|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.07.2009 Җәмгыять
«СӘЛӘТ»ЛЕЛӘР БИЛӘРГӘ ҖЫЕЛА9-12 июль көннәрендә Биләрдә XIII “Сәләт” яшьләр фестивале узачак. 11 июль көнне фестивальне ачу тантанасы. “Сәләт” яшьләр фестивале быел 13 тапкыр уздырыла. 1996 елдан бирле анда ун меңнән артык мәктәп укучысы, студент, педагог һәм ата-аналар катнашты, ике йөзгә якын галим, сәясәтче, журналист, язучы, рәссам, артист, җырчы, композитор, спортчылар килде. Быелгы фестивальдә дә Татарстанның барлык район һәм шәһәрләре, Россиянең дистәләгән регионнарыннан килеп, меңнән артык сәләтле балалар һәм яшьләр җыелачак. Фестиваль эшендә шулай ук иҗат һәм фән өлкәсенең атаклы вәкилләре катнашачак: Фаяз Хуҗин, Әнвәр Хәйри, Роза Мөхетдинова, Роберт Миңнуллин, Рабит Батулла һ.б. “Сәләт” фестивале интеллектуаль яктан сәләтле балаларны һәм сәләтле яшүсмерләрне барлау, аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерергә шартлар булдыру, яшүсмерләрдә һәм яшьләрдә туган җиргә, аның тарихына, гореф-гадәтләренә хөрмәт уяту, шулай ук рухи-әхлакый һәм физик тәрбия бирү, сәламәт яшәү рәвешен практикада куллану максаты белән үткәрелә. Шулай итеп, Биләрдә ел саен узыдырыла торган бу форум республикадагы меңләгән талантлы балалар һәм студентларның даими җыелу урыны булып тора.
Быелгы фестиваль кысаларында унлап иҗади лаборатория, фәнни-практик конференция, спорт һәм туристик чаралар, брейн-ринг, музей һәм казылмаларга экскурсияләр, иҗади концертлар каралган. Моннан тыш балалар ел дәвамында әзерләнгән иҗади һәм фәнни эшләрен тәкъдир итәчәк, чакырылган күренекле кунаклар мастер-класс бирәчәк.
--- |
Иң күп укылган
|