|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.01.2016 Милләт
Дубайда яшәүче эшмәкәр Исмәгыйль Шәңгәрәев: “Эшкә татарларны алырга тырышам”Бүген берәүләр самолетка утырырга да куркып торганда, кайбер милләттәшләребез чит илгә күченеп китәргә дә күп сорамыйлар. Алай гына да түгел, анда үз эшләрен ачып җибәрәләр, тәрәзәләре диңгезгә караган фатирда рәхәт чигеп яшәп яталар. Сүзем Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә тормыш итүче татар кешесе, 11 бала атасы Исмәгыйль Шәңгәрәев турында. - Татарстаннан читтә, Оренбург өлкәсенең Әсәкәй авылында туганмын, – диде Исмәгыйль Шәңгәрәев. – Эшмәкәрлеккә сәләт канымда булгандыр, 1978 елда армиядә хезмәт итеп кайтуга, тавыш яздыру студиясе ачтым. Хәтерләсәгез, ул заманда музыкаль пластинкалар бөтен кешегә җитми иде, аннары аларга алмашка магнитофоннар һәм алар өчен МК-60 дигән кечкенә кассеталар чыга башлады. Без шуларны бөтен Советлар Союзыннан сатып алып, җырлар яздырып, халыкка җыентык формасында сатарга тотындык. “Феличита” ише итальян җырларын һәм “Ласковый май” төркемен бөтен Советлар Союзына без таныттык. “Белые розы” җыры һәр тәрәзәдән яңгырап торган күңелле чаклар иде ул.
Бизнесыбыз искиткеч зур акчалар китерде, чәчәк атты. Ләкин көннәрдән бер көнне әлеге кассеталар кинәт кенә сатудан юкка чыкты һәм мин аларны Казанның “Тасма” заводыннан ала башладым. Тиздән заводта бу кассеталарны үземә җитештерергә тәкъдим иттеләр, кооператив оештырдык. Японнар 90 минутлы кассеталар уйлап тапканчы, бу бизнес шулай дәвам итте. Әмма яңа төр кассеталар белән көндәшлек итәргә мөмкинлегебез юк иде инде.
1990 елларда исә, халык дингә тартыла башлады, әмма мәчетләр саны бик аз иде. Мәсәлән, ул вакытта бөтен Казанга нибары бер “Мәрҗани мәчете” булган. Шуңа күрә бизнесларымны ташлап, илдә мәчетләр, мәдрәсәләр санын арттыру эше белән шөгыльләндем.
- Башта Мәскәүгә, аннары Гарәп Әмирлекләренә күченеп китү ничек булды?
- Ике гасыр уртасында – 2000 еллар башында Мәскәүгә күчтем, анда күптәннән өем бар иде. Башкалада сайлау алды эшләрен дә алып барырга туры килде, күчемсез милек бизнесы белән дә шөгыльләнеп карадым. Беренче хатыным яман шештән вафат булды, ул чакта улым белән кызым кечкенә иде әле. Икенче хатынга өйләндем, биш балабыз туды. Зурраклары Мәскәүдәге татар мәктәбендә белем ала иде, тик барыбер алар өчен күңел тыныч түгел бит. Балаларым дөрес илдә, идеаль җәмгыятьтә тәрбияләнсен иде дип хыялландым. Кайсы илне сайларга соң? Үзем җылылыкны яраткач, ел әйләнәсе җәй телим, анда бизнес корырга да җиңел булсын, Мәскәүдән озак очарга туры килмәсен. Үзебез шәригать кушканча яшәгәч, мөселман иле булу да мөһим иде. Шулай итеп, игътибарым Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә тукталды. Үзем шул дәүләткә урнашканнан соң, ярты ел чамасы үткәч, гаиләмне дә бирегә алып килдем. Монда тагын дүрт балам туды, әлһәмделиллә! Әмирлекләрдә халыктан салым җыймыйлар, кыш бөтенләй булмый, Мәскәүдән дүрт сәгать кенә очасы, куркынычсыз ил. Җинаятьчелек, ришвәтчелек юк. Кулымда бераз акча бар иде, килгәч тә төрле юнәлештәге бизнеслар ачып җибәрдем, фатир алдым...
- Анда нинди юнәлешләрдә эшлисез?
- Без колачлаган бизнес тармаклары үзара тыгыз бәйләнгән. “Дан” оешмам Гарәп Әмирлекләрендә күчемсез милек тәкъдим итә, сату һәм арендага бирү белән шөгыльләнә. Кунакларны, туристларны сыйларга да кирәк, алар монда безнең милли ризыкларны сагыналар. Шул максаттан берничә “Казан” рестораны ачып җибәрдем. Анда татар ашлары, өчпочмак һәм пәрәмәчләр, чәкчәкләр белән сыйланырга мөмкин. “Шан” дип аталган туристлык оешмам да бар. Кунакларның, туристларның Гарәп Әмирлекләрен күрәсе, сәяхәт итәсе килсә, шуннан экскурсияләр алалар. Фото яки видеога төшәселәре килcә, ул хезмәтне дә без күрсәтәбез. Аштан соң десерт комачауламаган кебек, әлеге бизнеслар бер-берсен тулыландыра гына.
- Чит кешене эшкә алганда, беренче чиратта, нинди сыйфатларга игътибар итәсез?
- Хәзер балаларым, кияү-киленнәрем һәм туганнарым – төп ярдәмчеләрем. Татарстаннан, Мәскәүдән эш сорап күп чылтыраталар. Андый очракта арзанлы юллама алып, Гарәп Әмирлекләренә килергә кушам. Танышкач, очрашып сөйләшкәч, 2-3 көн эчендә кемнең кем икәне күренә инде. Безгә туры килмәсә, ял итә дә кире туган якларына кайта, яхшы белгеч икән – урыны түрдә! Хезмәткәрләрне, беренче чиратта, кешелек сыйфатлары буенча сайлыйм. Яхшы кешедән менә дигән белгеч ясарга мөмкин, ә профессионалдан яхшы кеше ясау, ай-һай, катлаулы. Дөресен әйтергә кирәк – татарлар белән эшләргә яратам. Ләкин бу әле барлык хезмәткәрләрем дә татарлар дигән сүз түгел. Менә Украинадан Сергей исемле егет килде. Аның белән яхшы гына эшләп киттек, бүген Сергей – төп ярдәмчеләремнең берсе. Хәзер инде үземнең дә эшемне җиңеләйтәсем килә, генераль директор итеп улымны калдырырга телим. Минтимер Шәймиев кебек киңәшче булып утырасы иде...
Р Русия белән тыгыз элемтәдә булгач, кризис һәм санкцияләр сезгә дә тәэсир иткәндер?
Р Кризис башлану шундук сизелде. Гарәп Әмирлекләренә Русиядән килүче кунаклар һәм туристлар саны кимеде. Әмма кризисның уңай ягы да булды: кайбер хезмәткәрләрне ялга, укырга җибәрергә мөмкинлек туды. Гарәп Әмирлекләренә күченгәннән бирле инде икенче кризис кичерәбез. Минемчә, кризис һәм санкцияләр эшмәкәрлекне ныгыта гына, зур эшләргә дәртләндерә. Кризис вакытында нигез салынган бизнес та көчле була диләр.
- Исмәгыйль Каләметдинович, сезнең кебек уңышлы эшмәкәр булырга, зур эшләр башларга теләүчеләргә нинди киңәшләр бирер идегез?
- Әлбәттә, беренче чиратта Аллаһы Тәгаләдән чын күңелдән ярдәм сорарга кирәк. Икенчедән, аннан сораганнарны тормышка ашыру өчен үзеңә дә бөтен көчеңне куеп, Аллага тапшырып, тырышырга. Эшеңне яратырга, аңа вакытыңны жәлләмәскә. Өченчедән, гаилә – ул гаилә башлыгы өчен канат белән бер. Үзем гаиләм белән көн саен җитәрлек күләмдә аралашмасам, зур эшләр майтарырга көчем дә, теләгем дә булмый.
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|