поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.01.2016 Юмор

Марат Кәбиров: «Безнең җырларның барысы да фәкать акча турында»

Игътибар иткәнегез бар микән... Менә әйтеп карагыз әле, безнең җырлар күбесенчә нәрсә турында? Әйе, әниләр, мәхәббәт, туган як... Юк, җәмәгать, безнең җырларның барысы да фәкать акча турында. Нәрсә, әллә ышанмыйсыз?!

Сикереп төштем бакчага,
Бастым бакыр акчага...
 
Яки менә:
 
Яратамы-яратмыймы,
Әйтегезче, ромашкалар.
Акчаң булса, яратыр дип,
Җавап бирә миңа алар.
 
Ярый, болары аңлашыла инде, акча сүзе бар.
Кил каршыма, туган авылым...
Монысы да аңлашыла. Ашарына акчасы беткән, ә билет хакларының күпме торганын үзегез дә беләсез. Шуңа теге авылын чакырып ята. Рәхәт бит.
 
Кил каршыма, туган авылым,
Өзелеп сине сагындым.
Бәрәңгесен, итен, сөтен
Күтәреп кил, авылым.
 
Яки менә тагын:
Там, там, тамчы, там.
Тамганыңны яратам.
 
Бу да аңлашыла. Акчасы булса, самогон тамганын көтеп утырмас иде инде. «Трояр» алып эчәр иде.
Менә тагын бер җыр. Салават җырлый бит әле.
 
Төннәр буе йоклый алмый ятам.
Канишны йоклый алмый. Акчасы күп булгач...
 
Бөтен җырлар да акча турында. Ни өчен шулай. Моның сәбәбен инде шагыйрьләрдән сорарга ки­рәктер. Шагыйрь дигәннән... Бик талантлы, бик популяр бер шагыйрь күршем бар минем. Шул шагыйрьдән бер чит ил журналисты интервью алганны карап тордым.
 
– Сез бик популяр ша­гыйрь бит инде, сез бик күп гонорар аласыздыр инде, – ди журналист.
– К.Т., – ди шагыйрь, елмаеп.
 
– Шулай булгач, сез бик байдыр инде, бик матур сарайда яшисездер, машиналарыгыз күптер.
– К.Т., – ди шагыйрь, елмаеп.
 
Мин түзмәдем.
– Күрше, – мәйтәм, – ник син, утырган тавык сыман, гел кыткылдап торасың, нәрсәне аңлата соң синең К.Т. дигәнең?
– Нигә, ул теге ике сүзнең баш хәрефе инде, – ди. – Капчыгыңны тоттыралар дигән сүз.
 
Менә шагыйрьләр жалкы миңа, җәмәгать. Әй жәл­лим хәзерге шагыйрьләрне, әй кызганам. Тотып кына язарлык нәрсәләре дә калмады бит хәзер. Менә агачлар... Җырга кермәгән берәр юньле агачны беләсезме? Каеннар, баланнар, миләшләр, чаганнар, наратлар, имәннәр... һ.б., һ.б... Хәтта телеграмм баганасына тиклем бар. Басып торган, үсеп утырган нәрсәләрдән җырга кермәгән бер таяк кына калды. Анысын да калдырмаслар иде,
Тяккаем, әйтче миңа,
Бармы әллә зарларың?! –
 
дип булса да язарлар иде. Халыктан куркалар. Безнең халык гади бит ул, турыга аңлый.
 
Турыга аңлау дигәннән... Кошлар турында да җырлар күп бит инде. Пар аккош, сандугач, былбыл... Хәтта та­выкның да төрле сорты бар: ак тавык, кара тавык, чебиләрем-чебиләрем... Хәтта чыпчык турында да җыр бар икән, җәмәгать. Габделфәт Сафин җырлый икән. Бер мәлне радиодан туры эфирда музыкаль котлаулар тапшыруы бара. Кешеләр, радиога шалтыраталар да, туганнарын, якыннарын котлап, җыр сорыйлар. Хәниянең «Әлдермеш»ен сорадылар, Салаватның «Салкын чәен» һәм Габделфәтнең «Кычыткан чыпчыгы»н. Әйе, прәме шулай дип сорадылар: «Сеңлебезне туган көне белән котлап, Габделфәтнең кычыткан чыпчыгын бүләк итмәссез микән?» – диделәр.
 
Яки менә авыллар. Туган авыл да туган авыл дип язып туйгач, шагыйрьләр, авылларның исемен кертеп, җыр язарга тотынды, һәм бер-ике ел эчендә Татарстанның һәм Башкортстанның җырга кермәгән адәм рәтле бер генә авылы да калмады. Ну, калды ул, җәмәгать, берничә авыл. Мин аларны сезгә санап та күрсәтә алам. Башкортстанда – Кендек, Җонлы... Татарстанда – Күки, Баскан, Ерыклы, Аналык һәм юкка чыккан авылларның берсе – Мәчти...

---
Шәһри Казан
№ --- | 20.01.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»