|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.04.2008 Шоу-бизнес
БӘШИРӘ НАСЫЙРОВА ДИСКОТЕКАЛАРДА ҖЫРЛЫЙ БАШЛАГАНБу турыда “Күңел” дискотекасын оештыручы Зөлфәт Зиннуров әйтте. Аның 24 апрель көнне булачак кичәсендә Бәширә апа үзенең супер-пупер-мега-дэнс-пати-хитларын тәкъдим итәчәк. Күрәсең, аның репертуарында шундый нәрсәләр дә булган, без генә белмәгәнбез. Уртасында стриптиз шесты булган төнге клуб сәхнәсендә Татарстанның атказанган артисты Бәширә Насыйрованы күрү берникадәр сәер. Шуның өчен генә булса да, кичәне килеп күрер идем. Бу әллә апрель шаяруымы? Юк. Беркөнне Зөлфәт Бәширә апа белән бер машинада бара. “Ә ни өчен син мине дискотекаңа чакырмыйсың?” – дип сорап куя Бәширә апа шаярып. Шул фраза – 24 апрель көнне шартлыйсы бомбаның фитиле булып чыга. 24 апрель көнне “Аутхолл” төнге клубында узачак “Күңел” дискотекасында Зөлфәт Зиннуровның яңа альбомыннан да җырлар ишетеп булачак. Презентация дисәң презентация түгел инде, әмма шул нәрсәгә якын. Зөлфәтнең альбомы сатуга бер-ике атнадан чыгарга тиеш. 24се көнге дискотекадан соң Бәширә апа белән бәлки дуэт та яздырырлар. Сүз уңаеннан, дискотекага керү бәясе нибары 50 сум. “Ә ни өчен “Аутхоллга” Әлфинә Әзһәмова яки Әлфия Авзалованы чакырып карамыйсың?” – дим Зөлфәткә. “Әлфия апаны тоту авыр булыр, ә Бәширә апа Әлфинә апага караганда дәртлерәк бии бит сәхнәдә :) ”, - ди.
Данил СӘФӘРОВ |
Иң күп укылган
|