|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.01.2016 Авто
Җырчыларның автомобильләре турында язучы Эльвира Шакирова юл һәлакәтенә эләккән (ФОТО)"Интертат" электрон газетасы журналисты, җырчыларның автомобильләре, алар белән килеп чыккан аварияләр турында язучы Эльвира Шакирова үзе дә юл һәлакәтенә юлыккан. Хәлләр менә ничек була: Казанның Меридиан урамында була бу. Эльвира ресторанга төшке ашка керә. Машинасы каршыда кала. Инде тәмләп ашый башлыйм дигәндә тәрәзәдән урамдагы ыгы-зыгыны күреп ала ул. Машинасы янында ниндидер егетләр кайнаша. Урамга йөгереп чыкса - машинаны бәрдергәннәр. Эльвираның ап-ак "Киа Рио"сына Ford Focus белән яшь кенә бер егет килеп кергән. "Парковаться иткәндә ялгыш бәрдем гаебемне таныйм диде егет, - дип сөйләде "Матбугат.ру" хәбәрчесенә Эльвира Шакирова, - Гаи чакыртмыйча гына таралышыйк дип акча бирде дә китте". Хөрмәтле машина йөртүчеләр, һәрвакыт сак булыгыз! Хәтта ресторанда төшке аш ашап утырганда да...
Авариядән фотолар:
--- |
Иң күп укылган
|