поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.07.2009 Авыл

УРМАНГА КЕМ ХУҖА?

Соңгы елларда бездә урманнарга игътибар нык артты. Киселгән агач урынына яңасы утыртыла, коелган орлыктан тишелеп чыккан куаклар үз ирекләрендә үсә. Моның уңай яклары булган кебек, тискәре яклары да бар. Каен, кура җиләклекләре артык куелыктан юкка чыкты, гөмбәле урыннар нык кимеде, күпләп елан үрчеде.

 

Ләкин шул ук вакытта кыр, үр куяннары кыюланды: аяк астыннан атылып чыгалар да, уктай читкә очалар. Атыла-бәрелә бераз чапканнан соң куян кинәт туктап борылып карый да:

 

– Әй, синмени әле бу, йөрисең шунда куркытып, бар-бар, ник туктап калдың, әллә куян күргәнең юк идеме? – дигән кебек, арт аягына басып күзгә текәлә, үзе еш-еш сулый. Шулкадәр матур, ыспай, күзләрне алып булмый. Кинәт тынычланып, башта дүрт аякка баса, аннан сузылып ук ята.

 

Кыр куяны куркак була дигән булалар тагын, күр әле кыяфәтен! "Кулына" кишер тоттыр хәзер, күзен дә йоммыйча сузылып алып, рәхәтләнеп кимерәчәк. "Кая чабасың, эшем кешесе, утырып тор бераз янымда", – дигән кыяфәт белән киерелеп куя, менә-менә аягын күтәреп тезеңә үк салыр кебек. Югалып ук калдым. Үзем дә сизмәстән: "Нишләп ятасың син, шулкадәр иркенләп, атып үтерсәм хәзер?!" – дип эндәшүемә каршы: "Күзең белән атсаң гына инде!" – дигән төсле шаян чаткылар бөркеде дә, ашыкмый гына үз юлына китте. Абый сүзләре искә төште: "Кыргый җәнлек, хайваннар җил ягыннан килгән кеше исен сизә, әле ул күзгә күренгәнче үк алар инде берәр чакрымнан дары исен тоя. Аучы белән күзгә-күз очрашып, берничә тапкыр исән-сау калган җәнлек инде беркайчан да аучының өстенә килеп чыкмый, бары яшьләре генә гамьсезлек күрсәтә, башлыча шулары эләгә аучы тозагына, ә болай алар бары үзләре өчен куркынычсыз дип саналган кеше каршына гына килеп чыга алалар", – дия иде ул.

 

Кырлар аша узганнан соң урман башлана. Дүсмәттән җәяү кайтасы булса да, Козгынчыдан кайтсам да, Ямашка юл урман аша. Шактыйдан юкка чыккан поши, кабаннар күренә башлады быел. Узган ел әле болай күп түгел иде алар. Хәзер хәтта Козгынчының элекке умарталыгындагы күлгә төшә торган үз сукмаклары бар. Менә бер ел инде ата һәм ана поши очрый миңа. Баштарак  нык ук курка идем, кыяфәте бигрәк яман усал ата пошиның. Күз карашын күтәрә алмый интектем. Беркөнне ашыга-ашыга кайтам, караңгы төшеп килә. Кинәт сукмак аша күләгә йөзеп үтте дә каршыдагы яктырып күренгән каен кәүсәләренә сарылып туктап калды. Ә миңа шул каенлыкны үтәргә кирәк. Курыкмасаң да, саклык зарар итми, сукмактан тиз генә читкә тайпылып, юан юкә ышыгына чүгәләдем. Кинәт ата поши белән күзгә-күз очраштык. Минем өчен шулкадәр көтелмәгән хәл булды, күз алларым караңгыланып китте. Шулкадәр усал-кайнар карашы, куркудан телсез калып яшь чыршыны чытырдатып кочаклап күзләремне йомдым. Башымда бары бер уй: "Үтерә хәзер, бетерә!" Озак түзеп утыра алмыйча, күзләремне ачтым, бер хәрәкәтсез һаман текәлеп карап тора, китәргә дә, һөҗүм итәргә дә уйламый. Саксыз хәрәкәт ясаудан куркып акрын гына аякка бастым, нәкъ шул вакыт артымда ботаклар сынган тавыш ишетелде. Борылып карасам, сукмакта ана поши басып тора. Су юлы аска таба, ата поши сукмакны карарга чыккан булган күрәсең. (Бу кадәр курыкмас та идем бәлки, ләкин әле Мамадышта этләр талаганга күпме генә вакыт узды, тәнем тулы төзәлеп бетмәгән яра). Ана поши буаз, соңгы аен йөридер ахрысы. Йөрәгемне сызлатып күз алдымнан оныгым, төпчегем, Ләлүк, Ландыш, апа узды. Юк, исән җибәрмәячәк мине ата поши. Үз гаиләмне мин дә яклар идем. Нигә бүген телефоннан озаграк сөйләшмәдем, кызым белән, никләр ашыгып салкынрак сөйләштем, нигә Нурисламның: "Озак буласыңмы эшеңдә?" – дигән соравына тупас кына: "Утырып биби чыгарырга бармыйм, вакыт тулуга каршыңда булырмын!" – дидем. Нигә көне буе  апага чылтыратмадым?! Бу уйлар миемнән яшен тизлегендә чагылып уздылар. Мизгелләр шулкадәр озын булып уза дип уйламый да идем. Миңа бит гел вакыт җитмәде.

 

Ата поши тынгысызлана башлады. Арабыз күп дигәндә 6-7 метр, ике генә сикерәчәк миңа таба. Алданрак кузгалып куелыкка ташлансам, сүз дә юк, кинәт кузгалуымны поши дөрес аңламаячак. Үзен, иптәшен саклау инстинкты җиңәчәк һәм мине мизгел эчендә изеп ташлаячак.

 

Поши күзгә күренеп үзгәрде, башын аска иде, сырты эт күргән мәченеке төсле өскә таба күтәрелде, шул ук вакытта гәүдәсе сузылды – һөҗүмгә әзерләнәдер мөгаен. "Тизрәк бул инде, ичмаса, нигә шулкадәр сузасың, рәхәтме әллә миңа синең күзләреңдә кайнаган үлемгә карап торуы?" – дип, күңелемнән пошига дәштем. Кинәт ана поши мөгрәгән аваз салды. Ни дип дәшкәндер ул, белмим, тик ата поши мизгел эчендә "җыелып" килде һәм алга ыргылды, минем яннан ургылып узды да, ана пошины әйләнеп үтеп, сукмак буйлап югарыга күтәрелде, аңа иптәше иярде. Инде сөенү дә, курку да, гомумән, бернинди хис кичермичә "буп-буш" җаным белән ялгыз калып, юкә төбендә шактый утырдым.

 

Икенче очрашуымда пошиларның инде бозаулары бар иде. Шул ук сукмак читендә усак ботагы кимерәләр. Әллә ни усал түгел иде бу юлы ата пошиның күз карашы, кайнарлыгы кимегән. Нигәдер башын сузып озын итеп һаваны иснәде. Бу турыда өйдә сөйләгәч Нурислам, сибенә торган хуш буемны алыштырмаска киңәш итте. (Сирәк сөртсәм дә, утыз елдан артык бертөрле хуш буйдан файдаланам). Иң беренче ата поши юкка чыкты. Ана поши белән баласын ялгыз күргәч, әллә нишләп киттем. Өметләнеп як-ягыма карасам да, юк иде ул. Инде тугыз айдан бирле очрашып йөргәч бик якын иде алар күңелгә. Озак күрешми торсак, күренмәсәләр күңел борчыла, юк сәбәпне бар итеп урман аша кайтырга тырышам, читтән генә күреп калсам да рәхәт булып китә.

 

Тагын ике айдан ялгыз поши баласын күреп аңымны җыя алмый тордым. Кешенең вәхшилегенә чик-чама юк хәзер, ләкин күрә торып нарасый пошиның анасын ату өчен кем булырга кирәктер, белмим. Андый кешене атарлык исем юктыр да. "Атмаганнардыр, чирдән үлгәннәрдер пошилар", – диярлек түгел – түшкәне чистарткан җирләрен үз күзләрем белән күрдем, эчен-башын калдырып киткәннәр. Ничә айлар элек кенә миңа текәлгән күзләр, хәзер миңа карый кебек, тик алар хәзер җансыз. Ул вакытта поши миңа тормыш бүләк итте, ничә мәртәбәләр очрашып та һөҗүм итмәделәр. Ә ике аяклы ерткыч аларны аямады... Ничек йоклый, ашый-эчә, яши икән ул кеше? Намусы бер дә борчымый микәнни соң ул кургаш җанны?!

 

Шушы хәлдән соң түзмәдем, Мамадыш лесхозы директоры Мансур Хәсәнов янына кердем, сөйләп бирдем. Белә булып чыкты урмандагы хәлләрне.

 

– Бернишләп булмый, безгә хокуклар бик чикле бирелгән. Алды барның арты бар тагын, урманнан рөхсәтсез агач кисүләрне тыя алабыз әле. Ә чүп ташлаган кешеләргә, агачлыкларны, авыллар янәшәсендә үскән таллыкларны, урман читләрен чүп оясына әверелдергән кешеләргә акт язар өчен участковыйны, экология хезмәткәрен, урман караучыны, тагын әллә кемнәрне эзләп табарга кирәк, – диде ул. – Урман киеген рөхсәтсез атучылар бугазда утыра инде, пошиен да, кабанын да, куянын да жәлләп тормыйлар – рәттән кыралар. Кулыннан тотып акт язган очракта да әле җәзасыз калырга мөмкиннәр, чөнки дөньяның әллә кемнәре бар. Синең белән мин генә әллә ни эшли алмыйбыз, дөреслек эзләп чәчем агарды. Күпме сорадым югарыдан, тулы хокук бирегез үзебезгә, урман киеген рөхсәтсез атучыларның кулларын кыскартырлык хокук бирегез дип. "Күпме гомер тырышып ул байлыкны урманга кире кайтардык, ел ярымда тагын киексез калабыз", – дидем. Юк бит, ашыкмыйлар. Киек кенә мени урманда, анда эшчеләрем эшли, синең кебек узып йөрүчеләр бар, ядрәнең күзе юк, килеп эләгергә мөмкин бит. Менә шуннан берәрсенә тисен әле ядрә, безне гаепләячәкләр, урман бит – безнеке!

 

Мылтыкны законсыз  кулланучыларны тикшерү безнең эш түгел, ә алар эшләгән законсыз эш нәтиҗәсе өчен без җавап бирергә тиеш – мантыйк юк. "Сиңа нәрсә җитми? Теләсә кая тыгылма!" – дияргә дә күп сорап тормыйлар.

 

Озак сөйләшеп утырсак та күңел тынычланырлык сүз ишетә алмадым Мансур абыйдан. Баш инженер Илдус абый да кереп сүзгә кушылды:

 

– Чүпләрне ник җыйдырмыйсыз үз биләмәгездән, дисең син. Беренчедән, кеше атна буе җыйган  шакшысын түгә, нәкъ бүген түгәр дип саклап утырып булмый, икенчедән, кем түккәнен авыл советы тикшереп безгә әйтергә, җыйдырырга тиеш. Эшләмиләр. Без акт төзеп судка тапшырырга гына тиеш.

 

Шулай инде, әгәр колхоз җитәкчесе үзе башлап авыл башына чүп түгә икән, техникасы булмаган кеше түгә дә түгә, начар гадәткә тиз ияләнә кеше. Үзе сансыз булганны башкалар ник санласын?..

 

Мансур Салихович урманнар өчен гаять зур эш башкарды – бу бәхәссез. Ләкин шул байлыкны булдырган, куйган хезмәтләрен саклар өчен аларга, чыннан да, зур ярдәм кирәк. Иң башта урманга кагылышлы законнарга өстәмә кертеп, урманга мылтык тотып кергән кешене закон нигезендә тулысы белән урман хуҗалыгы хәл итәрлек хокук бирергә кирәктер. Бер хуҗалыкта йөз түрә булгач ничек тәртип булсын соң? Бөтен җанын урманга салган кешегә берөзлексез: "Тегесенә тыгылма, монысына кысылма!" – дип кычкырып торсыннар әле, ничек кулын салындырмасын ул? Аннан соң, дөресен генә әйткәндә, мылтык күбесенчә читтән килгән "кунаклар", түрәләр кулында. Закон шушындый болганчык булганда безнекеләр нишли ала Казан түрәсе каршында?!

 


Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 1 | 02.07.09
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»