|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.01.2016 Мәгариф
Интернеты булган телефоннарны дәрес вакытында куллануны тыймакчыларРоссия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Павел Астахов мәктәптә укучыларга интернетка чыгу мөмкинлеге булган гаджетлардан файдалануны тыярга тәкъдим итә. Омбудсмен фикеренчә, бу балаларны куркыныч мәгълүматтан якларга ярдәм итәчәк. Узган елның биш аенда гына да дөнья пәрәвезендә бала өчен куркыныч тудыручы 283 закон бозу очрагы ачыкланган. Хәзерге вакытта Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында фикер алышулар бара. “Ата-аналар каршы булган очракта, килешүгә укытучылардан җаваплылыкны төшерү турындагы маддә кертелергә тиеш”, – дип белдерә Астахов. Ә әти-әниләр, укытучылар, белгечләр бу хакта ни уйлый?
Гөлия Мусина, Казан укытучысы:
– Безнең бурыч – укыту һәм тәрбия процессын югары дәрәҗәдә оештыру. Мәктәпләрдә хәзер җиһазландырылган информатика кабинетлары бар, укытучыларга ноутбуклар бирелде. Бу яктан педагогларга мәгълүмат бирү өчен бернинди каршылыклар да юк. Ә менә укучыларга сенсорлы кесә телефоннары, башка электрон җайланмаларны тыю белән килешәм. Элек без тәнәфес вакытында берничә минутка булса да, китапханәгә керергә тырыша идек. Хәзер балалар кулларыннан телефоннарын төшерми. Аларның бер-берсе белән аралашырга вакыты да калмый. Укучыларның нинди сайтларда утыруын да берәү дә күзәтми. Интернетка кергәч, дөньяларын оныталар. Әти-әни буларак та, бу тәкъдимне хуплыйм. Мәктәпкә иң яхшысы – төймәле телефон белән йөрү.
Алсу Хәйруллина, Апас районының Иске Йомралы авыл җирлеге башлыгы, элеккеге укытучы:
– Бу тәкъдимгә карашым бер яклы гына түгел. Бер яктан, интернетта бөтен мәгълүмат та бар. Балага башын эшләтеп тору да кирәкми. Шулай итеп, алар ялкаулыкка өйрәнә. Икенче яктан, кирәкле материаллардан файдаланырга мөмкин. Әмма балалар төрле сайтларга керә. Алар арасында укучыларның сәламәтлегенә, психикасына зыян китерә торганнары да бар. Әгәр шуларын чикләсәләр, мин балаларның мәктәпкә телефон алып килүенә каршы түгел. Ә кайберләре дәрес вакытында телефон белән уйнап утыра. Бу – беренче чиратта, укытучының кимчелеге. Димәк, дәрес белән кызыксындыруы җитми. Әйтик, укытучы дәреснең бер өлешендә балаларга интернеттан материаллар кулланырга тәкъдим итә ала.
Алсу Сибгатуллина, Әтнә районының Комыргуҗа мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы:
– Бездә мәктәпкә телефоннар алып килергә рөхсәт ителми. Бу директор боерыгы белән шулай эшләнде. Шуңа күрә әлеге яңалыкны хуплыйм. Укучылар бит аны дәрес өчен генә файдаланмый, уйнап та утыралар. Укытучыга дәрес алып барырга комачаулыйлар.
Резеда Хафизова, бер бала анасы:
– Укытучылар, дәресләрдә балалар кесә телефоннары белән уйнап утыра, дип зарлангач, ата-аналар җыелышында гади телефоннар сатып алырга сүз куешкан идек. Кышкы каникулның соңгы көнендә кибеттән иң гади телефон эзләргә туры килде. Әмма бу киңәшкә ярты сыйныф кына колак салган. Шулай итеп, бу мәсьәләгә тәртип салып булмады. Кайбер балалар укытучыга, тәнәфестә мине тыярга хакыгыз юк, ди икән. Әти-әниләрдән дә күп нәрсә тора. Тәрбия үзебездән башлана. Шуңа күрә закон күптән кирәк иде.
Галия Харисова:
– Балабыз дәрестә телефон белән уйнап утырмый. Кызыбыз ак белән караны яхшы аера. Бу яктан борчылмыйбыз. Әгәр мондый чикләүләр мәктәптә тәрбияне арттырырга булыша икән, каршы түгелбез. Чөнки тыңламаган балалар дәреснең ямен боза. Укытучыбыз телефоннарны җыеп алыр иде дә, тик үз өстенә мондый җаваплылык алырга курка. Кыйммәтлеләре дә бар бит. Югалган очракта җавап бирергә туры киләчәк. Шуңа күрә әти-әниләр балаларын кыйммәтле телефоннар белән узындырмасын иде.
Фидания Сабирова, методист:
– Шәһәр җирлеге өчен җавап бирә алмыйм, ә менә авылда мәктәпкә телефон белән килүнең кирәге юк дип саныйм. Кирәк булган очракта әти-әниләр укытучылар яки мәктәп телефоны аша элемтәгә чыга алалар бит.
Сәрия МИФТАХОВА |
Иң күп укылган
|