поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
28.01.2016 Спорт

Сеченда шахмат уйнадылар

16 январьдә Сеченның “Олимпийские надежды” спорт комплексында дөнья күләмендә шашка һәм шахмат буенча бердәнбер спорт мастеры Рәшит Нәҗметдиновның якты истәлегенә багышланган чираттагы регионара шахмат турниры булып үтте. Белгәнебезчә, бу турнирны гамәлгә кую инициативасы белән Рәшит Гибәтовичның авылдашы, Красный Остров администрациясе башлыгы Максут Алимов чыккан иде һәм менә берничә ел инде ул даими рәвештә уздырыла килә.

Оештыручы һәм төп спонсор буларак Максут Мансурович иң алдан үзе кунакларны сәламләде, турнирга әле беренче тапкыр килгән олы кунак, газ челтәре җитәкчесе Руслан Юнусов белән таныштырды. Шулай ук турнир үткәрелә торган спорткомплекс Руслан Наил улы җитәкләгән оешма карамагына кергәнгә, ул беренче сүзне аңа бирде.

- Мин үзем Башкортстанның башкаласы Уфа шәһәрендә туып-үстем, аннары төрле җирләрдә яшәргә һәм эшләргә туры килде. Туган якларымнан ерак яшәсәм дә, әби-бабайларыбыздан калган гореф-гадәтләрне саклап киләм һәм барыбызның да горурлыгы булган якты шәхесебез Рәшит Нәҗметдиновка багышланган чарада катнашуыма бик шатмын, - диде Руслан әфәнде.

Сечен районы администрациясенең мәгариф комитеты җитәкчесе Екатерина Мурзакаева да кунакларны тәбрикләп, бөек милләттәшебез турында җылы сүзләр сөйләде. Татарлар күмәк яшәгән Кызыл Октябрь районы администрациясенең җирле үзидарә башлыгы Рафаил Ильясов шушы шахмат турнирына нигез салучы Максут Алимовка милли район администрациясе исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.

РНКАТНОның Уразавылдагы даими вәкиллеге бүлекчәсен җитәкләүче Илдус Абдуллин да өлкә татарларының милли автономиясе исеменнән Максут әфәндегә һәм командаларны җыеп килгән спорт мәктәпләренә, аларның җитәкчеләренә рәхмәтләр юллады.

- Беренчедән, шахмат интеллектуаль уен булса, икенчедән, күренекле милләттәшебез Рәшит Нәҗметдиновны хөрмәт белән искә алу куандыра, - диде Илдус Ханәфи улы.

Сечен районының Красный Остров администрациясе буенча Земство җыены депутаты Вафа Айсин һәм районның хөрмәтле гражданины Юрий Шекуров та кунаклар алдында сүз тоттылар. Кызыл Октябрь районы шахматчылары белән уенны күзәтергә килгән Ханәфи Абдуллин, үз чиратында, Рәшит Нәҗметдиновка багышланган бу турнирларны аерым бәйрәмнәрнең берсенә бәйләргә кирәк дигән тәкъдим белән чыкты.

- Рәшит Гибәтовичның Ватан сугышында политрук буларак Берлинга кадәр җиткәнен, укытучы, атказанган тренер һәм халыкара спорт мастеры икәнен истә тотсак, аңа багышланган шушы турнирны Бөек Җиңү, Укытучылар яисә Физкультурачылар көннәрендә оештыру кулаерак булмасмы? - диде ул.

Турнирда Чуаш республикасының Красночетай, өлкәбезнең Сечен, Сергач, Пильна һәм Кызыл Октябрь районнарыннан 10ар кешелек командалар (шуларның бишесе мәктәп укучылары) катнашты. Аларның мавыгып уен алып баруларын район вәкилләре һәм кунаклар
зур кызыксыну белән күзәттеләр. Берничә сәгатькә сузылган уенда гомум команда нәтиҗәләре буенча беренчелекне күрше Чувашия республикасыннан килгән кунаклар яулады, ә икенче һәм өченче урыннарны Сечен белән Сергач командалары бүлделәр. Призлы урыннарны яулаган командаларны кубоклар һәм грамоталар, ә балаларны медальләр белән бүләкләделәр. Рафаил Ильясов Сечен районы командасының иң яшь уенчысы Алексей Трифоновка милли район администрациясе исеменнән матур уен күрсәткәне өчен махсус приз һәм грамота тапшырды.

Пильна һәм Кызыл Октябрь районнары шахматчылары җиңелдек дип, күңел төшенкелегенә бирелмәделәр. Башка милләт кешеләренең дә
Рәшит Нәҗметдиновны шулай олы ихтирам белән искә алулары алар өчен бер горурлык иде. Турнир тәмамланып бүләкләр тапшырылгач,
Максут әфәнде Алимов барча кунакларны табын артына чакырды һәм финанс ярдәм күрсәтүче Красный Остров авыл администрациясенә,
РНКАТНОга һәм Мәскәүдә яшәүче краснайлы Әмир Мөхәммәтҗановка зур рәхмәтләр белдерде.

Әйе, татар халкы һаман үзенең кунакчыллыгы белән аерылып тора, ерак юлларны якын итеп, чара сәбәпчеләренә ихтирам белдереп килүчеләргә сый-хөрмәт күрсәтә, тик күптән түгел Уразавылда билбаулар белән көрәш буенча узган өлкә чемпионаты турында шулай
дип әйтә алмыйбыз.

Ришат Рамазанов .
Автор фотосы.

 


---
Туган як
№ --- | 28.01.2016
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»