27.01.2016 Милләт
Очлы башлы халыклар
Беркөнне шулай телевизордан барган тапшыруга игътибар иттем (кабызып куям да, үзем нәрсәдер эшләп йөрим. Үле тынлык түгел бит, кемдер сөйләнеп утыра). Бер каналдан кеше башы сөякләре күрсәтәләр, киштәләргә тезеп-тезеп куйганнар. Гадәти түгел, ә озынча, очлы баш сөякләре.
Фиргавеннәр кавеменнән булган кешеләрнеке икән. Бу Мисыр музеенда инде. Тапшыруны алып баручы сөйли: әлеге баш сөякләрен махсус очлайтып, шушындый рәвешкә китергәннәр, туганда гадәти баш сөяге булган ди. Нәрсә өчен шулай очлайтканнар – баш киеме матур, уңайлы ятсын дипме, матур күренсен дипме, фиргавен кавеменнән булганнар гади кешеләрдән, коллардан бер баш өстен булып аерылып торсын өченме?.. Сорауга җавап юк икән.
Булдым мин ул музейларда Мисырга баргач. Диңгездә чупырдап ятуга караганда сәяхәт итүне яратарак төшәм. Һәрбер тишеккә борынымны тыгып иснәнеп йөрүем аркасында күп кенә кызыклы маҗараларга тарыганым бар.
Фиргавеннәрнең һәм аларның хатыннарының мәрмәрдән ясалган сыннарын сыйпап, тоткалап та йөрдем. Үтәкүренмәле пыяла витрина асларында фиргавеннәрнең шәхси әйберләре тезелеп куелган. Хәтта бер пыяла витрина эчендә Тутанхамон фиргавеннең үгез эчәгесеннән ясалган шәхси презервативлары ята иде. Һәрхәлдә безгә гид шулай дип сөйләде.
Тутанхамон фиргавеннең ял итеп утыра торган ятагы да, көпчәкле арбалары да бар иде. Аягын шушы арбада имгәткәч, фиргавен шул ярадан мантый алмыйча үлгән дип аңлатты гид.
Өч, әллә дүрт катлы музейны карап йөри-йөри арып-адашып, хәлдән таеп, ап-ак форма кигән кап-кара бөдрә чәчле бер мисыр кешесе – каравылчы янына дөп итеп килеп утырганым хәтердә. Башымны җилкәсенә куеп хәлем беткәнен аңлаткач, чыгу юлын күрсәткән иде ул.
Әллә кайларга алып бара бу хәтер дигәнең. Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, мин бит бөтенләй икенче нәрсә турында язарга утырган идем.
Хуш, шулай итеп, теге баш сөякләренә кире кайтыйк әле. Карап утырам бит инде. Әле бер башны күрсәтәләр, әле икенчесен, махсус кыршау кидереп, менә шулай очлатканнар дип сөйлиләр. Бәттәч, кылт искә төште: бу бит Үзбәкстан якларында кулланыла торган гореф-гадәткә охшаган.
Яшьлегем Ташкент шәһәрендә үзбәкләр арасында үтте дип язган идем инде. Җизнәбез үзбәк кешесе – аксөяк нәселеннән. Әтисе, ягъни кода, мәхәлләнең башлыгы булган. Бик килешле озын буйлы, бөдрә чәчле, ак йөзле, гадел, акыллы, абруйлы кеше булган. Кызык: һәр милләт кешесе – татармы ул, үзбәкме, һиндмы, гарәпме – катламнарга аерыла икән. Алар үзгә – аксөяк, зыялы, мәһабәт буйлы, ак тәнле һәм... баш сөягенең формасына кадәр бүтәнчә. Русиягә эшкә килгән гастарбайтерлар токымы түгел инде.
Апа белән җизни олы кызларын үзбәк кешесенә кияүгә бирделәр. Минем сеңлем була инде ул. Үзбәк киленнәренең иртән торуга иң беренче эше – су бөркеп, ишегалдын себереп-чистартып кую, ишегалдындагы сәкегә чәй табыны, ягъни дәстәрхан әзерләү. Бөтен гаилә иртәнге чәйне шул дәстәрханда утырып ашап-эчкәч, кайсы кая таралышып бетәләр. Үзбәк килене эшлисе килсә, бала тапканчы эшли әле ул. Әмма алар карьера артыннан кумыйлар, хөкүмәттә эшләр өчен бик атлыгып тормыйлар. Аларның бөтен хыяллары – яхшы, бай егеткә кияүгә чыгып, ел саен бала табып, өйдә утыру.
Өйдә дә эш җитәрлек: идән себерү, келәмнәр күп, катлы-катлы, аларны чистарту, күрпәчә, ягъни юрган тегү, бөтен гаиләгә ашарга пешерү, гаиләнең бөтен әгъзасының керен юу, кайнана-кайната белән бергә торып, аларга хезмәт итү. Аерылып башка чыгу аларда бик сирәк күренеш.
Үзбәкләрнең бала бишекләре бик матур. Ул идәндә тора торган дүрт түгәрәк аяклы таган рәвешендә ясалган. Шул дүрт аякка бишек эленгән. Бишекнең формасы – түгәрәк киң торбаны буйга кискәч полусфера килеп чыга бит, менә шундый. Агачтан уеп-уеп ясалган, бик матур аллы-гөлле чәчәкләр төшереп бизәлгән, полусфера формасында искиткеч бишек ул. Ул шарнирда селкенеп тора, тирбәтер өчен җайланган. Өске якта аркылы тотка – анда уенчыклар эленә. Бала йоклаганда өстенә матур атлас җәймәләр эленә. Сеңлемнең улының бишеге шундый иде.
Игътибар, хәзер иң кызыгы! Бала бишегенең асты түгәрәк тишек! Бала астына җәелгән күрпәчә-юрганнар да тишекле! Бишек астына савыт куела. Чүлмәк ягъни. Шул тишеккә туры китереп баланы салалар. Ир балага сияр өчен җайланмасына кадәр ясалган, базарда бишек белән бергә сатыла. Ул саргылтак төстәге, кечкенә генә, 30 см чамасы озынлыктагы пластмасс торба. Аның бер башына юанрак кәкре торба беркетелгән. Шул юанрак торбаның эченә кечкенә угыл-баланың җенси әгъзасы кертеп куела. Бала шунда сия, торбаның икенче башы бишек астындагы савыт эчендә. Кыз бала да шул тишеккә туры китереп яткызыла. Баланың өстенә җиңел атлас җәймә-көрпәчәләр өелә. Бетте китте, вәссәлам! Килен эштән бушаган арада бала янына чүгәләп, бишекне чак кына кыйгачлатып, ашарга сорап елаган балага имчәк башын каптыра. Баланы кулга алу юк. Бот араларын юып, чистартып, юып үтүкләнгән марля-чүпрәкләр кыстырып, аяк-кулларны төз итеп кысып төреп, ак биләүләргә бәйләп кую юк. Баланы тезгә салып, ике кул белән җайлап иркәләп тотып, яратып сыйпау, юып сөртелгән чиста имчәкне бисмилла әйтеп балага каптырып, шул мизгелдә әйтеп-аңлатып булмаслык ләззәт кичерү, мөгаен, юктыр аларда. Ашык-пошык чүгәләп, балага имчәк каптырып киткәндә нинди ләззәт кичерү булсын ди ул?! Үзбәк хатыннары ялкаурак, бик чиста халык дип тә әйтә алмыйм мин аларны. Күбрәк аяк бөкләп чәй эчеп, ләчтит сөйләп, әйбер сатып утырудан бушамыйлар. Азык-төлек, кием-салымны да үзбәк ирләре үзләре алып кайтып бирә.
Хуш, бала шунда аркасы белән ята бирә. Аны корсакка әйләндереп кую да юк. Аяклар да теләсә-ничек тибенәләр. Баш чүмече дә гел бер рәвештә. Әкрен генә деформация бара. Баланың сөякләре әле кимерчәк кенә бит. Баш, арка һәм күт бер горизонталь сызыкта. Бала үскән саен баш сөяге очлаеп өскә табан үсә. Аяклар да үз көенчә, кәкре инде, әйткәнемчә, аларны турайтып төреп кую юк. Арка куна тактасы кебек тигезләнә, бил дә юк, күт тә юк. Үзбәк кызларының фигуралары нигә болай тупас икән дип уйлый идем. Сеңлемнең бишектәге баласы ничек үскәнен күргәч аңладым. Яшь баланың маңгае, кашлары сөзәк булып алга таба чыгып торса – үзбәк әби-апалары куй мае белән майлап, өскә таба сыпырып массаж ясыйлар, баш сөяген очлайталар. Марля белән бәйләп, кысып та куялар әле җитмәсә.
Бәлки игътибар иткәнегез бардыр (теләсәм-теләмәсәм дә үзеннән-үзе килеп чыга, шундый башлар күзләп йөрим икән) – үзбәк кешеләренең арт чүмечләре яссы, баш сөякләре очлаебрак килгән, өскә караган. Дөрес, матур баш сөяге! Нинди генә прическа ясасаң да килештереп була. Үзем кыска чәч белән йөргәндә кызыга идем шундый формалы баш сөягенә.
Бу язганнарым фантастика түгел. Балам тугач, үземнең апам да малайның баш формасын төзәтик, маңгае алга чыккан, әйдә массажчы хатынга алып барам дип теңкәмә тиде. Бармадым. Аллаһы Тәгалә ничек яраткан шулай калсын. Табигать законына кысылмыйм. Минем өчен улым болай да иң матуры.
Мин үзбәкләрне тәнкыйтьләп язмадым. Начар милләт түгел алар. Ничә еллар буе дус булып, туганлашып, килешеп яшәдек. Һәр милләтнең үзенең традициясе. Үзең анда яшәгәч кабул итәргә кирәк аларның гореф-гадәтләрен.
Рәзинә МИННЕГАЛИЕВА. Әлмәт районы, Нәдер авылы.