03.02.2016 Җәмгыять
Балага ТИЗ АРАДА кан кирәк!
Казанның ДРКБ хастаханәсендә дәваланучы 7 яшьлек балага тиз арада сезнең ярдәмегез кирәк. Аңа ашыгыч рәвештә кан һәм плазма таләп ителә. Битараф калмыйк!
Канны 1нче корпус поликлиника бинасының 3нче каттагы бүлегендә иртәнге 8:00 дән 12: 00гә кадәр алалар. Үзегез белән паспортыгызны алырга онытмагыз. Ахметзянов Самирга бергәләп ярдәм итик!
Белешмәләр өчен тел. 267-89-20.