поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
28.01.2016 Җәмгыять

Турада «Шәһри Казан» журналистын «кулга алганнар»

Шәһәр хакимияте соравы буенча, Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре һәр шимбәдә май аена кадәр дәвам итәчәк. Татарстанның башка шәһәрләрендә, шулай ук район үзәкләрендә дә ярминкәләр оештырыла. Башкалада 16 гыйнвардагы ярминкәләрдә сатып алучылар азрак иде, белеп җиткермәгәннәр, күрәсең. Узган шимбәдәгесенә инде Яңа Савин, Мәскәү районнарында халык Сабан туена җыелган кебек чыккан иде.

Хатыным Әлфия белән Тура базарындагы авыл хуҗалыгы ярминкәсен карап кайтырга булдык. Базарын да күргән юк, ачылганына инде ничә ел. Адоратский урамында 36нчы маршрут автобусына утырып, башта Урман аръягы бистәсенә килеп төштек. Җирле «эшкуарлар» Тура базарына кадәр такси хезмәте күрсәтә, бәясе һәр кешегә – 40 сум. Сәетгалиев тукталышыннан («Казан-1» тимер юл вокзалы) Тура базарына 117нче маршрут автобусы йөри. «Энергоуниверситет», «Тандем», «Яшьлек», «Восстание урамы», «Горький шоссесы», «Урман аръягы бистәсе» тукталышлары аша уза. Атнаның эш көннәрендә 8.00-16.00 сәгатьләрдә, ә ял көннәрендә 7.00-17.00 сәгатьләрдә хәрәкәтләнә, бәясе – 20 сум, транспорт картасы гамәлдә. Ярты сәгать көттек 117не. Яшел Үзәнгә бара торган юлның сул ягында урнашкан Тура базары ангарлар шәһәрчеге икән. Ярминкәнең зәңгәр ангар каршындагы мәйданчыкта узуын белдек. Ун чатырда фермерлар ит сата, «Майский» теплицасы – кыяр, Арчадан тере балык алып килгәннәр. Бөтен сәүдә шуннан гыйбарәт, тагын биш-алты кеше өстәлләргә куелган продукцияне күзәтеп йөри.

Фотоаппаратымны чыгарып, ике кадр төшерергә өлгермәдем, янәшәмдә центнердан артык гәүдәле сакчы пәйда булды.

– Нәрсә төшерәсез? Монда фотога төшерергә рөхсәт юк, – ди бу.
– Мин корреспондент, – дип, таныклыгымны күрсәттем.

Юк, өзми-куймый, һаман үзенекен сөйләвендә сакчы иптәш:
– Әйдәгез, базар администрациясенә!

Америка шпионын эләктергән суперагент диярсең! Күреп, белеп торабыз, кайбер җирләрдә журналистларның камераларын бәреп төшергән очраклар да бар бит. Мин дә кулымдагы кыйммәтле фотоаппаратны ватмасын тагы, дип, шикләнеп куйдым.

Киттек моның белән базар администрациясенә.
– Тура базары – шәхси территория, фотога төшерергә, видеоязма ясарга ярамый, – дип, тыныч кына аңлаттылар.

– Мин урамда фотога төшерәм бит, бина эчендә түгел. Республика һәм шәһәр җитәкчеләре ярминкәләргә зур әһәмият бирә, сез каршылык күрсәтәсезме?
– Юк, каршы түгел. Ярминкәне языгыз, фотога төшерегез, Тура базарына пропаганда бик кирәк. Сорау туса, мөрәҗәгать итегез, – дип, итагатьле генә озатып калдылар.

Ләкин минем кәеф кырылган иде инде. Күңел хакы өчен генә ярминкәгә тагын бер сугылдык. Ярминкә мәйданы өчен җаваплы Мариф Исмаилов: «Тура базарында Яшел Үзән, Биектау, Арча, Лаеш, Теләче районнары фермерлары сату итә, агропредприятиеләр дә катнаша. Продукция сәүдә челтәрләрендәгедән 25 процентка арзанрак. Бездә дә ярминкәләр май аена кадәр эшләячәк», – диде.

Тура базарында күрше-тирә республикалардан һәм өлкәләрдән килгән җиңел автомобильләр күзгә еш ташлана. Казанлылар бирегә сукмак салмаган икән әле, дигән уйда, буш автобуска барлыгы дүрт кеше утырып, кайтып киттек.


Дамир БӘДРИЕВ
Шәһри Казан
№ --- | 27.01.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»