|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.01.2016 Сәясәт
Болай булгач, яшибез әле!Ил төкерсә, күл була. Бергә тотынсак, таулар күчерергә дә мөмкин. Шушы көннәрдә Казанның 144 нче мәктәбендә белем алучы 15 яшьлек Камилә Гыйбадуллина өчен хәйрия концерты булып узды. Кәрим Тинчурин исемендәге театр бинасында алма төшәрлек урын да юк иде. “Ватаным Татарстан” газетасы белән берлектә оештырылган әлеге чараның дәвамы да булачак. “Йөрәктән йөрәккә” дип аталган әлеге концерт икенче мәртәбә уза. Беренче тапкыр “Сәйдәш” мәдәният йортында өч бала анасы, яман шешкә каршы көрәшүче Роза Фәтхиевага кыйммәтле дарулар кирәк булгач оештырылган иде. Ул вакытта да тамашачы зал тутырып килде. Розаның сәламәтләнүен бик күпләр өмет иткән иде. Әмма тормыш дигәнең без дигәнчә генә түгел шул. Концерттан соң өч көн үтүгә, газиз балаларын, ирен, әти-әнисен, Лилия апасын калдырып, Роза ханым бакыйлыкка күчте. Урыны җәннәттә булсын.
Киләчәктә Розага ярдәм итү нияте белән тагын бер концерт уздырырга җыенган идек. Шуңа да татар эстрадасы артистлары башлаган эшләреннән туктамады. Әлеге хәйрия концертын оештырып йөрүче җырчы Алсу Фазлыева үзе шалтыратып: “Ватаным Татарстан” газетасында басылып чыккан “Күз генә тигәндер” дигән язманың герое Камилә Гыйбадуллинага ярдәм итәргә булдык”, – диде.
Бу сөенечле хәбәрне Камиләнең әнисе Ильмирага җиткергәч, ул башта бөтенләй югалып калды. “Ни дияргә дә белмим. Без үзебез Казанда түгел. Ничек инде бер белмәгән кешеләр безгә булышыр икән?”– диде ул, аптырап. Әмма оештыручы кызларның сүзләре нык булды: “Булышабыз дигәч, булышабыз!”
Яңа ел ялларына туры килү сәбәпле, билетларны тиз генә әзерләп булмады. Ә аннары бер атна гына вакыт калып бара иде инде. Шуңа күрә шактый тырышырга туры килде. Билетлар сату эше бик кызу булды. Концерт карарга чакырылмаган күршеләр, туганнар, дуслар, сыйныфташлар, авылдашлар калмады. Кайберәүләр үзе бармаса да, билет бәясен биреп, үзеннән өлеш кертте. Концертка Камиләнең бергә укыган дуслары да килде. Инде концерт башланырга санаулы сәгатьләр калганда да, кассада билетлар бар иде әле. Тик Ходайның кодрәте киң шул аның. Билетларның берсе дә иясез калмады.
Бер айлык пенсия
Концерт башланыр алдыннан гына касса янында ак яулыклы бер әби пәйда булды. “Миңа бер билет кирәк. Бәясенә карап тормыйм”, – диде. Шулай итеп әбекәй залга узды. Күп тә үтмәде, Сания исемле дустын ияртеп, кабат яныма килеп басты. “Кызым, син бит – “Ватаным Татарстан” журналисты. Бирегә синең язмаңны укыгач килдем. Газетаны озак еллар алдырып укыйм. Шөкер, дин юлындамын. Үземә биргән сәдакаларны Камилә балама тапшырырсың әле”, – диде. Ачып карасак, пакетка 8 мең 940 сум акча салынган! Әбинең бер айлык пенсиясе бит бу! Тәнәфескә чыккач, Әкълимә исемле тамашачы яныма килеп, тагын акча калдырып китте. Сәхнә артына килеп, Камиләнең әтисенә дә акча тапшыручылар булды. Шулай итеп, Камилә Гыйбадуллинага 200 мең сумнан артык акча җыелды.
Бу концертны оештыру вакытында артистларның изгелек кылу өчен ничек янып-көеп йөрүләрен үз күзләрем белән күрдем. Алсу һәм Азат Фазлыевлар билетларны күп кенә танышларының өенә кадәр барып таратып йөрделәр. Хәйрия концертында катнашкан артистларны санап бетерерлек тә түгел. Ә тамашага килгәндә исә, ул бик тә матур булды. Ихлас күңелдән оештырылган иде ул, шуңа да һәр тамашачы канәгатьлек хисе белән кайтып китте.
“Мин тереләчәкмен”
Камиләнең әтисе Альберт әфәнде әлеге концертка кызы яныннан, Мәскәүдән үк кайткан иде. Газиз баласына ярдәм итү йөзеннән хәйрия концерты оештырган кешеләргә рәхмәтен җиткерергә сәхнәгә менде.
– Балабызның гомерен саклап калу өчен өлеш керткән һәркемгә олы рәхмәтемне җиткерәм. Сезнең алда баш иям. Иң мөһиме, сәламәт булыйк, балаларыбыз исән-сау булсын. Ә Камилә сезгә сәламнәрен җиткерде. Бу кадәр кеше миңа булышкач, мин яшәргә тиеш, диде – дип, кызының сүзләрен тапшырды. Шул ук кичне Камиләнең әнисе Ильмира ханым, шалтыратып, рәхмәтләр укыды. Химия курслары алуына карамастан, Камилә дә телефоннан сөйләшер өчен үзендә көч тапты. Кызчык шулкадәр шатланган иде. “Мин һичшиксез тереләчәкмен. Әнә бит минем сәламәтләнүемне күпме кеше көтә. Барлык оештыручыларга, җырчыларга рәхмәт”, – диде ул.
Күңелгә бик тә рәхәт булып китте. Татар эстрада артистларының шулкадәр ярдәмчел булуларын күреп бик сокландым. Сәхнәгә чыгар өчен чират торалар. “Мин дә җырлыйм әле”, – дип өзгәләнәләр. Кайберәүләргә вакыт та җитми калды. Ә тамашачы рәхәтләнеп ял итеп, савап эшләп кайтып китте.
Игелек җирдә ятмый
Редакция коллективы да Камиләнең терелүенә бик өметләнә. Гомумән, газетага мөрәҗәгать иткән бер генә кешенең дә гозерен кире какмыйбыз, ярдәм кулы сузарга тырышабыз. Кайчак телефон аша сөйләшеп тә проблемаларын хәл итәбез, авыр хәлдә калган кешеләргә иганәчеләр дә табып бирәбез. Кыскасы, үз укучыларыбызны ташламыйбыз. Камиләнең терелүенә өметләнүчеләр бер без генә түгел. Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисткасы Зөлфия Шакирова: “Камиләнең туенда да җырлаячакбыз, Алла боерса, Җәвит абыйсы тамада булыр”, – диде. Бирсен Ходай! Теләгән теләкләренә ирешеп, сәламәтләнеп, укуын тәмамлап, ак күлмәк киеп кияүгә чыгарга насыйп булсын. Татар халкы элек-электән ярдәмләшеп яшәгән. Хәзер дә шулай. “Ил төкерсә, күл булыр”, – дип белми әйтмәгәннәр. Без моның шулай икәненә тагын бер кат инандык. Бу эшебезне, бергәләп, алга таба да дәвам итәчәкбез.
P.S. Республикада хәйрия эшләре ничек башкарыла, авыр хәлгә калган кешеләр нинди кыенлыклар белән очраша? Аларны ничек хәл итәргә? “Ватаным Татарстан” газетасы редакциядә әнә шул хакта “түгәрәк өстәл” оештырырга ниятли. Сорау-фикерләрегезне 89872076910 телефоны аша юллый аласыз.
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|