы номеры:

4276620019093818.


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 03.02.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»