|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.01.2016 Мәдәният
Рамил Курамшин: "Рәшит Ваһапов безнең якныкы дигәнгә ышанмадым. Артистлар Казанда гына туып-үсәләрдер дип уйлый идем"Узган ел азагында Мәскәүдә Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестивале булып үтте. Бу концертлар төрле елларда шушы конкурста җиңү яулаган җырчылар көче белән үткәрелә. Ә мин анда сәхнә ветераны буларак чакырулы идем. Җырчыларның репертуарын башлыча күренекле профессиональ композиторларның затлы җырлары һәм татар халык җырлары тәшкил итте. Тамашачы һәр җырдан соң башкаручыларны көчле алкышларга күмде. Мең кеше сыйдырышлы концерт залында яшь буын вәкилләре дә байтак иде һәм моны бик сөенечле хәл дияр идем. Димәк, бу “өлкәннәр генә түгел, ә яшьләр дә чын милли җыр-көйләребезнең күңелләрне сафландыра, баета торган илаһи көчен сизә, аңлый” дигәнне күрсәтә торган факт. Ә бит, дөресен әйткәндә, соңгы елларда эстрада концертла- Ә хәзер ераграк тарихка кайтыйк. Өлкән буын якташлар хәтерлидер, 1961 елның июнь аенда Рәшит Ваһапов үзенең туган ягына гастрольләр белән кайткан иде.Ул чакта мин әле генә 7 сыйныфны тәмамлаган 14 яшьлек авыл малае идем, шулай булса да ул концертны карау бәхете миңа да тәтеде. Шул концерттан соң 50 елдан артык вакыт үткән булса да, Рәшит абыйның озын буйлы матур кыяфәте дә, көчле һәм моңлы тавышы да күңелемдә яши. Берничә көннән соң безнең авылга: “Рәшит Ваһапов туган авылы Актукта концертны билет сатмыйча, бушлай куйган”, - дигән хәбәр килеп иреште. Мин өлкәннәрдән “Рәшит Ваһапов безнең якныкы” дигән сүзләрне ишеткәнем бар иде, ләкин моңа бик үк ышанып бетми идем, чөнки 1987 ел азаклары иде. Казанның Г.Камал театрында ниндидер концерт бара. Тәнәфес вакытында сәхнә артына бер егет килеп керде һәм минем яныма килеп: “Рамил абый, мин сезнең якташыгыз булам, Актук авылыннан. Казан дәүләт университетының журналистика факультетында укыйм”, - дип үзе белән таныштырды. Бу егет Рифат Фаттахов иде. 1988 елның 4 июнендә шушы яшь кенә студент егет Актукта Рәшит Ваһаповның тууына 80 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе оештырды. Шул кичәдә катнашу өчен Рифат Казаннан Рәшит абый белән филармониядә бергә эшләгән күренекле нәфис сүз остасы Әзәл ага Яһудин белән гавай гитарасында уйнаучы Сәгыйт Алиевны, җырчы Зөһрә Сәхәбиева белән шушы юллар авторын һәм Рәшит абыйның хатыны Зәйтүнә апа белән уллары Зөфәрне алып кайтты. Кичә Рәшит абый турында истәлекләр һәм концерт номерлары белән аралашып бик җылы атмосферада узды. Ә 5-6 ноябрьдә шушындый ук кичәләр Казанда да зур уңыш белән үтте. Бу кичәләр бөек якташыбызның исемен мәңгеләштерүдә Рифат Фаттахов тарафыннан башкарылган бихисап эшләрнең беренче карлыгачлары булды. Ул эшләрнең кайберләрен генә искә алып үтәм. 1989 елның 4 июлендә һәм 1991 елның 6 июлендә Рифат Актукта өлкә күләмендә Рәшит Ваһапов исемендәге үзешчән җырчылар конкурслары оештырды. Мине шул конкурсларда жюри рәисе вазифасын башкарырга чакырган иде. Беренче конкурста лауреат исеменә лаек булган берничә җырчыны хәтерлим: Уразавылдан Рафаэль абый Каюмов, Зур Рбишчадан Рушан Мөхәммәтҗанов, Мидхәт абыйның фамилиясе, кызганычка, онытылган, ул баһадир гәүдәле кеше иде, яшь чагында Уразавыл сабантуйларында күп мәртәбәләр батыр калган көрәшче булган. Конкурстан соң мин аларга: “Их, егетләр, яшь чагыгызда Казанга барып берәр музыка уку йортында укыган булсагыз, сездән бит менә дигән җырчылар чыккан булыр иде”, - дип әйткән идем. Ә 2003 елдан башлап Рәшит Ваһапов исемендәге конкурслар Казанда үткәрелә һәм үл бүгенге көндә яшь җырчылар өчен иң популяр конкурсларның берсенә әйләнде. Шунда җиңү яулаган җырчылар зур сәхнәгә дә юл ала. Моның өчен Рифат 2004 елда Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестиваль-концертлары оештыра башлады. Бу концертлар Татарстан, Россия, элеккеге СССР киңлекләрендә генә түгел, хәтта ерак чит илләрдә дә үтә. Шушы конкурсларны, фестивальләрне оештыру һәм үткәрү өчен ниндидер бер база кирәк бит инде. Шуңа күрә 2007 елда Рифат “Рәшит Ваһапов фонды”н ачып җибәрде. Оештыру эшләрендә ярыйсы гына тәҗрибә туплаган кеше буларак, Рәшит абыйның тууына 90 һәм 100 еллык юбилейларын Рифат тагын да зуррак колач белән үткәрүгә иреште. Газета һәм журнал редакторы булып эшләгән профессиональ журналистның шушындый мәшһүр авылдашы турында китап язып чыкмавы гайре табигый хәл булыр иде. Аллага шөкер, Рифат үзенең бу мөмкинлеген бөтен куәтенә тулысынча файдаланды. 2000 елда ул “Рәшит Ваһапов. Иҗат һәм тормыш юлы турында” дип исемләнгән китап язып чыгарды. Ә 2003 елда шушы китапны өстәмә материаллар белән тагын да тулыландырып, күп санлы фотолар белән баетып, ике телдә (татар һәм урыс) һәм зур форматта “Рәшит Ваһапов. Заман. Иҗат. Шәхес.” дип аталган гаҗәеп затлы китап чыгаруга да иреште. Шушы китабы белән Рифат Рәшит абыйга һәйкәл куйды дияргә була. Чөнки бит китап ул гасырларга кала торган әйбер... Язмамны тәмамлап, Рифат Фаттаховка шушы изге эшләрендә яңадан-яңа уңышлар, ә үзенә исәнлек-саулык, гаилә бәхете теләп калам. Рамил КУРАМШИН,
--- |
Иң күп укылган
|