поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.01.2016 Юмор

“Алконавт”лар (Булган хәл)

Мөхтәр абзый кунаклар җыеп, пирәшләп утырырга ярата. Тик моның бер начар ягы бар: авызына керсә, ул, ычкынып китеп, атналар-айлар буе эчә. Әле менә Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан абзыебыз, хезмәттәш дуслары, мактаулы механизаторларны җыеп, бер сөйләшеп, сыйланып утырырга уйлады.

Тик моңа карчыгы Сабира һәм әле яңа гына армиядән кайткан улы Әхтәм каршы иде.
 
Әхтәм, әтисен бу шөгыленнән ничек биздерергә икән дип, баш ватты. Һәм... тапты... Иртәгә бәйрәм дигән көнне Мөхтәр Дәүләтбаевка телеграмма килеп төште. Матур, симез хәрефләр белән “Мәскәү. Кремль. Президент” дип язылган. Иртәдән үк кәефләнеп алырга өлгергән Мөхтәр абзый телеграмманы укып чыкты. “Набираем бригаду механизаторов для работы на Луне. Как лучший механизатор, Вы включены в бригаду. Если будут желающие, включите в список. Завтра же сообщите” диелгән иде анда. “Мине Русия президенты каян белә икән?” – дип аптырады Мөхтәр абзый. Улының хәйләсен сизенгән Сабира түти салпы якка салам кыстырырга ашыкты: “Бәрәч, картым, сине белмәгән кеше бармыни ул? Иске тракторың белән бөтен авылның бәрәңге бакчасын сөреп бирәсең. Иң беренче башлап йөргән тракторыңны, һәйкәл сымак итеп, тау башына меңгереп утыртып куйдылар. Данлыклы механизатор... Гәҗиттә сурәтең басылып чыкты...” – дигәч, күңеле тынычланды. Юкә чөй кемгә килешмәсен. “Анысы шулай инде, – дип кәперәеп китте карт тракторчы. – Әбекәем, син аш-су әзерлә, мин дус-ишләрне дәшеп килим әле”.
 
Совет заманының мактаулы механизаторлары, көттермичә, бик тиз килеп җиттеләр. Телеграмманы укып чыккач, һәркайсының Мөхтәр белән Айга механизатор булып барасы килде.
 
– Президент теләсә-кемне җибәрмәс. Айга безнең кебек җимертеп эшләүчеләр кирәк, – диде Мөхтәр абзый, чирекле көмешкә чыгарып.
Шул вакыт дус-ишләре белән улы Әхтәм кайтып керде.
– Нинди бәйрәм? – дип кызыксынды ул.
– Менә телеграмма килде. Безне Айга җибәрмәкче булалар.
– Әти, андый җитди эш алдыннан аек баштан утырып уйланырга кирәк, – диде Әхтәм. – Кемгә эләгә мондый мәртәбәле тәкъдим?
Сабира түти дә улын хуплады:
– Әй, әтисе, куйчы шул шайтан сидеген!
– Алайса, нишләтәбез бу күз яшедәй хәзинәне?
– Айга алып китәрбез, – дип көлде берсе.
Икенчесе такмаклап җибәрде:
 
...Айга менгән көтүче,
Мин дә Айга менәр идем,
Булса арттан этүче.
 
Бөтенесе дә көлеп җибәрде. Көмешкәне алып кит дигәнне аңлатып, Сабира түти улына ымлады. Әхтәм чирекле шешәне тиз генә эләктереп алып, чоланга алып чыгып китим дигәндә генә, ул “ялгыш”, кулыннан төшеп китеп, почмакта яткан гантель белән чәкешеп, челпәрәмә килде. Бөтенесе дә “ах!” дип куйды. Аннан үле тынлык урнашты. Нәкъ менә шул мизгелдә ишек ачылды һәм аннан Түбән очның Рәхимҗан агай килеп керде.
– Туктагыз, таралмагыз, хәзер мин сезнең бөтенегезне дә кызымның туена алып китәм, – диде ул, керә-керешкә.
– Юк, алар бармый, чөнки хәзер аларның берсе дә эчми, – дип каршы төшмәкче булды Сабира түти.
– Ә без эчермибез дә, чөнки безнең “әлкәгүлсез туй”. Әйдә, киттек, егетләр! Һәм ул өстерәп диярлек, бөтенесен дә туйга алып китте...
Менә ул “әлкәгүлсез туй!” Аны төшерергә хәтта телевидениедән дә төркем килгән. “Аек авыл” сюжеты буласы икән. Әнә, берничә олы-олы җитәкче дә утыра... Менә туй башланды. Котлау-тәбрикләү сүзләре әйтелде. Бүләкләр бирелде. Ләкин болар бөтенесе дә күңелсез генә барды. Кемдер биергә чамалап карады, кемдер җыр сузып маташты. Тик аларның рәте-чираты булмады. Берәвесе көенә туры китерә алмый, җырчысының моңы юк. Ни өчен икәне аңлашыладыр... Тик бу хәл озак дәвам итмәде. Бер мәлне, туйлы йортның шомлы тынлыгын бозып, җыр яңгырады:
 
...Исердем, кая барыйм,
Искердем, кемгә ярыйм...
 
Менә сиңа мә! Өстәлдә исерткечнең әсәре дә юк, ә кода-кодачаларның, бигрәк тә яшьләрнең кәефе сәер рәвештә күтәрелә бара! Моның серенә Мөхтәр абзый тиз төшенде. Бер арада бая җыр сузган ир, тәмле аракы исе бөркеп, аның колагына пышылдады: “Бар кече якка, үзеңнекен кара. Мин үземнекен карадым...”
Мөхтәр абзый шул якка турылады.
 
– Кода, бик күңелсез күренәсең ләбаса, – диде бер чибәркәй, як-ягына каранып. – Менә шушыны кәгеп җибәрсәң... – дип, ак борчаклы кызыл касә сузды. Бетереп-бетереп!.. Менә шулай! Әлкәгүлсез туй өчен!..
Аннары Мөхтәр абзый янында утырган механизаторның колагына пышылдады... Тегесе – күршесенә... Шулай, чират буенча, китте, китте, китте!..
 
Кыскасы, берзаман Рәхимҗан абзыйларның капкасыннан кочакланышкан “алконавт”лар төркеме килеп чыкты: җырлары “На пыльных тропинках далеких планет” түгел, ә “Әйттер-типтер, сыптыр-сүттер, дөнья үзебезнеке” иде.
 
Марс АХУНОВ. Казан. 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 20.01.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»