поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
01.02.2016 Җәмгыять

“Украинага кире кайтмыйм”

Сары бөдрә чәчле, зәңгәр күзле яшь егет үзе белән “Данил” дип таныштырды. Бераз аралашкач, егетнең урысча сөйләмендә ниндидер диалект абайлап алдым, төс-кыяфәте белән дә безнең як урысларына охшамаганлыгы күзгә ташланганлыктан: “Кайсы яктан син, Данил?” – дидем.

Украинадан икәнлеген ишеткәч, минем кызыксыну катыш аптыравым йөземә чыкты булса кирәк, егет, тыйнак кына елмаеп, чын исеме Данила икәнлеген әйтте. Данил дип, үзен сыендырган халыкка хөрмәт йөзеннән, татарчалаштырып әйтүе икән.

Данил – шәһәр фатирларындагы ванна-бәдрәф бүлмәләренә ремонт ясаучы оста. Моңарчы андый осталарга йомышыбыз төшкәне юк иде, бөтен эшне дә кулдан килгәнчә үзебез башкара идек. Картая-картая “ялкау тамыры” калынаеп китте, ахрысы, газетадагы игълан буенча оста чакырттык. Аннан, ни әйтсәң дә, чын һөнәрче эшләгән белән синең белер-белмәс маташкан эшеңнең аермасы бәхәссез. Шулай итеп, фатирыбызда Данил пәйда булды.

Данилның юыну бүлмәсенең иске плитәләрен куптарып, стеналарны дөбер-шатыр бораулап, цемент-келәйдән чистартуын, аннан капчык-капчык төзелеш калдыкларын урамдагы машинага ташуын минем өйдәге, Әлмәндәр бабай әйтмешли, “живадур”дай өч ир заты, эшләреннән кайткан-киткән арада котлары очып, шаккатып күзәттеләр. Булышырга омтылганнар иде, остабыз тыйнак кына елмаеп баш тартты. Минекеләрнең үзара: “И-и, без дә эштән кайттык дип зарланышабыз тагын...” – диешкәннәре колакка чалынып, елмаеп куйдым.

Стеналарны тигезләп чыкканнан соң, Данил су краннарын, торбаларны алыштырды, аннан плитәләр ябыштырырга кереште. Мин, бу чандыр гына баланың әллә ничә төрле һөнәр иясе башкарырга тиешле эшләрне берүзе эшләвенә сокланып, әледән-әле сорауларым белән йөдәтеп йөрим. Кулы эшкә ятса да, сүзгә саран шул Украина егете, әмма сорауларны җавапсыз калдырмый үзе. Иң беренче Киевта калган әти-әнисенең минем яшьләрдә икәнен белдем. Аларны бик-бик сагынганы да, борчылганы да сизелеп тора.

Мин ремонтка тотынганчы, бер танышым: “Син осталарыңны ашатып-эчертеп ятма! Алар акчага эшли. Бик сыйласаң, тик ашап ятарлар, ваннасыз кортлап бетәрсең”, – дигән иде. Көне буе авыр эш эшләгән, гәүдәсе кәгазь юкалыгы шушы малайга гаиләмә әзерләгән ризыктан өлеш чыгара алмыйммыни инде мин?! Ачлык заманмыни?! Җитмәсә, Данил турында күбрәк белгән саен, ашату-тәрбияләү генә түгел, уллыкка алырдай булдым үзен!

Данилның әнисе марҗа икән, Түбән Камада туган. Моннан 30-35 еллар элек Украинага эшкә киткән булган, шунда украин егете белән кавышып, Киевта төпләнгәннәр. 90нчы елларда илләрнең аерылуын бик авыр кичергәннәр ир белән хатын. Галина ирен Татарстанга кайтырга өндәп караган. Тик мондагы туганнарыннан Татарстанда да Урта Азия республикалары үрнәгендә урыстелле халыкны куалау башланмасмы дигән шикле хәбәр алып, ул вакытта чагыштырмача тыныч Киевта яшәп калганнар. Ике ил арасында дустанә мөнәсәбәтләр сакланганда Татарстан белән Украинада яшәүче туган-тумачалар белән ара өзелмәгән. Елга бер булса да кунакка йөрешкәннәр. Әмма сәяси уеннар нәтиҗәсендә кузгалган Мәйдан бөтен хыял-өметләрен чәлпәрәмә китергән...

– Син дә чыктыңмы ул Мәйданга? – дим.

– Юк. Безнең гаиләдә дә, якыннарыбыз арасында да Европа ягына омтылыш юк. Без үз көчебез белән яшәргә күнеккән бит инде, кемнән ни таләп итеп, эш ташлап утырыйк ул Мәйданда?

– Кит инде! Анда ниләр майтаралар икән дип кызыксынып барып та карамадыңмы?

– Бер бардым, яшермим. Киевның иң матур урыннарының хәрабә хәленә китерелгәнен, алай гына түгел, теләсә-кая нәҗес өелгәнен күреп, җаным әрнеп кайтып киттем.

– Татарстанга китәргә карар кылуыңа ни этәрде?

– Гомуми мобилизация. Украина җитәкчелеге барлык ир-атларны сугышка җибәрү хакында закон кабул иткәч, әти белән әни тиз арада җыендырып, монда озаттылар. Мин үз илемне, ягъни Украинаны бик яратам. Аның язмышына битараф түгелмен. Ләкин үз ватандашларыма ник атарга кирәклеген аңламыйча кулыма корал ала алмыйм. Кемгә кирәк бу канкоеш – шул сугышсын! Әти-әнине үзләрен генә калдырып китүе бик авыр булды. Әмма мине сугышка озатуы аларга тагын да авыррак икәнлеген аңлап, ерак юлга кузгалдым. Мондагы туганнарым үз яннарына сыендырдылар.

– Әти-әниең ничек яшиләр икән соң, монда күченергә исәпләре юкмы?

– Мөмкинлек булган саен аралашырга тырышабыз. Әни эшләп йөри, әти, Чернобыльче буларак, пенсиягә чыкты.

– Анда хезмәт хакларын, пенсияләрне тоткарлыйлар, дип сөйлиләр...

– Алай бер дә зарланганнары юк, вакытында түләп баралар диләр. Мин аларны монда күченергә өндим. Үземнең кабат Украинага кайтасым килми, чөнки монда тынычлык, эшләгән кешегә эш тә бар. Әмма әниләр Киевтагы фатирны ни сата, ни алыштыра алмыйлар. Илдә чуалыш-сугыш башлангач, фатир бәяләре бик нык төште. Әле белешкән идем: Киевның үзәгендәге фатир бәясе сезнең кечкенә генә Түбән Камадагы кебек икән.

– Украинадан икәнлегеңне белеп, кырын караучылар юкмы соң?

– Илдә калган дусларым арасында да булды алай дип сораучылар. Әлегә бернинди кырын караш сизмим, менә сезнең кебек сораштыралар, хәлгә керергә, ярдәм итәргә әзерләр.

– Монда калыр идем дисең, үз куышың, яшәр урыныңны да булдырырсың, ә гражданлык хокукы алу мәсьәләсе чишәрлекме соң?

– Өметем зур, тик әлегә мөмкин эш түгел шул бу, чират бик озын диделәр.

– Безнең як кызына өйләнергәдер бәлки? Гражданлык алу тизрәк түгелме соң алай? Әллә Украинада сөйгән кызың калдымы? Минем әти яшь чагында шактый вакыт Донбасста яшәгән һәм эшләгән. Әле дә, туксанны куганда да: “Хохлушкалар бигрәк матур иде!” – дип сөйли. Безнең кызлар калышамыни милләттәшләреңнән?

Кызлар турында сораша башлагач, Данил кызларныкы кебек озын керфекле зәңгәр күзләрен балкытып көлеп җибәрде:

– Татар кызлары матуррак! Тик мин качкынга барырга атлыгып тормаслар шул, ныклап аякка басмый торып өйләнү турында сөйләнү ярамастыр ул. Әниләргә дә ярдәм итәсем бар бит.

(Мин, катнаш никах тарафдары түгеллегемне, Данилга да үз милләтең, үз динең кызына өйләнергә кирәклеге хакында нотык укып алдым).

– 24 яшьлек егет кай арада шушы кадәр һөнәр үзләштереп бетергән икән, Данил?

– Киевта дачабыз бар иде, бөтен нәрсәне үзебез төзедек. Кечкенәдән әтинең кул арасына кереп үстем. Ремонт эшләре белән туган илемдә яшәгәндә үк шөгыльләнә башлаган идем. Күп нәрсәгә остазлардан, интернеттан өйрәндем. Ремонт эшенә хирыслык теләк белән генә килми, кул ятып торуы да кирәктер.

Әле сабыйлыгы да чыгып бетмәгән остамны татар халык ашлары белән сыйларга тырышам. Бер әрмән хатынының татар бәлешенең борычы аз дип борын җыерып ашап утырганлыгын искә төшереп, Данилның ашаганын күзәтәм. Эш киемнәреннән тузан коелмасын дип урындыкка чүпрәк җәеп утыра да, тыйнак кына, аз гына, әмма бик тәмләп ашый ул. Карашымны тоепмы: “Минем әни дә шулай тәмле итеп пешерә”, – дип куйды. “Сездә башка төрле – украин ашларыдыр, безнеке ят ризыктыр инде?” – дим. “Ю-у-ук, минем әни бәлеш-өчпочмак та, токмач кисеп аш та пешерә, Татарстан кызы бит ул, марҗа булса да”, – диде Данил, сагыш тулы күзләрен аска төбәп.

Их, каһәр төшкән сугыш һәм аны дөрләтеп җибәрүчеләр булмаса! Бу бала да туган-үскән иленнән кубарылып, кеше почмакларында көн күрмәс, тузанлы, авыр хезмәттә бил бөкмәс иде дим. Улын сугыштан аралап еракка озаткан, аерылу-сагыну газабында яшәгән үз әниседәй, бу баланың сары бөдрә башыннан сыйпыйсым килде. Без, әниләр, шундый шул инде... Ә бит шушы яшеннән өлкәннәрчә фикерли алган, җитмеш төрле һөнәргә ия бу егет бик күп ир заты исеме йөрткәннәргә өлге итеп куярлык, кызганырлык түгел, хөрмәт итәрлек!


Раушания ШӘЯХМӘТОВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 01.02.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»