|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.01.2016 Мәдәният
Мәдинә Тимерҗанова Илшат Әминовның урынбасары булачак, дип яза "Бизнес Online"10 ел дәвамында "Казан" телаканалын оештыручы Мәдинә Тимерҗанова Илшат Әминовның урынбасары булачак. Сәяси өлкәдә дә, тамашачы арасында популярлыгы буенча да ул үзенең яңа җитәкчесеннән калышмый. "Бизнес ONLINE" хәбәр итүенчә, Мәдинә Тимерҗанова кандидатурасының яңа урынга күчү хәбәрен кичә рәсми рәвештә АО «Татмедиа» гендиректоры Андрей Кузьмин раслаган. Шул ук вакытта ул «Казан» телерадиокомпаниясенең таркалуы турындагы имеш-мимешләрне дә кире каккан.
ТРК «Казан»ның яңа җитәкчесе кем булачагы әлегә билгесез. Кузьмин сүзләренә караганда, берничә кандидатура арасыннан сайлаячаклар.
--- |
Иң күп укылган
|