|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.01.2016 Җәмгыять
Кайберәүләр фатирларын алыштырырга тели, әмма өрәкләрнең тынычлыгын бозган "Эрмитаж" бакчасы яныннан торак сатып алырга теләүчеләр юкШәһәребезнең үзәгендә урнашкан “Эрмитаж” бакчасы үзенең исемен берничә тапкыр үзгәрткән: “Износков”, “Александров”, “Изге Николай” бакчасы һ.б. Тирә-яктан ул Щапов (Иске Чүлмәкле), Некрасов (Эт тыкрыгы) һәм Маяковский (Аркылы Чүлмәкле) урамнары белән чикләнгән. Мәйданы 4 гектар чамасы. XIX гасырда бу урында Ворожцов фамилияле дворянның утары торган. Ул кешенең каты куллы булуын күпләр белгән. Берәр ялгышлык эшләгән өчен, хезмәтчеләрен (крепостнойларны) камчы белән кыйнап үтергән һәм аларны бакчадагы чокырлы, ерымлы җирләргә үзе күмеп куйган. Шундый коточкыч җинаятьләрне күреп торган улы бу турыда полиция хезмәткәрләренә әйтергә җыенган, әмма әтисе аны да үтереп, шул ук бакчага җирләгән. Ворожцовның бер кызы үлгән, икенчесе качып киткән. Дворянның вафатыннан соң, аның хатыны үз өен ташлап монастырьга күчкән. Ниндидер сәбәпләр аркасында янгын чыгып, 1848 елда бу йорт тулысынча янып беткән. Караучысыз калганга күрә, утарның бакчасы чытырманлыкка әверелгән. Караңгы төшкәннән соң, бакча аша кайтучы кешеләргә өрәкләр күренә башлаган (үтереп күмелгән мәетләрнең җаннары явыз рухларга – өрәкләргә әверелгән, дигәннәр). Ул бакча аша йөрми башлаганнар, аны, шикле, начар урын, дип атаганнар. Утар озак вакытлар ташландык хәлдә торган, аннары шәһәр җитәкчеләре бу урынны тиешле дәрәҗәдә чистартып, ял итү бакчасы иткәннәр...
1906 елда бакчаны “Эрмитаж” дип атый башлаганнар. Ул шәһәрнең үзәк мәдәният һәм ял паркына әверелгән. Анда җәйге театр, ачык эстрада мәйданчыгы, җәйге китапханә барлыкка килгән. “Начар урын” төшенчәсе (бигрәк тә яшьләр арасында) онытыла башлаган. Сугышка кадәр анда цирк труппалары килгән, җырчы Ф.Шаляпин, композитор С.Сәйдәшев үзенең оркестры белән чыгыш ясаган. Бакчага керә торган җирдә, баскыч төбендә, бер-берсенә гыйшык тоткан яшьләр очрашырга сүз куешканнар...
“Эрмитаж” бакчасы сугыш елларында бик авыр чор кичерә: андагы агач корылмаларны сүтеп, ташып бетерәләр, караусыз, хуҗасыз калган бакча яңадан ташландык хәлгә килә.
Тарихи язмаларда аңлатылганча, “Эрмитаж” бакчасыннан ерак булмаган Профессор тыкрыгындагы агач йортларда XIX гасырның атаклы вәкилләре, зыялылары, акыл ияләре – Император университеты һәм шәһәр гимназияләре мөгаллимнәре, профессорлары яшәгән. Кызганыч, ул агач йортлар да, анда торган кешеләр дә онытылган...
Казу эшләрен кызыксынып өйрәнүче З.Фәтхетдинов хәзерге Кремль урамы ягыннан “Эрмитаж” бакчасына серле җир асты юлы булуы турында язып үткән иде...
1950 нче елларда җәйге кинотеатр һәм балалар мәйданчыгы кабат сафка баса. Якын-тирәдәге мәктәп укучыларының физкультура дәресләрен шунда үткәрә башлыйлар. “Эрмитаж”ны реконструкцияләү проекты 1961 елда төзелә, әмма ул ахырына кадәр тормышка ашырылмый кала. Соңрак бакча эчендәге сукмак-юлларны рәтлиләр, яңа агач-куаклар утырталар...
1990 нчы елларда “Эрмитаж” бакчасындагы “Фил” сынын ваталар, эскәмия, фонарь баганаларын металлоломга тапшыралар. Вандаллар бакчадагы барлык корылмаларны җимереп йөри башлыйлар. Бакча янәшәсендәге йортларда торучы кешеләр Ленин һәм Киров бюстларын үзләренең ишегалдына урнаштыралар (ватылудан саклап калалар). “Эрмитаж” бакчасы янында күпкатлы йортлар төзи башлыйлар, ә кайбер җитәкчеләр аның бер өлешен хосусыйлаштыра. Мондый тискәре күренешләргә башкалабыз Казанның меңьеллык бәйрәме (юбилее) тоткарлык ясый. Ниһаять, “Эрмитаж” бакчасының тарихи объект булуын аңлап, бакчаны төзекләндерә башлыйлар. Тора-бара моңа 2012 елдагы “100 сквер (бакча)” шәһәр программасы да булышлык итә.
“Эрмитаж” бакчасы белән танышып йөргәндә, бакча янындагы йортларның берсендә яшәүче үзенең фикерен белдерде: “Казанның шәһәрне яшелләндерү һәм су хуҗалыгы (“Горводзеленхоз”) хезмәткәрләре реконструкция ясап, бакчада яшәүче өрәкләрнең тынычлыгын боздылар. Янәшәдәге йортларда торучыларның кайберләре фатирларын сатып китәргә телиләр, әмма ул “начар урын”нан торак алырга атлыгып тормыйлар. Аномаль күренешләрне өйрәнүче “Космопоиск” төркеменә дә мөрәҗәгать ителде, алардан килгән парапсихолог бакчаны тикшергәч, анда берничә аномаль урын барлыгын әйтте“.
2015 ел – Татарстанда Парклар һәм скверлар елы иде, шуңа күрә “Эрмитаж” бакчасы да кабат яшәрде, кешеләрне үзенә күбрәк җәлеп итә башлады.
Дөрестән дә, бакча бик нык үзгәрде, ямьләнде. Яңа асфальт юллар салынды, матур эскәмияләр куелды, күп кенә яктырту җайланмалары урнаштырылды. Агач-куаклар утыртылды, хәзер аларның саны 500дән артып китә. 2013 елдан башлап бакчада Wi-Fi эшли, ә Некрасов урамында “Эрмитаж” исемле ашханә (кафе) ачылды. Бакчада хәзер заманча эшләнгән балалар мәйданчыгы бар. Яшьләр, студентлар өчен дә төрле уңайлыклар тудырылган. Өлкән яшьтәгеләр дә саф һава сулап, тигез аллеялар буйлап йөриләр...
“Эрмитаж” бакчасы үзенең яшьлеген кабат кичерә сыман: ул яңадан шәһәрдәгеләрнең һәм килгән кунакларның яраткан ял итү урынына әйләнде.
Нияз БИШБАЛТА |
Иң күп укылган
|