поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.01.2016 Җәмгыять

Беренче мәхәббәт (яңа романнан өзекнең дәвамы)

Минем өчен таң яңадан ата башлаганда, башка капылт бер уй килде: «Чакыруны кире какканнан соң нигә кинәт кенә ишеген ябып куймады соң ул?! Тагын нәрсәдер көтте бит? Берәр җылы сүз өмет иткәндер, син гүзәл, чибәр дигән ихлас бер җөмлә кирәк булгандыр?» Бу уйлар «авыруыма» бераз дәва булды шикелле. Мин, аякланып, янә вахтага кизүгә төштем.

Гөнаһ шомлыгына күрә, күп тә үтмәде, беренче кат коридорында аяк тавышы ишетеп, тынсыз калдым: аныкы, ул килә! Зөһрәне аяк тавышыннан ук таный башлаган идем инде. Чукынмыш йөрәк тагын дөпелдәргә кереште. Ләкин сизеп торам: мин аны бу юлы авызлыклый алачакмын, тыпырчынмасын!.. Кизү торучы өчен куелган махсус кабина-вахта яныннан, култыклашып, Зөһрә белән Самат узып киткәннән соң, айга сикерергә маташкан йөрәкне «авызлыклап» торасы да булмады, телсез-өнсез калдым! Менә кем икән егете!

Саматның факультетта һәрьяклап даны чыккан; беренчедән, ул сугыш чукмары булса, икенчедән, укуда да иң артта сөйрәлә. Әгәр дискотека вакытында тулай торакта берәр низаг чыкса, аның үзәгендә, һичшиксез, Самат булыр. Ул әтәчнең куллары да шүрәленеке кебек озын, каләм тотып, лекция язарга түгел, сугышырга, кемнеңдер ипи шүрлегенә менеп төшәргә, кемнеңдер борынын яньчергә генә яратылган кебек. Каланчадай озын гәүдәсе белән өстеңә килә башласа, һәркем шыр җибәрерлек.

Бәлки, Зөһрә миңа: «Минем егетем Самат була инде!» – дип әйтергә теләгәндер теге көнне. Бәлки: «Минем арттан Самат тагылып йөри, син күзенә күренә күрмә, кыйнап ташлавы бар!» –дип кисәтергә, бәладән йолып калырга ниятләгәндер?! Бу сораулар мине озак бимазалады. Ләкин кабат Зөһрә янына барырга, аны кинога чакыру түгел, сүз кушарга да курыктым. Шүрләдем, кыскасы. Тик шунысы бар: Зөһрә өчен мин Самат белән дә сугышырга әзер идем! Шул хәлләрдән соң, лекцияләргә дә бармыйча, тагын берәр атна яндым да, ниһаять, тамагымнан бераз ризык үтә башлады. Ә «пожар» тора-бара кечерәеп, утлы йомгакка әверелде дә күкрәк читлегендә калды. Ул һаман яна әле. Кайчакларда, үземнән көләсе килгәндәй, бәлки, гаҗизлектәндер? «Горький паркындагы мәңгелек ут булды бу, ни дөрләп китми, ни сүнми», – дип уйлап куя идем.

Шуннан соң чынлап торып кызлар белән йөрмәдем. Болай гына, вакыт уздырыр өчен генә булгандыр инде. Тик, бәхеткә, озак та үтмәде, Зөһрәнеке кебек кара карлыгандай күзле кызны Казан урамында очраттым. Хәзерге Тукай мәйданында, халык телендә «божра» дип аталган урында. Хәзерге Мулланур Вахитов һәйкәле белән Пенсия фонды бинасы арасында «Вузовец» дип аталган, авыл клубы кебек хәерче генә агач кинотеатр бар иде. Күрдем дә тагын таң калдым!.. Тик аның исеме Зөһрә түгел иде шул, янындагы иптәш кызы «Тәслимә» дип эндәште. Тәслимә хәзер минем хатын...

...Өйдән чыккач, мин туп-туры эшкә юнәлдем. Анда кереп утырып чәй кайнатып эчәргә исәп иде һәм күптән түгел җизни: «Син дөньяны ерактан ук күрер­гә тиеш», – дип шәп бинокль бүләк иткән иде. Бүген шимбә, эштә кеше юктыр. Ичмаса, шул бинокль белән рәхәтләнеп Казанны күзәтермен бер! Вак-төяк эшләр белән утыра торгач, кич җиткәне сизелми дә калган. Ә хатын: «Син кайда?» – дип бер тапкыр да шылтыратып карамады. Бу хәлгә дә бераз кәефем кырылды, үземне хәтта аз гына жәлли дә башладым. Аннан соң, бинокльне күтәреп, коридорга чык­тым.

Бинокльнең көчәйткеч линзасы Казансу өстендә мин баядан бирле тынымны кысып күзәткән сәер, ләкин әлегә бик сүрән яктылыкны үзенә таба суыра башлады. Менә ул якынайганнан-якыная бара. Якынлашкан саен яктыра, ап-ак ут рәвешен ала. Бу утның хәтта кешенекенә охшаган башы да бар! Әнә куллары, гәүдәсе. Инде менә аяклары да шәйләнә. Әллә кәфенгә төренгәнме соң ул? Әллә табутта ук йөзеп килә инде? Үзе һаман ут рәвешендә әле. Күз карашымны әлеге сихри ут кинәт үзенә таба суыра башлады. Мин тораташ кебек басып торам. Берни кылып булмый.

Кыймылдый да алмыйм ичмаса! «Күз карашымны эчеп бетерә бит инде бу өрәк-ут!» – дигән фикер аңымны пешереп үтте. Күкрәк читлегеннән нәрсәдер суырылып чыккан кебек. Эчемдәге җанымны эчә түгелме соң бу өрәк?! Президент сараеннан төшкән утка «Кол Шәриф» мәчетеннән һәм Сөембикә манарасыннан ургылган нур көлтәсе дә кушылып, өчесе бергә отыры көчәйде дә шул мизгелдә үк әлеге яктылык теге Өрәк уты белән Казансуның нәкъ урта бер җирендә очрашты... Өрәк уты, су өстенә төшеп, пыскырга кереште. Киров дамбасы ягыннан, су өстендәге монастырьдан табут-көймәләр атылып чыга башлады һәм алар туп-туры елга өстендә пыскып яткан утка таба юнәлде. Менә «Кол Шәриф»тән азан тавышы ишетелде. Азаннан курык­кан өрәкләр су төбенә китте, табут-көймәләр, капылт кына кире борылып, тиз-тиз, монастырь ягына йөзәргә кереште. Тик барып җитә алмадылар, елга уртасындагы төпсез чоңгыл аларны үзенә суыра башлады. Күз карашым үземә кире әйләнеп кайтты. Куркудан инде ташка әйләнергә өлгергән гәүдәм кинәт йомшара төште, табан асларына җылы аяклы кырмыскалар йөгереште, күкрәгемдәге сүнә башлаган сулышым янә кабынып китте.

Бу сәер манзарадан мине кесә телефоны шылтыраган тавыш аерды, һаман да шул сабакташым Үтәш икән.
– Мин сине бүген бер җиргә чакырам! – ди бу.
– Кая? – дим аңа, илтифатсыз гына.
– Син үзең генәме, яныңда хатының-мазар юкмы?
Аның әлеге соравы мине пошаманга сала, теге өрәкләрне уйлап куям.
– Аллага шөкер, юк! – дим, карлыккан, калтыранган тавыш белән.
– Кызлар янына! – дип гөлдери телефондагы тавыш. – Ресторанга!
– Нинди кызлар?! Нинди ресторан?! – Шуннан соң кыска гына тынлык булып ала. – Әәә, әйе... Була ул! Кайчан! Кайда! «Парус» ресторанына түгелме?
Нәкъ шул вакытта бинокльдән Казансуның аргы ягында, цирк янында урнашкан «Парус» рестораны күренеп тора иде.
– Син эштәме әллә?
– Эштә!
– Тәрәзәдән карале, күрәсеңме анда аргы яктагы байлар йортларын? Казанканың аргы ягында? Менә шуннан өстәрәк, түлке шактый узарга кирәк әле, бер секретный ресторан бар. Шунда көтәм!
Эчемнән генә: «Мин монда әллә нинди тамашалар күрдем инде! Тагын ниләр күрермен?» – дигәндәй, бинокльне «Казан» милли мәдәният үзәге ягына таба борам.

Казансу ярында ук бер-берсенә сыенышып утырган коттеджларны да яхшы күрәм. Алар бер-берсенә чынлап та шулчаклы якын, тыгыз итеп салынган, ерактан карап торсаң, берсенең түбәсеннән икенчесенә атлап кына да күчеп булыр төсле. Якынрак барып күрәсе килә әле. Ишеткән бар-барын: төзелгәндә үк аның проекты юньләп уйланмаган булган, подвалларына су керә, ди. Өстәвенә, ишегалдына чыксаң, күршең икенче кат тәрәзәсеннән генә бүрегеңне дә салдырып алырга мөмкин икән – йорт аралары бик якын шул.

Мин үз-үземне белә башлаганнан бирле дөнья икегә бүленгән иде: кызылларга һәм акларга. Безнекеләргә һәм фашистларга. Көчлегә яки көчсезгә. Батырга яки куркакка. Безгә һәм аларга. Түрәләргә яки гади халыкка. Талантлыга яки бездарьга. Әлеге капма-каршылык канга сеңгән, бу хис мине бишектән бирле озата килә.

Нәкъ менә шушы хис күңелдә курку тудыра.

Үтәшнең рестораны Казансу ярында ук түгел иде. Ул мине анда тикмәгә чакырмаган: гадәттәгечә, бу юлы да сюрприз әзерләп куйган. Шайтан малай! Һәм... һәм сюрпризның да ниндие әле!
Әйдә, тәфсилләбрәк ­сөйлим инде алайса. Әлеге ресторан дигәненең аргы ягында тагын берничә бүлмәсе, сауна һәм бассейны да бар икән. Зал өлеше дә төрле кабиналарга бүленгән, өстәвенә, сырлы култыксалар белән әйләндереп алынган утрау кебек биегрәк урыннарын да күреп алдым. Ресторанда әлегә кеше аз иде. Мин, нигә чакырдың дигәндәй, Үтәшкә карыйм, ул арткы ишеккә таба ишарәләгәч: «Әле анда да бүлмәләр бармыни?» – дип кызыксынырга өлгерәм. «Иң кызыгы шунда инде аның!» – дип куя Үтәш һәм шул арада, бүленеп, узып баручы официантны туктата, аңа бер-ике сүз ката.

Бүлмәләр кунакханә вазифасын үти торгандыр дип уйлап, эчкә уздым һәм кызыл ут янган зур гына бүлмәгә килеп кергәч, нидер сизенеп, Үтәшкә борылып карадым: нигә алып кердең, янәсе?
Үземнең баш комбайн кебек эшли, шул арада әллә ниләр уйлап бетердем. Мәсәлән, кызыл төс турында. Нигә борын-борыннан фәхешханәләрдә кызыл фонарьлар янган? Хәер, бу хакта бераз соңрак. Хәзер мине кызыклы танышу көтә.

Үтәш ияге белән почмактагы киң тахтада утырган, ярымачык күкрәкле кызыл күлмәк кигән яшь кыз балага таба ымлады. Мин, ачуланып, кире чыгып китәргә дигәндә, Үтәш чабуымнан тартты һәм тагын серлерәк итеп: «Таныдыңмы?» – дип сорады. Әлеге сорау мине шып туктатты, тагын да аптырабрак, дуска карадым. «Зөһрәнең кызы бит! Әйткән идем ич!» – дип гөрелдәде Үтәш. Күз кызгылт утка ияләшә башлаган иде инде, мин бер-­ике адым алга атладым да имәнеп киттем: караватта, йомры тез башларын ачып, Зөһрә, минем яшьлектәге Зөһрә сурәтендәге кыз бала утыра иде! Каушавым шулчаклы көчле булгандыр, күрәсең, карават янындагы кәнәфигә килеп аудым да, тиз генә үземне кулга алып, кызга дәштем. Исәнләштем, дөресрәге. «Нишләп утырасың монда, балакай? Бу бит фәхешханә бүлмәсе?!!» – дигән сорауны чак кына теш арасына кысып өлгердем.

Дәвамы бар.

Романның башы: Беренче мәхәббәт (яңа романнан өзек)


 


Зиннур ХӨСНИЯР
Шәһри Казан
№ --- | 23.01.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»