поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.07.2009 Мәдәният

БАЛАЛАР ТЕАТРЫ: КАЗАНЫШЛАР ҺӘМ ПРОБЛЕМАЛАР (ФОТО)

Язма «Нәүрүз» IX халыкара театр фестиваленең курчак спектакльләренә нигезләнеп әзерләнде.

Бүген без милли мәдәният, милли тел проблемалары турында күп сөйлибез. Сер түгел, кардәш төрки халыкларда да бу проблемалар бар. Әмма без милләт төшенчәсе белән бәйле читен хәлнең ни рәвешле килеп чыкканына төшенеп җитмибез кебек. Шәхсән үземә татар театрларында күрсәтелгән балалар спектакльләрендә колакларына тәрҗемәне тәэмин итүче чаралар кыстырган нәни тамашачыларны көннән-көн күбрәк күрү бик аяныч. Башкорт академия театры директорының, репертуарларына балалар өчен урыс телендә спектакльләр кертергә мәҗбүр булулары турында зарын тыңлау шулай ук күңелдә борчулы хисләр уятты. Чаллы курчак театрында татар төркеменең юкка чыгуы да коточкыч хәл, минемчә. Мондый хәл-вакыйгаларның яңа сезон саен арта баруы куркыта. Әлбәттә, без бөтен бәхетсезлекләрдә Русия хакимиятен гаеплибез. Чыннан да милли мәдәниятләр, милли телләрне аерып торучы чикләрне максатчан юк итә барган бу хакимият зур золым кыла. Әмма үзебезнең дә гаепләүдән ары узганыбыз юк. Үзебез соң золымга нинди каршылык күрсәтәбез? Ни өчен без һаман милли театрның нидән башланганын, милли театр тамашачысының ни рәвешле формалашканын онытабыз? Нигә һаман читләрне гаепләп, җаваплылыкны өстебездән төшерәбез? Балалар өчен көн кадагына суккан, кызыклы әсәрләр иҗат итү татар язучыларының эше түгелмени? Нигә бездә нәни тамашачыларны кызыктырырлык сәхнә әсәрләре иҗат ителми? Шәһәр баласын ни өчен берәү дә кайгыртмый? «Әлифба»ны гына алсак та, анда күнекмә өчен китерелгән җөмләләрнең барысы да диярлек авыл темасы белән бәйләнгән булуын күрәбез. Димәк, үз гомерендә бер тапкыр да трактор яисә комбайн күрмәгән, әмма биш яшеннән компьютерны өйрәнгән шәһәр баласының авыл җирендә яшәүчеләр белән чагыштырганда татарлык дәрәҗәсе азрак булып чыга. Югыйсә «Әлифба»лар төзелгәндә, алырның мәнфәгате дә искә алыныр иде. Кыскасы, мәгариф өлкәсен җитәкләүче җитәкчеләребез бу мәсьәләдә гафу ителмәслек хата кыла, дип уйлыйм.

 

Инде театрга әйләнеп кайтыйк. Мәгълүм булганча, театр курчаклардан башлана. Курчаклар җырлый, бии, үзара һәм «тере актер» белән ниндидер мөнәсәбәтләр кора. Аларны актерның оста куллары һәм нәни тамашачының хыял байлыгы яшәтә. Җыеп әйткәндә, тамашачы абый, апаларның барысы өчен дә театр әнә шул курчаклардан башланган. Шуңа күрә театр фестивальләрендә без беркайчан да балалар спектакльләрен, курчак театрын истән чыгарырга тиеш түгел, дип уйлыйм. Минемчә, курчак театры турында җитди сөйләшер чак җитте. Бигрәк тә аларның милли телдә иҗат итүчеләренә нык игътибар бирү сорала.

 

«Нәүрүз» фестивалендә биш курчак спектакле күрсәтелде. Милли мәдәниятләр һәм милли телләр проблемасының курчак театрларына барыннан да авыррак тәэсир ясавын исәпкә алганда, бу аз сан түгел. Бүгенге вәзгыят шундый: мари, удмурт, мордва телләрендә курчак спектакльләре калмады диярлек. Чуваш курчак театрының да хәле бик мөшкел. Бәхеткә, бурят, башкорт, татар театрлары авырлыкларга әлегә бирешми. Кыскасы, нинди телдә иҗат итүләренә карамастан, Русиядә милли театрлар охшаш, уртак бер читен хәлдә яши бирә. Тулаем алганда Русиядә курчак сәнгатенең сыйфаты түбән тәгәрәве милли театрларның хәлен тагын да кискенләштерә. Башкача әйткәндә, урыс курчак театрларында бүгенге көндә ни-нәрсә күңелне тырнаса, милли театрларда да ул җитешсезлекләр бар. «Тере актерлар» курчакларны кысрыклый, пәрдә артына поскан актерлар тарафыннан йөртелүче ширма өсте курчакларын планшет курчаклар алыштыра бара, аларның ничек идарә ителүләре залдагыларга ап-ачык күренә, нәтиҗәдә, сер, могъҗиза юкка чыга. Бүгенге көндә курчак театрларында драма сайлау эшенә дә бармак аша гына карала. Нәтиҗәдә, чиле-пешле әсәрләр сәхнәләштерелә. Курчак спектакльләрендә музыкаль бизәлеш, сценография мәсьәләләре дә нык аксый. Курчаклар үзләре образлы һәм могъҗизаи булулары белән түгел, ә бәлки мескенлек, фәкыйрьлекләре белән шаккатыра. Инде әйткәнемчә, курчак театрлары бөтен Русия буенча кризис кичерә. Һәм Русиянең җиңел, тиз эшләнешле, түбән зәвыклы спектакльләр эстетикасын сукырларча кабатлаучы милли театрлар үзләре дә тирән кризиста.

 

Мисал өчен Ф.Алибаеваның Башкорт театрында куелган «Тере су» спектакленә тукталыйк. Ул ике актрисаның тамаша залында «тере планда» ир балаларны уйнаулары белән башланып китә. Аннары уен сәхнәгә күчә. Анда «тере план» курчакны әллә кая сәхнә читенә, ширма артына алып китә. Әлбәттә инде, курчак белән идарә итү техникасы нык аксый. Спектакльдә башкорт халкында күптән инде образ-брэндка әйләнгән курай да бар. Ул вакыйгаларның үстерелеше өчен түгел, ә бәлки спектакльнең башкортныкы икәнен калку күрсәтү максатында кулланылган. Тамашаның ахырында исә милли киемнән кингән бер актриса, сәхнә алдына чыгып, бик начар «плюсовкага» кушылып җыр башкара. Әйтергә кирәк, аның кып-кызыл төстәге костюмы спектакльнең тыныч тоннардан гына торган сценографиясенә һичничек ятышмый. Бу тамашаны күргәч, нәрсә, Башкорт театрында рәссам юкмы әллә, булса, нигә ул шул дәрәҗәдә зәвыксыз, дигән сорау туа. Спектакльдә су эчәргә җыелган курчак атлар да бар. Беренче актта бу атлар курчаклар дөньясының тулы хокуклы вәкилләре булса, икенчесендә алар сәхнәдәге хәл-вакыйгаларга бернинди катнашы булмаган барельефларга әйләнә. Менә шундый эклектика. Фәридә Алибаеваны миңа гаҗәеп оста әкиятче дигәннәр иде. Әмма Фәридә ханымның бу әкиятендә сүз нәрсә турында барганын аңлавы гаять кыен. Минем аңлавымча, өч замана баласы Җир-Ана үтенече белән әкияткә тере су алып кайтырга юнәлә. Әмма аларның әле Роботка, әле көрәшчегә әйләнүләрендә һәм бүтән төрле үзгәрешләр кичерүләрендә мантыйки эзлеклелек юк. Спектакль аннан-моннан эшләнгәнгә охшый. Анда профессионализмның әсәре дә юк. Башкорт труппасы фестивальгә репертуарларындагы иң шәп әсәрне алып килгән дип фаразласак, театрның көндәлек өчен куелган гади сәхнә әсәрләре турында уйлап каравы да куркыныч.

 

Ә менә үзебезнең казанлылар иҗат иткән «Су анасы» спектакле, киресенчә, күңелдә җылы, матур хисләр уятты. Аның вакыйгалары нәк курчак театры өчен, алар гади, аңлаешлы. Төенләнеш өлештә һәм финалда сәхнәгә чыккан һәм артист Ю.Чуктиевнең башкару осталыгы нәтиҗәсендә вакыйгалар белән бик табигый кушылып киткән хикәяче бабайны исәпкә алмаганда, спектакльдә бер «тере план» да юк. Сәхнәдә вакыйгалар өч рәт ширма өстендә уза. Ширма өсте курчакларының – таякчык белән идарә ителүчеләренең дә, пирчәткә-курчакларның да актерлар тарафыннан вакыйгалар барышында үстерелгән үз йөзе, үз характеры бар. Әсәрнең, урлау – гөнаһ, дигән төп фикере дә җиңел аңлашыла. Татар халкының олуг шагыйре Габдулла Тукайның мәшһүр әкияте буенча инсценировка эшләгән язучы З.Хөснияр мактауга лаек. Бу урында аңлаешлык кертү сорала. Премьерадан соң бу мәкаләнең авторы, ягъни мин спектакльне кискен тәнкыйть утына тоткан идем, чөнки ул вакытта әле «Су анасы» кирәгеннән артык күп сүзле, күп хәрәкәтле өлгереп җитмәгән бер нәрсә булып, анда композитор Л.Батыр-Болгариның музыкасыннан кала, мактарлык бер нәрсә дә юк иде. Премьерадан соң ярты еллап вакыт үтте. Шул вакыт эчендә спектакль шундый зур үзгәреш кичергән ки, урман сурәте төшерелгән декорация очраклы рәвештә авып төшкәч, мәзәк баканы гәүдәләндерүче артист Ю.Чуктиев ике тапкыр (!!!) импровизацияләп, сәхнә коручыларның җитешсезлеген спектакль файдасына борды һәм нәни тамашачыларны көлдерүгә иреште. «Су анасы» спектакленең иҗат төркеме алдында башымны ияргә мәҗбүрмен. Шулай да элек әйткән сүзләрем өчен гафу үтенмим. Тәнкыйтьче үз күзләре белән күргән нәрсәләргә бәя бирә. Минем бер әсәр буенча бер-берсеннән нык аерылган ике спектакль каравым «Әкият» театр коллективының югары һөнәрмәндлеген һәм мөмкинлекләр зурлыгын дәлилли.

 

Кыргыз курчак театры артистларының Ч.Айтматовның «Гасырдан озын бер көн...» романындагы манкорт тарихы  буенча куелган «Томого» спектакле чын шедевр. Дөрес, төрки дөньяда иң зур язучыларның берсе Чыңгыз Айтматовның бу әсәре һәммәбезгә яхшы таныш. Ә сәхнәдәге күренешләр булган белемнәребезгә бернәрсә дә өстәмәде. Алар әсәрнең сюжетын камил рәвештә тасвирлады, әмма эчтәлекне үзенә бер төрле хис-кичереш белән баетмады. Шуңа да карамастан, курчак театрының танылган реформаторы, тәнкыйтьче В.Шрайман спектакльне караганнан соң осклануын яшермәде. Әйтергә кирәк, В.Шрайманның хуплавы – зур нәрсә, чөнки ул бүгеңге көндә Русиядә курчак театрлары буенча иң зур һәм мактау сүзләренә иң саран белгечләрнең берсе. «Томого» спектаклендә берничә актерның уены, кеше буе зурлыгындагы гротесклы курчаклар, Маңкортның күзлекле елан (Кобра) белән сугыш күренеше һәм гаҗәеп оста иҗат ителгән ерткыч кош Гриф чыннан да зур мактауга лаек. Русиянең курчак театрларында шундый югары һөнәрмәндлек, тирән метафоралар белән истәлекле спектакльләр бармак белән генә санарлык.

 

Кызганычка каршы, төрекләрнең «Курку белмәс ятим бала» спектаклен карау миңа насыйп булмады. Тамашаны күргән һөнәрдәшләрем тәнкыйтьчеләр исә аны бик яратып калган. Димәк, киләчәктә безгә бу театрга карата тагын да игътибарлырак булу сорала.

 

Фестивальдә иң соңыннан «Әкият» театрында шагыйрь Р.Харис әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Абай бабай аланы» спектакле күрсәтелде. Аның төп кыйммәте фәлсәфи катлаулылыкта, тирәнлектәдер, минемчә. Кыскача әйткәндә, спектакль адәм баласын гомере буе озата барган Яхшы һәм Яман турындагы тарихны бәян итә. Билгеле ки, һәм тормышның, һәм сәхнәнең драматизмы әнә шул төшенчәләр белән бәйләнгән. Чөнки берәү дә Яхшы яисә Яманны сайлау алдында тормый. Без барабыз да Яхшыдан Яхшыракны, Яманнан Яманракны сайлау җәһәтеннән баш ватабыз. Театрның асылы да шунда, чөнки драматик конфликтның асылы шул. Әмма нәни тамашачылар вакыты-вакыты белән «Абай бабай аланы» спектаклен кызыксынып караудан туктый, композитор Р.Ахиярованың музыкасы конфликтны үстерүче төп көч булып кала. Ни өчен шулай? Һәркемгә ачык билгеле, драматургның язганнары Изге Китап түгел. Кирәк чакта аларны кыскартырга, үзгәртергә мөмкин. Әмма кайбер күренешләрдә темпо-ритмның юкка чыгуына караганда, «Абай бабай аланы» спектаклендә боларның берсе дә эшләнмәгән. Ничек кенә булмасын, «Абай бабай аланы» югары театральлек үрнәге булып кала. Аның һөнәрмәндлек дәрәҗәсе югары. Спектакльне сәхнәгә куйган иҗат төркеменең киләчәкне төзиячәк яшь буынны, нәни тамашачыны ихлас кайгыртуы сизелә.

 

P.S. «Нәүрүз» фестивале төрки дөньяда курчак театрларының форма һәм юнәлеш байлыгын, казанышларын һәм җитешсез якларын күрсәтте. Нәтиҗә ясап әйткәндә, театр фестивальләрендә киләчәктә дә курчак театрларына аерым урын бирү зарури. Драма театрларында балалар өчен куелган спектакльләрне дә читләтеп үтмәү мәслихәт. Чөнки бүгенге көндә балалар өчен спектакльләр төрки дөньяның театр сәнгатендә иң зәгыйф, иң ярдәмгә мохтаҗ өлкә булып кала бирә. Юбилей «Нәүрүз» фестивалендә очрашканга кадәр.

 

 

Казан театры

 

 

Башкорт театры

 

 

Кыргыз театры

 

 

Төрек театры


Нияз ИГЪЛАМОВ
Сәхнә
№ 7 | Июль 2009
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»