01.02.2016 Мәдәният
Намазга басуга “Имансызлар” спектакле сәбәпче булды
Кешегә эшең, тормышың белән үрнәк булырга кирәк. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил абый Шәйхетдиновның кызына әйтеп калдырган сүзләре бу. Миләүшәнең югалту ачысын сүз белән генә аңлатып та бетереп булмый. Ул исә, хәсрәтен таратырга тырышып, сабыр булыр өчен дә әтине уйларга кирәк дип, әтиле көннәре турында сөйли:
– Гади кеше түгел иде ул. Аның беркайчан да алай эшләмә, болай дөрес түгел дигәне булмады. Кешегә эшең, тормышың белән үрнәк булырга кирәк. Болай эшли алмассыңмы дип әйтә иде ул. Бу сорауны өч тапкыр бирергә кирәк дип тә өсти иде. Ә кешене дөресләргә, акыл өйрәтергә беркайчан да алынганы булмады. Гадел иде, гади, шаян, соңгы көннәренәчә оптимист булды.
Быелгы кыш холкын күрсәтүчән, үзгәрүчән бит ул. Әле буран, әле чалт аяз көн. Бүген җылы, иртәгә чатнама суык. 25 гыйнвар көнне бакыйлыкка күчкән Наил абыйны да чатнама суыкта озатырга җыелдылар. 30 градуска якын дип тормаганнар, Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына зал тутырып халык килгән иде. Якыннары, дуслары гына түгел, артистлар да, тамашачы да Наил абыйны соңгы тапкыр күрүләренә ышанмады. Әле бит декабрьдә генә “Гайфи бабай, өйлән давай” (Г.Зәйнашева) спектаклендә уйнаган иде... Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Исламия апа Мәхмүтова да гаҗиз:
– Ул минем сәхнә партнеры иде, сөйгәнем дә, ирем дә, картым да булды. Ә тормышта гаилә дуслары идек. Минем дә Хәлилем китеп барды. Алар гел бергә, укыган елларында хәтта туган көннәрен дә бергә үткәрә торган булганнар. Иртән зиратка барып, Хәлилем янында урын бирегезче дип сорадым. Дөньялыкта илле ел бергә булдык, ахирәттә дә бергә булсыннар.
Татарстанның халык артисты Айдар Хафизов исә аның белән бергә кылган хаҗ сәфәре турында искә алды. Сәфәр җиңел булмаган, хаҗ кылганда исә таптала язганнар. “Шунда олы гәүдәле бер кеше безне куышка кысрыклап кертте, шулай исән калдык. Бетә идек бит, Наил абый дигәч, ул чакта хәдистән өзек китерде. Мине Наил абыйның шул вакыттагы сүзе намазга бастырды”, – диде ул.
Наил абыйны мәчеттә дә көткәннәр. Миңлегөл ападан, зинһар, мәетне мәчеткә алып килегез, монда аның белән хушлашырга теләүчеләр күп, дип үтенгәннәр. Дингә мөнәсәбәте турында ул 70 яшьлеге уңаеннан үткәрелгән әңгәмәдә болай сөйләгән иде: “Дини гаиләдә үстем. Әни сигез яшеннән намаз укый башлаган, сугыштан кайткан әтинең дә намаз укыганы күз алдында. Өстәвенә хаҗда булу бәхетен татыдым. Ә намазга басарга “Имансызлар” спектакле сәбәпче булды. Мин анда дин юлына баскан мәктәп директорын уйнадым. Анда ул сәхнәдә намаз укырга тиеш. Бөтен шартын китереп укырга кирәк дип күңелгә беркетеп куйдым. Бәхеткә, көннәрнең берендә бүлмәгә Илдус Фәиз килеп керде. Ул намаз уку тәртибен тасмага яздырып бирде. Менә шулай намазга бастым“.
...Әле бит Наил абый спорт җанатары иде. Кызы Миләүшә сөйли:
– Спорт аңа хастаханәдә ятканда да көч бирде дип уйлыйм. Коридорга чыгып, “Ак барс” белән “Металлург” уйнаганын караган. Гандбол буенча Чемпионат барганда исәпне әйтеп утырдым. “Беләм, кызым, начар уйнаганнарын беләм”, – диде. Берсендә көне буе хастаханәдә йөрдек. Ә ул көнне җанатарлар белән очрашуга чакырганнар иде. Кайттык та, син нишләп җыенмыйсың соң, ди. Әтинең сәламәтлеге турында күңелсез хәбәрләр ишеттек, барасы килеп тормый иде. “Кызым, анда Илсур Метшин да килер, бар, бер әйбер турында сора әле...“ – диде. Мин аптырап калдым. Әллә мин әйтәм, мэрдан ярдәм сорамакчы микән? Ул бит – үзенә гомердә дә бернәрсә сорамаган кеше. Ләкин монда хәл икенче... Нәрсә сорыйм соң, әти, дим. “Сора әле, Бәрдыевны (“Рубин”ның элеккеге баш тренеры Корбан Бәрдыев – ред.) кире Казанга кайтарып булмыймы? Булмый болай, команда бетә”, – ди. Шул хәлендә дә команданы кайгыртып ятты бит ул. Җанатар иде: гаиләдә дә, эшендә дә. Рольләрен бәгыреннән өзеп чыгарды. Үзен сакламады. Соңга калдык...
Җиңел китте, риза булып китте, ди кызы. Авыр туфрагы җиңел булсын, якыннарына Ходай сабырлык бирсен. Ә Наил абый дәвамчы калдырып китте. Әти кызы – Миләүшә Камал сәхнәсендә нәкъ шулай, бәгыреннән өзеп рольләр тудыра.