поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.01.2016 Мәдәният

Кәҗә елының шатлыклы мизгелләре...

Үтеп киткән 2015 ел вакыйгаларга бай булды. Начар хәбәрләр еш ишетелеп торса да, бүген яхшыларын гына искә аласы килә. Бөтен ил белән Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иттек. Аңа багышлап гаиләм белән үзем эшләгән Байтуган авылы медпункты тирәли 70 төп агач утырттык.

Шәхси тормышымда да шатлыклы мизгелләр байтак булды. 2015 елда яраткан газетам “Бердәмлек”нең 25 еллык юбилее булып узды. Аның битләрендә минем язмаларым да даими басылып тора, аларны яратып укучылар да шактый: “Мәкаләләрең тирән мәгънәле, ешрак яз”, - диләр миңа. Газетаның юбилей тантанасында Губернатор администрациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнүем зур шатлык булды. 
 
Ә апрельдә өлкә губернаторы Николай Меркушкин “Ел профессионалы” региональ бәйгесендә җиңүчеләрне җыйды, алар арасында мин дә бар идем. “Бу җиңү сезнең өчен генә түгел, сез эшләгән районга да, коллективыгызга да зур дәрәҗә”, - дип кулымны кысты регион башлыгы. Миңа, сугыш һәм тыл ветераннары кызына, Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан мактаулы исемгә лаек булуым икеләтә горурлык иде.
 
Җәй башында берничә авылдашым һәм Камышлы районы делегациясе белән Татарстанның Арча район үзәгенә дә бардык. Анда без Әлифба китабына һәйкәл ачу тантанасында катнаштык. Безне, дәреслек авторы Сәләй Вагыйзовның авылдашларын, бик җылы кабул иттеләр. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Рәзил Вәлиев, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакиров, шагыйрь, “Казан утлары” журналының баш редакторы Илфак Ибраһимов, галимнәр Нурмөхәммәт Хисамов, Рәсимә Шәмсетдинова һәм башка шәхесләр белән танышырга насыйп булды. 
 
Бу очрашу-танышулар үз җимешләрен дә бирде. Рәзил Вәлиев белән сөйләшкәндә, Байтуган авылында Сәләй аганың музеен булдыру, әмма матди ярдәм кирәклеге турында сөйләдем. Ул дикъкать белән тыңлады да: “Бик күп эш башкаргансыз, Нурания ханым. Хәзер, ярдәм сорап, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә хат языгыз. Ул туган телне саклап калу һәм үстерүгә зур әһәмият бирә, сезгә ярдәм итми калмас”, - дип киңәш бирде. Мин: “Язсам да, сезнең тәкъдимегез белән дип язармын инде”, - дигәч, Рәзил әфәнде ике дә уйламый: “Языгыз”, - диде.
 
Моңа кадәр дә матди ярдәм сорап төрле идарә итү органнарына мөрәҗәгать иткән идем инде. Әмма алар яхшы нәтиҗә бирмәде. Ә менә Арчадан кайту белән Рөстәм Нургали улына язган хатка җавап озак көттермәде. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетыннан килгән хатта: “Камышлы районы Татар Байтуганы авылында Әлифба дәреслеге авторы Сәләй Гата улы Вагыйзовның исемен мәңгеләштерү уңаеннан музей ачу фикерегезне тулысынча хуплыйбыз. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты музейны торгызу өчен ясатылган смета белән бу проектны финанслау мөмкинчелеген сорап, Татарстан Республикасы президенты Аппаратына хат юллаячак. Мактауга лаек изге гамәлләрегез өчен сезгә олуг рәхмәтләребезне белдерәбез”, - дип язылган иде. Шунда ук башкарма комитет рәисе Ринат Закировның Рәхмәт хаты да куелган. 
 
Шул көннән алып мин берничә ай Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты белән телефон аша элемтәдә яшәдем. Һәм ноябрь азагында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев шалтыратып, куанычлы хәбәр җиткерде. “Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миннеханов һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Камышлы районы Татар Байтуганы авылында Әлифба дәреслеге авторы Сәләй Гата улы Вагыйзовның музеен ачу өчен сезнең исәп-хисапка 1 миллион 280 мең сум акча күчерә”, - диде ул.
 
Бу байтуганлылар өчен зур шатлык булды. Музейны торгызу эшләре башланды да инде, Аллаһы теләсә, аны 20 октябрьгә - Сәләй Гатат улы Вагыйзовның 108 ел тулган көненә өлгертергә тырышачакбыз. Казаннан да кунаклар күп килер дип көтелә. 
 
Үткән ел менә шундый вакыйгалар белән истә калачак.  2016 ел да кызыклы, яхшы гамәлләр белән үтәр, дип өметләнәм.
 
Нурания АБЗАЛОВА.
Байтуган авылы,
Камышлы районы.
 
 
Нурания АБЗАЛОВА (сулдан алтынчы) Әлифба китабына һәйкәл ачу тантанасында.
 

---
Бердәмлек
№ --- | 20.01.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»