|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.01.2016 Җәмгыять
Татарстанда балалары сукырайган әниләрен ташлап калдырган (ВИДЕО)Нижнекамскта гомер итүче Антонина Садованың НТР редакциясенә мөрәҗәгәть итми башка чарасы калмаган. Шикәр чире аркасында әби яңа ел төнендә сукырайган. Табиблар аны Казанга түләүле операциягә барырга үгетли, әмма карчыкның моңа акчасы юк. Антонида Владимировнаның НТР редакциясенә сөйләве буенча, бер күзенә операцияне ул 2015 елда кичергән инде. Аның нәтиҗәсе булмаган. Инде менә хәзер уң күзе дә күрми башлаган. Ике олы улы әниләре янында узган елның мартында булып, башка күренмәгәннәр.Телефон номерларын үзгәрткәч тә, аңа бу хакта хәбәр итмәгәннәр. Үз балаларына кирәк булмаган бичара карчык бүген чит кешеләрдән ярдәм сорарга мәҗбүр.
Шикәр чиреннән сукырайган әбигә ихлас күңелдән ярдәм итәргә теләүчеләр 8 (8555) 40-07-70 номерына шалтыратсын иде.
--- |
Иң күп укылган
|