|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.02.2016 Матбугат
"Байрак" газетасы зур югалту кичерәБуа район газетасы һәм телевидениесы зур югалту кичерә. Редакция хезмәткәре Лилия Гыйләҗева якты дөньядан киткән. "Коллегабыз Лилия Хафиз кызы Гыйлаҗева көтмәгәндә арабыздан китеп барды. Җитез, уңган, көләч, энергияле, һәрвакыт ачык йөзле Лилиябезне шулай иртә югалтырбыз, дип башыбызга да килмәде. Мәрхүмәнең ире Илшатның, ике улының, әнисенең, туганнарының зур кайгыларын уртаклашабыз. Лилиянең якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр", - диелә "Байрак" газетасы сайтында.
--- |
Иң күп укылган
|