|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.01.2016 Мәдәният
Филүс Каһиров: "Егылсаң, торып басарлык булсын"“Башкортстан якларыннан җылы бураннар алып килдем сезгә”, – диде ул керә-керешкә. Гаиләсе белән туган якларында Яңа ел каникулын үткәреп килешләре икән. Газета укучыларыбыз Филүс Каһиров белән кызыксынып торганга, елны аның хәл-әхвәлен белешүдән башларга булдык. – Филүс, Казан сәхнәләрендә бер дистә ел чыгыш ясыйсың икән. Димәк, ниндидер нәтиҗә ясарга да була. Ничек уйлыйсың, Татарстан сине кабул иттеме? Үзеңне үги бала кебек сизмисеңме? – Татарстан яхшы кабул итте, халык та яратты, республиканың да ярдәмен тоеп-сизеп яшим.
– Яратмаучылар, тәнкыйть итүчеләр юк алайса.
– Алай дип кистереп әйтеп булмый инде. Кимчелекле якларымны күреп, киңәшләрен бирүчеләрне ихтирам итәм. Андый тәнкыйтьчеләр һәрбер җырчыга кирәк ул. Ә инде син чыгыш ясаганда гаеп табарга тырышучылар, колактан-колакка сүз җибәрүчеләр тәнкыйтьче була алмый, гафу итсеннәр, андыйларны шакаллар дип атыйм. Зыян салырга тырышучылар бар, аларга ушым китми. Әлеге дә баягы, остазым Зилә Даян кызы Сөнгатуллина киңәшен тотып эшлим. Ул: “Сәхнә артында сүз көрәштергәнче, кем икәнеңне сәхнәдә дәлиллә”, – дигән иде. Бәхәсләшүдән файда юк. Кешеләр төрле, әйткән сүзне кемдер кабул итә, кемдер юк. Бу тәрбия дәрәҗәсеннән дә тора. Иң яхшысы – гамәлең белән үзеңне күрсәтү. Шунысы да бар: эшләгән кешенең кимчелеген табу җиңел, шул ук вакытта күпме көч түгелгәнен дә онытмаска иде. Ашаган белми, тураган белә.
– Тавышны тәрбияләп саклап тотуга да күп көч китә торгандыр. “Татар җыры” фестивалендә чыгыш ясаганнан соң, Филүснең тавышы тагын да баеган икән дигән фикерләр ишетелде.
– Анысы тәҗрибә белән килә дип уйлыйм. Казан дәүләт консерваториясендә укыта башлавымның да файдасы зур булды. Мине остазы итеп сайларга теләүчеләр күп булды, әлегә бер генә кеше белән эшлим. Үземне сынап карау бу. Театр бүлеге студенты Рамил Айметдиновка дәрес бирәм, шул ук вакытта үзем дә сабак алам. Чөнки өйрәнгәндә бер төрле өйрәнәсең, өйрәткәндә дә ниндидер ачышлар ясыйсың. Бу – үзеңне формада тоту да. Укыту эшенә керешүемне Зилә Даяновна да, уку йорты ректоры Рубин Абдуллин да хуплады. Үземне укытучы ролендә күрәм дип әйтә алмыйм. Булдыра алганча тырышам, белгәнемне җиткерәчәкмен. Тормышымдагы бер яңалык – “Татар моңы” бәйгесендә жюри әгъзасы булдым. Кеше язмышын хәл итә торган бәя бирәчәгемне аңлап, уйлап нәтиҗә чыгарырга тырыштым. “Татар җыры” фестивалендә беренче “Алтын барс”ны оту да үзенә күрә стимул булды. Тормыш шулай алга бара, көйләнә, шөкер.
– Филүс, репертуарыңа күбрәк эстрада җырларын алуыңны кабул итмәүчеләр дә бар. Урының опера сәхнәсендә иде дип уйламыйсыңмы?
– Минем максат эстрада җырларын тагын да ишәйтү түгел иде. Заманында, классик әсәрләрне, ретро җырларны оста башкаруыңа инандырдың, инде үз җырыңны булдырырга кирәк, дип әйтүчеләр булды. Болар – җыр сәнгате өлкәсендә абруйлы кешеләр. Кемнең җыры дигәч, Каһиров җыры дип әйтерлек булсын. Менә шушы хакыйкатьне дәлилләргә тырышуым бу. Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет академия театрында берникадәр эшләп тә карадым. Сайларга кирәк иде: йә опера җырчысы булып китәсең, йә халык җырлары, эстрада җырларын башкарасың. Бу ике юнәлешне параллель рәвештә башкару мөмкин түгел. Опера жанры бөтен вакытыңны үзенә генә тотуны таләп итә. Ә мин вакытлыча, 5-6 ел халык җырларын, эстраданы онытып тора алмаячагымны аңладым. Минем өчен ул авыр булыр иде. Театр җитәкчеләре хәлемне аңлады, фикерең үзгәрсә, ишекләр һәрвакыт ачык дигән сүзләр белән озаттылар.
Бер карасаң, дөнья эстрадасында да андый мисаллар юк бит. Җырчы йә опера җырчысы булып китә яки эстраданы сайлый. Әйтик, Мөслим Магомаевны да үз вакытында опера җырчысы итеп күргәннәр, ул исә эстраданы сайлаган. Бүгенгеләрдән мисал итеп Николай Басковны телгә алырга була. Миңа калса, алар дөрес нәтиҗә ясаганнар. Әйтик, Мөслим Магомаев опера юлыннан китсә, аны бүген шулкадәр халык белер идеме икән әле... Әмма эстрада юлын сайлау ул әле классик әсәрләрне җырлаудан туктау дигән сүз түгел. Мин дә җырлыйм. Чакыру буенча спектакльләрдә, мюзиклларда катнашам.
– Халык ритмлы җырларга караганда тавыш мөмкинлекләрен күбрәк күрсәтә торган җырларны сорый, миңа калса.
– Миндә соңгы вакытта тамашачы күбрәк ритмлы җырларга тартыла дигән фикер ныгып килә. Халык җырын башкаргач, аларда, аңлашылды, тагын ни белән сөендерә аласың дигән караш сизәм. Бөтен Россиядә шундый хәл. Чит илләрдә алай дип әйтмәс идем. Анда, киресенчә, милләтебезнең алтын фондына кергән җырларга сусау бар. Бездә киресенчә... Бер карасаң, үзебезгә дә кирәкмәгәч, татар җыры тагын кемгә кирәк инде ул? Хәер, көенечле хәлләр сөенечлеләре белән үрелеп бара. Тормыш әнә шундый каршылыклардан тора, күрәсең. Әйтик, Туймазыда концерт вакытында залдан микрофонсыз җырлап күрсәтегез әле, чын тавышыгызны ишетәсе килә дигән язу җибәрделәр. Микрофонны куеп, музыкасыз-нисез “Сандугач”ны башкардым. Халык аягүрә басып кул чапты. Икенче җирдә дә нәкъ шундый язу килде. Күрәсең, ишеткәннәр дә, кабатлатасылары килгән. Хәзер мондый номерны программага да кертергә уйлыйбыз. Тамашачының шундый ихтыяҗы бар икән, димәк, бер көнлек җырлар аның рухи дөньясын бозып бетермәгән әле дигән өмет бар.
– Казан тамашачысы мондый концертны кайчан күрәчәк соң?
– Иҗат төркемебез белән концертлар узган елны гына башланды. Аңа кадәр азрак сәхнәдән китеп торырга туры килде. Бер ел элек сезнең редакциядә шушы ук бүлмәдә, кире кайту өчен күп көч куячакмын, дип вәгъдә биргән идем, сүземдә тордым дип уйлыйм. Хәзер инде иҗатым радио-телевидениедә дә чагыла. Концертлар белән төрле районнарга йөрибез. Казанда исә тамашачы фикерен искә алып, кабатлап, 17нче мартка концерт планлаштырдык. Аны Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар алып бара. Театральләштерелгән тамаша халык белән аралашуга корылган. Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге “Мирас” ансамбле – алыштыргысыз дусларыбыз, яңа исемнәрдән “Татар моңы” лауреаты Эльмира Гыйльфанова булыр.
– Филүс, эстрада проблемалары сине дә битараф калдырмый торгандыр.
– Эстраданы ничек чистартырга дигән сорауны еш ишетергә туры килә. Миңа калса, җырчыларга фәкать үз тавышы белән җырлау шарты куелса, 700-800 җырчының яртысы шунда ук төшеп калыр иде. Бу бик зур чистарту булыр иде. Бәлки дәүләт тарафыннан да шундый кызыксыну кирәктер. Фонограммага җырларга ярамый дигән катгый таләп чыкса, бу мәсьәләдә боз кузгалыр иде. Әлегә фонограмма турындагы канунда тамашачыны кисәтү таләбе генә куелган. Дөрес, күп очракта монысы да үтәлми әле аның.
– Фонограммага җырлаучылар үзләренең эстрадага вакытлыча килгәнен беләләр, шуңа күрә тырышлык белән алдырырга тырышалар. Кызганыч, андыйлар өчен эстрада – акча эшләү мөнбәре шул...
– Бу хакта бер җырчы белән сөйләшеп торган идек. “Минем, булса, бер биш ел вакытым бардыр. Шуңа күрә күпме булдыра алам, шулхәтле эшлим. Миннән соң килүчеләр дә шушындый уй белән яначак, миңа, чыннан да, урын калмаячак”, – ди ул. Исемен әйтеп тормыйм инде, килешмәс. “Син акча эшлисең дә, тамашачының зиһенен чуалтып, зәвыгын бозып китәсең. Без исә тамашачыны яңадан тәрбияләргә, рухи дөньясын баетырга тиеш булабыз. Син безгә өстәмә эш чыгарасың”, – дип җавап бирдем. Шунысы аяныч: мондый хәл элек-электән булган. Тикмәгә генә, заводлар эшләми, эте-бете артист хәзер дигән сүзләр йөрми бит инде.
– Ачыктан-ачык сөйләшик әле: чын иҗатның бәясе күпме булырга тиеш? Концерт билетларына бәя ничек куела? Кайчак зур өметләр баглап барган 4-5 мең сумлык концертлар буш була, алар янәшәсендә билет бәясе 300-500 сум торганнары үзләрен түбәнсеткән кебек килеп чыга. Тырышлыгың акланамы? Әҗере иҗатыңны дәвам иттерергә җитәме?
– Бер генә эш тә җиңел бирелми торгандыр. Монда да төрле чаклар була. Кайчак кергән акча иҗат төркемен бәхилләтергә җитсә дә сөенәсең. Иҗат концерт кына түгел, әле бит яңа җырларны сыйфатлы итеп яздырасы, аларны радио-телевидениегә тәкъдим итәсе бар. Болар барысы да – түләүле эшләр. Менә шундый кирәк-яракка төрле юллар белән акча табарга туры килә. Шөкер, иҗатымны бәяли белүчеләр, ярдәм итүчеләр дә бар. Иҗатыңны яратабыз, безгә матди ярдәм күрсәтү авыр түгел, тик син безнең өметләребезне акла, диләр. Мондый кешеләр миңа гына түгел, бөтен татар сәнгатенә ярдәм итә дип саныйм мин. Бәяне артык сикертмичә, урталыкны табып билгеләргә тырышам. Үзеңне бәяләмисең диючеләре дә, туганнарыбыз кыйммәтсенде, килә алмады, диючеләре дә табыла. Ләкин шулар ук, карасалар, акча кызганмаслар иде, дип тә өстиләр. Бер караган кеше икенче тапкыр да синең концертыңа килерлек булса, димәк, максатка ирешелгән.
– Иҗат дәверендә авырлыгын да, сөенечен дә шактый татыдың. Балаң, мин дә җырлыйм дип әйтсә, каршы килмәссеңме?
– Егылса, яңадан торып басарлык, ялгышса, хатасын төзәтерлек булсын. Мин баламда әнә шул сыйфатларны күрергә телим. Алай булмаса, тормыш кызык та булмас иде әле. Әгәр ул киләчәген нинди дә булса һөнәрдә күрә икән, әти-әни комачауламаска тиеш. Җырчы булам ди икән, мин улыма киртә булмаячакмын. Әлегә шулай уйлыйм, Айдарга нибары бер яшь тә 7 ай гына.
– Укытучы буларак тавыш мөмкинлекләренә нинди бәя бирәсең?
– Тавышы көчле аның. Уенчыгы белән уйнаганда бормаларны шундый итеп алып китә, күрәсең, табигать сәләтне буыннан-буынга күчерүне кайгырткан.
P.S. Әлеге әңгәмәне әзерләгәндә Казанда яшәүче Галимә апа Хәбировадан редакциягә хат килеп төште.
“Сезгә “Ватаным Татарстан” газетасын укучы 87 яшьлек әби, хезмәт ветераны яза. Сүзем яшьләр хакында булыр. Дөресрәге, “Татарстан – Яңа гасыр”, радио, сәхнәләрне басып алган моңсызлар (Шараповлар, Сабировлар, Шакировлар), сүзен-көен үзе язган ике тиенлек “җыр”ларны башкаручылар турында. Сәхнәгә чыккан яртылаш чишенгән, чәчләре таралмаган кызлар үсеп килүче буынга нинди үрнәк күрсәтә ала, йә? Бу хәлләр нишләп Мәдәният министрлыгын борчымый икән? Миңа, чордашларыма, гомумән, зыялы кешеләргә боларны карау бик авыр. Ярый әле эссе көндә искән саф һава кебек тәэсир итүче моң иясе – Филүс Каһировыбыз бар. Ул дистә елдан артык Казаныбызда хезмәт куя, Россиянең төрле шәһәрләрендә, чит илләрдә чыгыш ясый. Чын мәгънәсендә Татарстанның илчесе, татарны танытучы егет ул Филүс. Бу җырчы башкарган эш без оештырган Сабантуйларга караганда да әһәмиятлерәк. Ул – инде күптән халык җырчысы. Әмма аңа әле дә Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исем бирелмәгән икән. Халкыбызның кадерле җырчысын шушы мактаулы исемгә тәкъдим итсәк, вакытында кадерли белсәк иде”.
“Ватаным Татарстан” редакциясе хат авторы фикерен куәтли һәм Филүс Каһировка иҗади уңышлар, лаеклы бәя, гаилә бәхете тели.
Гөлинә ГЫЙМАДОВА |
Иң күп укылган
|