поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Ой, шундый матур песи! Кушаматы ничек моның?
    – Тима.
    – Тимофеймы?
    – Тимерһади.
Бүген кемнәр туган
  • 14 Октябрь
  • • Раил Садриев - мәдәният хезмәткәре
  • • Фәнис Зыялы - шагыйрь
  • • Ирек Хафизов - актер
  • • Фидаил Зарипов - җырчы
  • • Роза Хәмидуллина - шагыйрә
  • • Владимир Корчагин (1924-2012) - язучы
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
23.01.2016 Шоу-бизнес

Татар эстрадасы... аяк астында – 2

“Татар җыры”, “Татар моңы” фестивальләреннән соң җәмә­гать­челекнең эстрадага игътибар итүе гадәти хәл. Хәер, шатлыгын да, кайгысын да, тарихын да җырга сыйдыра алган халык заман эстрадасына да битараф була алмый инде ул. Ләкин күп очракта күңелне әрнетә торган фактлар ачыклана.

Композитор Җәүдәт Гыйльманов та әнә шундый бер хәл турында сөйләде. Шулай итеп, ел ахырында газетабызда Бауман урамындагы татар эстрадасы йолдызлары ал­леясының аянычлы хәле турында “Татар эстрадасы... аяк астында” (25.12.15) дигән язма дөнья күргән иде.

Танылган композитор татар эстрадасы йолдызлары исем­нә­ренең кадерсезләнүенә чын йө­рәктән әрнегән. Илһам абый, Әл­фия апалар йолдызларына тә­мәке төпчекләре, чүп-чар ташлап китә­без, таптыйбыз икән, без башкалардан нинди хөрмәт, ихтирам өмет итә алабыз, дигән иде ул. Өстәвенә Җәүдәт абый Айдар Галимовныкы дип фаразлаган йол­дызның юкка чыгуы да ачыкланды.

Күптән түгел Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте баш­лыгының беренче урынбасары Евгений Варакиннан бу язмага шәрехләмә алдык. Хатта Казанның Бауман урамындагы кече архитектура үрнәкләрен “Посад-М” җәм­гыяте карап тота дип әйтелгән. Аның өчен килешү буенча елына 2 мең 463 сум акча бүлеп бирелә икән. “Узган елның 24 де­каб­рендә барып караганнан соң, биш йолдыз канәгатьләнерлек хәлдә дип табылды. Ә бер йолдыз билгесез затлар тарафыннан каерып алынган иде. Хәзерге вакытка әле­ге йолдыз табылды һәм “Посад-М” җәмгыятенә саклауга тапшырылды. Кыш узгач, ул кире урынына куелачак”, – диелгән хатта.

“Барс-медиа”дан (алар аңлат­масы алдагы язмада басылды), район хакимиятеннән алынган җаваплардан соң, әлеге проект­ның комга килеп терәлүе аңла­шыла. Ул дәвам иттерелмәячәк һәм карап тоту суммасына караганда, кырылып, искереп бетеп акрын гына юкка чыгачак. Аның шулай булуы хәерлерәктер дә бәлки... Ә бәлки югалганын көт­мичә, алга таба кадерсезләнергә ирек бирмичә, калган биш йолдызны да алып куярга һәм берәр музейга тапшырырга кирәктер? Сез ничек уйлыйсыз, кадерле укучыларыбыз? Сездән хатлар көтеп калабыз.

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 22.01.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы