поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.07.2009 Матбугат

«ЧЕСТНОЕ СЛОВО» БАШ МӨХӘРРИРЕ БЕЛӘН ӘҢГӘМӘ

Бүген, гаделсезлек, миһербансызлык, сатлыкҗанлык тормышыбызның тулы вәкаләтле вәкиленә әйләнгәндә, республикабыздагы матбугат чыганакларында кыю һәм үткен язмалар күрү бик авыр. Көндез шәм яндырып эзләсәң дә, андыйларны таба алмассың, мөгаен. Инде хәзер шундый вакытка килеп җиттек: кешеләр үзләрен яклаучыны, аңлаучыны кайдан табып була икәнен аңлый алмый. Аңа ярдәм кирәк, тик кул сузучы гына юк. Чөнки үз күлмәгең тәнеңә якынрак. Шулай да халыкта урнашкан бу төпле карашка каршы килүчеләр дә бар. Казанда һәм республикада инде ярыйсы гына танылып килүче “Честное слово” дигән рус газетасы шундыйлардан. Кыю мәкаләләргә һәм бәхәссез анализларга бай ул. Бүген шундый туры сүзле басма чыгару, әлбәттә, игътибарга лаек һәм кызыклы. Ни дисәң дә, андый аерым фикерле гадел хәбәрләрне халык алдына чыгару кемнәрдер тарафыннан золымга китерергә мөмкин. Миңа аның баш мөхәррире Игорь Германович Дурманов белән очрашып сөйләшергә насыйп булды.

– Игорь Германович, ни өчен һәм нинди максатларны күздә тотып, сез “Честное слово” газетасын чыгарырга булдыгыз?

 

– Үзем 10 ел “Вечерняя Казань” газетасында эшләгән кеше. Аннан 1999 елны киттем. Журналистика, язудан башка үземне күз алдыма китерә алмаганлыктан, бу эшкә алындым. Бүген күпчелек кеше гаделлек һәм дөреслек эзләп кая сугылырга белми, адәм баласының барыр җире, ярдәм сорар кешесе юк. Шушы пычраклык дөньясында берүзе басып кала. Шуңа мин хокук өлкәсендәге белемемне дә кулланып, кыерсытылганнар мәнфәгатен яклау һәм гражданинга дөрес һәм туры сүзле хәбәрләр җиткерү эшенә керешергә булдым.

 

– Газета битләрендәге материалларга күз салсаң, редакция штаты байтак, ахры, дигән фикер туа. Чынлыкта хәл ничегрәк соң?

 

– Ышансаң ышан, ышанмасаң – юк, тик мин басманы берүзем әзерлим. Һәр нәрсә, һәр сорау буенча үзем генә йөрим. Верстка белән генә яшь егет шөгыльләнә, чөнки әлегә бу эшне үзләштермәдем. Мин зур-зур редакцияләр дә ачмадым, офислар да арендага алмыйм, бар нәрсәне фатирымда башкарам. Хәзерге газеталарның 20шәр кешедән торган штат һәм “Вечерняя Казань”дагы кебек охрана булдырганнары аңлашылмый. Бу – акылсызлык, андыйларның бюджет акчасына гына көн күргәне бик яхшы аңлашыла. Алар беркайчан да хуҗасына каршы бармаячак. Бездә, русларда, “Кто платит, тот заказывает музыку”, дигән бик яхшы әйтем бар. Ә музыка безнең очракта – ялган журналистика, ялган мәгълүмат чаралары.

 

– Газетада төрле темалар яктыртыла, хәтта журналист тикшерүе дә бар. Сез һәр саныгызга ул кадәр материал кайдан алып бетерәсез?

 

– Халык үзе китерә, үзем дә кул кушырып утырмыйм, гел хәрәкәттә булырга туры килә. Газетабызга ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә биниһая, вакытың гына җитсен. Заказ буенча да язгалыйм, чөнки, үзең беләсең, хәзерге заманда финанс ягы авыррак. Андый язманы бастыру өчен 1000 сум алам, ә өлкәннәрдән, әби-бабайлардан 200-300 тирәсе. Халык газетаның кирәклеген аңлый, анда үзенең ярдәмчесен һәм дустын күрә.

 

– Финанс ягы дигәннән, ничек итеп бу сорауны хәл итәсез?

 

– Кешеләрдән ярдәм сорарга туры килә инде. Яхшы тормышта яшәүче шәхесләр дә җитәрлек, алар проблеманы аңлый һәм аны хәл итәргә булыша. Бер сан чыгару миңа 12000 сумга төшә. Аны табу өчен, һәр айда өч атна вакытым бар, менә бөтереләм инде. Шул куандыра: газета киоскларда сатыла башлады. Нигездә, Казанның Мәскәү районында. Баштарак авыр булды, ә хәзер барысы да җайлашты. Табышын искитмәле димәс идем, ярый инде, әлегә җитә. Әлегә үз машинам да юк. Әзер газетаны Чуашиягә алып барып бастырабыз.

 

– Ни өчен? Татарстанда гына бастырмыйлармыни?

 

– Кызганыч, юк шул. Әллә нинди сылтаулар табып, борып җибәрәләр. Аларның югарыдагылардан шелтә аласы килмидер.

 

– Татарстандагы журналистикага нинди бәя бирер идегез?

 

– Мәгънәле һәм нәтиҗәле юнәлеш бар. Беришләре өстәгеләр кушканны яза, аларның һәр материалы түрәләр фильтры аша уза: икенчеләре гаделлек һәм дөреслек дип, кирәгеннән артык маңгайга бәреп сала. Хәбәрне күзгә бәрелми торган матур “фантикка” төреп җиткерәләр. Ягъни акыллы, зиһенле кеше, дөрестән дә, кирәкле мәгълүматны аңлап, башына сеңдерә. Менә бу исә чып-чын журналистика сәнгате. Шәхес турыдан-туры тәнкыйтьләнми, тик тирәнтен уйлансаң, ул яхшы гына кызган табага бастырылган.

 

– Игорь Германович, ни өчен халык Сезнең газетаны үз итә икән?

 

– Минем максат – ниндидер проблеманы үзе хәл итә алмаган кешеләргә булышу, чынбарлыкны ачып салу, төрле сәяси хәлләргә бәйсез анализ ясау. Башка инстанцияләрдән кире борып җибәрелгән, анда дөреслек таба алмаган халык миңа мөрәҗәгать итә. Мин бит әле Казан хокук саклау үзәге белән дә хәбәрләшеп эшлим. Үз дәүләтебездә яклаучы таба алмасак, Страсбург судына квалификацияле шикаять язу белән дә шөгыльләнәм. Халык хәзер беркемгә дә кирәкми, тик ул мохтаҗ ярдәмен алырга тиеш, минемчә. Шул өлкәдә тырышам да инде.

 

– Газета чыккан дәвердә кешеләр гозере күп үтәлдеме?

 

– Килүченең берсен дә борып җибәрмим, һәрберсенә ярдәм итәргә тырышам. Чөнки аның башка терәге калмаган, чыгу юлы юк. Һәр мөрәҗәгать итүченең мәсьәләсе буенча ахырынача тикшерү үткәрелә. Дөреслекне тапмыйча туктап калу миңа хас күренеш түгел. Максатым – мохтаҗларга ярдәм күрсәтү, ялганны һәм гаделсезлекне фаш итү.

 

– Сезнең газета мәчетләрдә дә була иде, тик хәзер бер дә күренми. Моның сәбәбе бармы?

 

– Мин Кабан арты мәчете белән хезмәттәшлек итә идем. Исхак хәзрәт анда баш булганда, ул уртача фикерле язмалар бастырды. Тик хәзерге Сәет-Җәгъфәр дини язмалар җибәрүдән үзе туктады. Нилектән икәнен мин белмим, ләкин тагын да дәвам итәргә теләсә, рәхәтләнеп ризалашыр идем.

 

Соңгы сүзем итеп шуны әйтәсем килә: хәзер гаделсезлек заманы дип, бар нәрсә белән килешәсе түгел. Әгәр һәркем шуңа күнсә, чыннан да, сазлык төбенә төшәчәкбез. Үз аңыбыз белән яшәп, фикерли алырга өйрәнсәк кенә, тормышыбыз чәчәк атачак. Бернигә карамый, үз максатыбызга барсак кына, дөреслеккә һәм гаделлеккә ирешеп була.

 

... Әйе, “Честное слово” кебек газеталар бик аз. Лениногорск, Яр Чаллы, Яңа Чишмә, Чистай, Әлмәт якларында бар алар. Барысы да үз кулыбызда. Теләгәнебезгә ирешергә, максатыбызга таба эре-эре адымнар белән атларга кирәк...

 

P.S. Ниндидер проблемалары булып, мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә Игорь Дурмановның кесә телефоны номеры: 89027155896.


ЗАХРИ
Безнең гәҗит
№ 26 | 01.07.2009
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»