поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 13 Гыйнвар
  • Айдар Гыймадиев - журналист
  • Фәтхи Бурнаш (1898-1942) - язучы
  • Наил Әюпов (1936-2008) - актер
  • Илмир Хәбибуллин - кинорежиссер
  • Гөлшат Зәйнашева (1928-2005) - шагыйрә
  • Гөлсирин Абдуллина - җырчы
  • Артур Исламов - җырчы
  • Хәнәфи Бәдигый (1941- 2020) - язучы
  • Җәмит Рәхимов (1935-1996) - язучы
  • Рәис Беляев (1935-1996) - дәүләт эшлеклесе
  • Зөлфия Зарипова - актриса
  • Газинур Гафиятуллин (1913-1944) - каһарман
  • Аделина Заһидуллина - рапирачы
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
  • Әссәләмү галәйкүм! Үгез итенә клиент җыям, алгы боттан,заказ 10кгдан-600сум,кг. Казанга алып киләм.89872600671
Архив
 
26.01.2016 Ир белән хатын

Егет түгел, әнисе истә калган

Данисны беренче тапкыр кибеттә күрдем. Мин эшли торган кибеткә әнисенә чәшке тун алырга дип килгәннәр иде. Бик дорфа булып күренгән ханым янәшәсендәге егетне кызганып та куйдым. “Әнкәң хатыныңны биетәчәк әле”, – дип уйлаганым да хәтердә. Иң кызыгы – үзем турында әйткәнмен икән бит. Бу хәл моннан ике ел элек булды.

Безнең кибеткә күпчелек хатын-кызлар йөри. Ирләрен, йә булмаса, иптәш кызларын ияртеп киләләр. Шуңа күрә дә яшь егет белән килгән урта яшьтәге ханым игътибарны җәлеп итте. Ике сәгатькә якын вакыт эчендә кибеттәге сатучыларны аяк табаныннан пар чыкканчы “биетте” ул. Уннан артык тун киеп карады. Әле җиңе ошамый, әле итәге тар, әле төсе башка кирәк. Кыскасы, һәр киемдә кимчелек табып кына торды. Сөйләшүләреннән аңла­шыл­ганча, улы әнисенә төрлечә ярарга тырыша. Тик барып кына чыкмый. Ул көнне кибеттән буш кул белән чыгып киттеләр. Хез­мәттәшләрем белән җиңел сулап куйдык. Мондый каенана эләкмә­сен, дип тә көлештек.

Икенче көнне Данис кибеткә кире килде. Өйдә уйлашканнан соң, киеп караган туннарның берсен сатып алырга булганнар икән. Даниска ул сурәтләгән өс киемен эзләп табарга ярдәм иттем. Сөй­ләшеп киттек. Бездән соң тагын ике-өч кибеткә кергәннәр. Күңел­гә ошаганы гына туры килмәгән. Чәшке тун – Данис һәм әтисенең әниләренә туган көн бүләге икән.

Ә аннары Данис минем янга килеп йөри башлады. Ул әнисенә охшамаган, холкы гомумән икенче булып тоелды. Шулай итеп очраша башладык. Бер ел чамасы вакыт үткәч, ул кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Бөтен курыкканым мин күзаллаган усал каенана иде. Тик ялгышканмын икән. Кияүгә чыкканнан бирле Гөлзада әнием безгә гел ярдәм итеп кенә тора. Беркайчан да тискәре сүз әйткәне булмады. Киресенчә, гел яклый. Ә кибеттәге хәлне искә төшереп, еш көлешәбез.

Миләүшә ЭРГАШЕВА.
Казан


---
Ватаным Татарстан
№ --- | 26.01.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы