поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
20.01.2016 Язмыш

"Баласыз каласымны ике атна алдан сизенә башладым"

“Күңелем сизенгән иде аны”, “Төштә күргән идем мин моны”... Гадәттә, берәр вакыйга булгач, күпләр шулай дияргә ярата. Танышым Гөлзифа да әнә, баласы туып берничә ай узгач, шулай ди. “Баласыз каласы булганмын икән, ике атна алдан сизенә башладым бит. Йоклый алмадым, үрсәләндем, җит­мәсә, мәрхүм әти төшкә кереп йөдәтте”, – ди.

– Ике баламны корсакта килеш югалткач, инде булмас, тапмыйм, тырышмыйм да бүтән, дип уйладым. Соңгысын югалту бигрәкләр дә авыр булды. Зур иде инде. Ә УЗИга баргач, ул кымшанмый, үлгән, диделәр. Табиб бүлмәсен­нән ничек чыкканымны хә­терләмим, – дип сөйли Гөл­зифа. – Аннан соңгы хаста­ханә хәлләре дә ак томан эчендәге кебек кенә истә калды. Ә озын-озакка сузылган тернәкләнү чоры аеруча авыр булды. Депрессия басты. Җитмәсә, антибиотиклар да булышмады, терелә алмыйча тилмердем. “Нәр­сәгә азапланам соң әле, язмагандыр”, – дидем дә кул сел­тәдем барысына да. Баштанаяк эшкә чумдым. Табиб килергә куш­кан көнне дә хастаха­нәгә бармадым. “Ки­мендә ярты ел балага узарга ярамый сиңа”, – диде ул миңа.
 
Нинди ярты ел, бүтән бө­тенләй узмыйм, болай тил­мерү рә­хәтме әллә? 
Шулай да, ике айлап вакыт узгач, янына барып кайтырга булдым. Эчтә бар да тәртиптәме икән, дим. Ни дисәң дә, дару күп эчәргә туры килде бит. Барсам, табибым: “Тугыз атналык кө­мә­нең бар”, – дип әйтмәсен­ме! “Ничек инде, – дим, – кайчан, кайдан?” Табиб кө­леп үк җибәрде: “Анысын ирең­нән сорарсың инде”, – ди. Шулай итеп, өметсез уйларымнан кире кайтып, янә хыялланып яши башладым.
 
Тугыз ай җиңел генә уз­мады. Бер курку алгач, гел искә төшеп, күңелне шомландырып тора икән ул. Атна саен табиб янына йөр­дем. Ул инде мин килгәнгә аптырамый да башлады. “Сабирова, тагын синме?” – дип кенә каршы ала, чиратсыз гына кертә иде УЗИга да. Янәсе, озак борчылып утырмасын, тынычлансын да кайтып китсен, дип. Ноя­брь­нең беренче ун көнендә та­барсың, Алла боерса, ди бу.
 
Октябрь җитте. Күңеле­мә гел икеле саны килә бит. Егермеләре тирәсендә табам микән дип уйлыйм. Хас­та­ха­нәгә бару өчен бөтен кирәк-яракны алдан әзерләп куйдым. Балага дигән бөтен әйбер сатып алынды. Памперска кадәр алып куйдым. Бала тудыру йортына барып, бала таптырачак табибым белән дә танышып кайттым. “Бер дә борчылма, бар да әйбәт булыр, теләсә кайсы вакытта шалтырат”, – дип кайтарып җибәр­де ул мине. Бер атнадан мин аны борчый да башладым. Башта интернет аша гына языш­тык. “Те­гендә төр­тә, мон­да авыр­та”, – дим. “Кил әйдә, карыйм”, – дип чакыра башлады. Шулай өч тапкыр барып кайттым бала тудыру йортына. Инде табибым ачу­лана ук башлады: “Тизрәк та­басың килә си­нең, вакыты җитмәгән әле!” Янә­се, мин вакытны бушка уздырып йө­рим. Ә бит эч поша. Нәрсәдер тынгылык бир­ми.
 
Ике атна шулай тынычлана алмыйча йөрдем. Ирем дә ачулана: “Ник ашкынасың? Бар да яхшы бит. Көне җит­кәч, барып та­басың гына калды”, – ди. Аны да аңларга була инде. Эшеннән чакырып кайтарам да бала тудыру йор­тына җыенып китәбез. Ярты сә­гатьтән тагын өйгә кайтабыз. Бишенче тапкыр баруда: “Әй­берләреңне алып тормыйк, барыбер кире әйләнеп кайтасы була”, – ди ирем. “Юк, дим, алыйк әле, дөнья хәлен белеп булмый”. Ок­тябрьнең егермесе иде. Ике рәкәгать намаз укып, тәсбих тарттым, белгән догаларымны укып, барысы да хәерле үтсен иде, дип теләк теләдем. Шуннан соң табибым янына киттек. Ул инде миңа иялә­шеп бетте. Килгән килгән инде дип, чираттагы процедураларны үткәрә башлады. Ләкин баланың йөрәген тың­лый башлагач, йөзе чытылды. Тиз генә УЗИга җибәр­де. Анда да табиб­лар чыш-пыш килә башлады. Юк, мин сине кайтарып җи­бәрә алмыйм, әйдә, әзер­лән, хәзер балаңны таптырабыз, димә­сенме! Ничек, дим, тулгагым юк бит.
 
“Тулгак көтәр чак түгел. Ярып алабыз”, – ди бу. Тиз-тиз әзер­лек эш­ләре күрделәр дә, икенче катка алып менеп тә кит­теләр. Ә ярты сәгатьтән ире­мә шалтыратып: “Кайтып кит, улыбыз туды”, – дидем. Менә шулай итеп мин әни булдым. Ә бит баламны үзем табар өчен күпме әзер­ләнгән ­идем! Берничә көн узгач: “Чак өлгердек. Балаң буыла башлаган иде. Соң­гылыгың өзелгән, оеш-оеш кан иде эчеңдә”, – диде табиб. Бала ике атна элек УЗИда куелган авырлыгы белән туды. Ди­мәк, ике атналап минем балага туклыклы матдәләр килмәгән. Ә бит хастаханә юлын таптый башлаганга да ике атна! Исемә төште. Шул чакта төш тә күргән идем әле. Мәрхүм әтигә әйтәм икән: “Ач инде ишекне, бер ир баланың керәсе килә бит”, – дим. Ә әти ачмады. Бала исә ишек төбендә тик кычкырып тора. Шулай уянып киттем...

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 20.01.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»