23.01.2016 Мәдәният
Илдар Хәйруллин: "Нигәдер безнең драматурглар һаман шул “Кәҗә белән сарык” әкиятеннән ары китә алмый"
Татарда драматургия бармы? Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, “Яңа татар пьесасы” бәйгесенең жюри әгъзасы Илдар Хәйруллин фикеренчә, бу – мәңгелек сорау. Берәүләр аны тәнкыйть утын дөрләтеп җибәрер өчен кулланса, икенчеләр эш башлап, дөньяны үзгәртер өчен яңгырата. Икенчеләрнең фикерен тыңлап карыйк әле.
– Илдар Зиннурович, күп йөргән күпне күрә: Татарстаннан кала, тагын кайсы җирдә яшь драматурглар өчен бәйгеләр оештырылган икән, ишеткәнегез, күргәнегез бармы?
– Мондый бәйге бездән кала башка җирдә үткәрелми дип беләм. Хәер, без оештырганнан соң, файдасын күреп, Башкортстанда да үткәрделәр. Ул бәйгедә татар егете Мансур Гыйләҗев җиңде. Оештыручылар, заманча пьесалар язучыларның бик аз булуын яшерми. Аларда менә бу бәйгегә дә нибары 15ләп пьеса гына кабул ителгән булган. Мариларда, мордваларда, чуашларда мондый бәйге бөтенләй юк. Анда туган телләрендә язучы драматурглар да бүген юк дәрәҗәсендә, спектакльләр башлыча русча уйнала. Бездә исә, “Яңа татар пьесасы”ның чишмә башында торучылар – Шамил Закиров белән Фәрит Бикчәнтәев тә нәкъ менә шуңа борчылып, драматургия бөтенләй саекканчы эш башлап җибәрделәр. Быел Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Г.Камал исемендәге академия театры кабат “Яңа татар пьесасы” бәйгесен игълан иттеләр. Ул татар театрының 110 еллык юбилеена багышлана. Иҗади эшләр агымдагы елның 1 ноябренә кадәр кабул ителә. Өстәмә мәгълүматны kamalteatr@mail.ru электрон почтасы аша алырга мөмкин.
Мин аны театр үсеше өчен бик зур этәргеч дип саныйм. Туфаннар китте, өлкән драматургларның кайсылары иҗат итүдән туктады, бу эшкә яшьләрне тартырга, аларны кызыксындырырга кирәк. Монда төп җиңүчеләрдән тыш, кызыксындыру премияләре дә каралган. Файдасы бар. Бу очракта мин Илгиз Зәйнине күз алдында тотам. Унике ел элек аның драматургиясе нинди иде дә, хәзергесе нинди: һәркем чагыштыра ала. Зәйни пьесалары бөтен театрларда диярлек куела. Без вуз студентлары арасыннан да әнә шундый ялтырап китүчеләр табылмасмы дип өмет итәбез.
– Тарихка күз салсак...
– Тарихка күз салсак, гомер-гомергә бер проблема: бүгенге көн драматургиясе юк дип уфтанганнар. Ләкин шул ук вакытта, зарланучылар янәшәсендә Чехов та иҗат иткән, Островский да язган. Бүген дә нәкъ шундый хәл. Кайсы гына театр репертуарын алма, классик әсәр кую модага кереп китте. Чөнки бүгенге таләпләргә җавап бирә торган пьесалар аз. Булганының сыйфаты канәгатьләндерми. Сыйфат үзеннән-үзе яхшы якка үзгәрми бит инде ул, аның өчен эзләргә, табарга, үстерергә кирәк. Студентлар белән очрашуларда пьеса язу серләренә төшендерәбез. Мондый аралашулар яхшы гына әсәрләр тууга сәбәпче була. Билгеле инде, өлкән буынга тәнкыйтьне түгел, киңәшне кабул итү дә авыр. Аларга җиңү кирәк, урын алмасалар үпкәлиләр.
– Менә Сез, студентлар арасында яхшы пьеса язучылар табылмасмы әле дип өмет итәбез, дидегез. Профессионал булмаган кеше сәхнәгә куярлык пьеса яза аламы соң?
– Шәриф Хөсәеновнең пьесаларын яратып куябыз, яратып уйныйбыз. Ә бит ул һөнәре буенча табиб иде. Иҗаты исә драматургиябездә якты эз калдырды. Димәк, һөнәре театрны яхшы белергә, классиканы өйрәнеп, үзенә дә саллы әсәрләр иҗат итәргә комачауламаган. Монда тагын бер проблеманы билгеләп үтәргә кирәк: яшьләргә күп уку, күп өйрәнү җитми. Дөрес, театр дөньясын белгән кеше бөтенләй икенче инде ул. Кәрим Тинчурин, Риза Ишморат, Туфан Миңнуллин, бүгенгеләрдән Данил Салихов театр училищесын тәмамлаган, театр дөньясын тирәнтен белгән шәхесләр. Ләкин алар янәшәсендә башка һөнәр ияләре булсалар да, бик яратып иҗат итүчеләр бар. Күрергә, үстерергә, өйрәтергә генә кирәк. Икенче яктан, театрга игътибарга лаек пьеса килеп эләгә икән, аны төзәтү авыр эш түгел.
– “Яңа татар пьесасы” бәйгесе номинацияләрен алсак, кайсылары уңышлы, ә кайсылары бик үк алдырып китә алмады?
– Балалар өчен драматургия үсеш алмаган. Нигәдер безнең драматурглар һаман шул “Кәҗә белән сарык” әкиятеннән ары китә алмый. Илгиз Зәйнинең “Кечтүкле уен”ында бүгенге көнгә җавап бирә әле. “Әкият” курчак театры репертуарын алыгыз. Анда һаман шул ике елга бер тапкыр яңа төрле “Кәҗә белән сарык” туа. Оныгымнан чыгып әйтәм, замана баласына “Дюймовочка”, “Буратино”лар да кызык түгел. Бу гадәти дә, һәр заманның үз геройлары бар. Бүген гаджетлар белән мавыгучы балалар үстерәбез, аларга үткән заманча фикерләүче драматурглар кызык түгел. Ә менә яшьләр турында пьесалар шактый катнаша. Бәйгенең үсешенә күз салсак, беренче елны кызык булды: 111 пьеса килде. Анда бөтен драматурглар өстәлләрендә нинди куелмыйча яткан пьеса бар, барысын да җыеп җибәргәннәр иде. Араларында ачышлар да шактый иде. Тора-бара театр сәнгате белән кызыксынучы, максатчан кешеләр генә калды. Исемлек азайды, ләкин сыйфат яхшырды. Академия сәхнәсенә менәрлек пьеса дип әйтә алмаганнарында да эчтәлек камилләшә барды. Даими авторлар барлыкка килде.
– Авторларны белеп укыйсызмы?
– Автор әсәрен псевдоним белән җибәрә. Ләкин 2003 нче елдан бирле әлеге бәйгедә жюри әгъзасы булып эшләгәч, стиле, алымы буенча кемнең кем икәнен шәйләп була. Билгеле затларны да танымаган чаклар шактый. Зәйнине танымадык, Туфан абыйның “Риваять”ен танымыйча өченче турга үткәрмәдек. Хикмәт бит тану-танымауда түгел, эчтәлектә, сыйфатта. Әгәр бәйге әшнәлеккә килеп төртелә икән, иң беренче булып үзем аннан торып чыгып китәчәкмен.
– Берара әдәби әсәрләрне сәхнәләштерү буенча да номинация булып алган иде.
– Инсценировка язу – бик четерекле эш ул. Чәчмә әсәрне сәхнә өчен әзерләргә драматургның гына көче җитми дип уйлыйм мин. Драматургка режиссер белән иңгә-иң эшләргә кирәк. Бу җәһәттән Галимҗан Ибраһимовның “Татар хатыны ниләр күрми” әсәре буенча Хәким Сәлимҗанов иң яхшы инсценировка язды. Чөнки ул – үзе режиссер. Фәрит Бикчәнтәев Гаяз Исхакыйның “Көз” дигән повестен уңышлы сәхнәләштерде. Дөрес, аның инсценировкасын Илтөзәр Мөхәммәтгалиев язды, ләкин әйдәп баручы, төп йөкне үзенә алучы Фәрит иде. Драматург инсценировка белән мавыга алмый. Ул – бик шартлы төшенчә. Шуңа күрә әдәби әсәргә инсценировка номинациясе бәйгедә ел саен булмый.
– 12 ел эчендә 600дән артык пьеса укылган дигән идегез. Аларның күпмесе сәхнәләштерелде? Язылган һәм сәхнәләштерелгән пьесалар нисбәте канәгатьләндерерлекме?
– Бәйге узганнан соң җиңгән һәм игътибарга лаек пьесалар китап итеп нәшер ителә. Бүген “Яңа татар пьесасы”ның 12нче томы дөнья күрде. Алар китапханәләргә, театрларга таратыла. Бәйгедә катнашкан пьесаларның 30га якыны – театрлар репертуарларында үз урынын тапты. Мондый нисбәтне мин канәгатьләнерлек дип саныйм. Димәк, эшебез бушка булмаган. Бу бәйге булмаса, алары да туар идеме икән әле?
– Бәйге алдан ел саен була иде, хәзер исә ике елга бер үткәрелә башлады. Моның сәбәбе нәрсәдә?
– Шамил Закиров белән, озак еллар жюри рәисе булган Миркасыйм Госманов, ел саен үткәрелергә тиеш, дип саныйлар иде. Бәйгенең ике елга бер үткәрелүе сәбәпләре төрле. Алар арасында финанс мөмкинлекләренең чикле булуы да бар. Бу эш энтузиазмга корылган. Даими иганәчеләребезгә рәхмәт, эшнең мөһимлеген аңлап ярдәм итәләр. Юкса алар өчен аның бер файдасы да юк. Милләт өчен файдасы әйтеп бетергесез. Икенче яктан, күбрәк ара калдыруның да зыяны юк. Түл җыюның үз хикмәте бар.