поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.04.2008 Матбугат

"ЧАЛЛЫ-ТВ" ҺӘМ "КҮҢЕЛ" ДИРЕКТОРЫ - БҮГЕНГЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ ТУРЫНДА

Бүген Татарстан буенча 23 телерадиокампания эшли. 1992 елда эфирга чыккан “Чаллы-ТВ” алар арасында иң абруйлы һәм тәҗрибәлеләрнең берсе. “Чаллы-ТВ” — ул телевизион тапшырулар гына түгел, ә тәүлек буена татарча сөйләп торучы “Күңел” радиосы да. Республика күләмендә уздырылган төрле бәйгеләрдә чаллылылар һәрвакыт диярлек беренчелекне яулап килә, Русия күләмендә үткәрелгән конкурсларда да мактаулы исемнәргә лаек булулары белән мактана алалар. Рахман Шәфигуллин — “Чаллы-ТВ” телерадиокампаниясен оештыручы, шуны үстерү өчен җан атып йөрүче шәхес. Эшен уңышлы алып бара, шуңа да тәҗрибә уртаклашырга аңа бик күпләр килә. Рахман әфәнде әйтүенчә, һәр эштә профессионаллар булырга тиеш, телевидение делитантларны өнәми. Безгә ул “Чаллы-ТВ”ның үткәне һәм бүгенге эшчәнлеге, татар телен үстерү, милләтне саклау мәсьәләләрен хәл итүдәге роле турында фикерләрен җиткерде.

—  Рахман әфәнде,“Чаллы-ТВ”га ничек килеп эләк­тегез?

— Ленинградта Югары партия мәктәбендә матбугат, радио һәм телевидение бүлеген тәмамлаганнан соң, Чаллыга кайттым. Башта “Якты юл” газетасында мө­хәррир урынбасары булып эшләдем, аннары ТАССР  телевидение һәм радиотапшырулар дәүләт комитетының Чаллы  буенча үз хәбәр­чесе һәм коррпункт мөдире итеп билгеләндем.

90 нчы еллар милли кү­тәрелеш чоры булды. Ул вакытта халкы ярты миллионга җиткән Чаллыда татар матбугаты юк иде.  Беренче максатыбыз — татар телендә “Шәһри Чаллы” газетасын нәшер итү булды.  Те­ләгебезгә ирешкәннән  соң офыкларны тагын да киңәйтергә кирәклеге көн кебек ачык иде. Күз алдында үсә һәм камил­ләшә барган шә­һәрдә күр­сәтерлек, сөйләр­лек вакыйгалар күп, шуңа да Чаллыда телерадиокампания оештыру дигән карар  кабул ителде. Депутат буларак, башыннан азагына ка­дәр үзем йөрдем. 1992 елда кадр­лар туплап, эшне җайга салдык.

Тәүлек буена татарча сөй­ләүче “Күңел” радиосы эше­нә аерым тукталмый булмый. Аны 13 район тыңлый ала, хәтта Удмуртиянең  берничә районында яшәүче татарлар радиоалгычларын без­нең  ешлыкка көйлиләр.  “Күңел”­дә 30га якын тапшыру бар. Төрле яшьтәге, төрле катлам вәкилләренең күңеленә хуш килерлек алар. Балалар, өл­кән­нәр, авыл һәм шә­­һәр кешесе, тарих һәм дин белән кызыксынучылар өчен дә радиоочерклар, турыдан-туры элемтәләр әзер­­либез.

Телевидениегә килгәндә, безнең 17 тематик тапшыру бар. “Яңалыклар”, “Кыйбла”,  балалар өчен “Сабак”, “Яшь йөрәкләр”, күптән тү­гел “Гаи­лә учагы” дип исем­лән­гән тапшыру чыкты. Тө­бәк,  мил­ләт тарихына кагылышлы “Чал тарихлы ка­ла” бар, республика дә­рә­җәсендә иҗат итүче, мә­дәният өлкә­сендә дан казанган сәнгать­кәр­ләргә багышланган “Йолдызлар балкышы” дигән яңа проект эфирга чыкты. “Чаллы ТВ”­ның тәүлегенә 4 сә­гать эфир вакыты бар. 2 сә­гать  татар тапшыруларына бү­ленгән, калган ике сәгать­тә урыс программалары чы­га.

“Чаллы-ТВ” дәүләтнеке булып саналса да, бөтенләй “тешсез” түгелбез, тәнкыйть материаллары да шактый. Безнең “083” дигән “Кайнар линия” эшли. Элегрәк, фәлән җирдә шул кимчелек дип, көненә йөз тапкыр шалтыраталар иде. Хәзер халык тарафыннан күбесенчә кон­структив тәнкыйть һәм тәкъ­дим­нәр яңгырый. Чаллы тө­бәге проблемаларын як­тырт­кан сюжетларны “Татарстан-Яңа гасыр”, “Татарстан” телерадиокампания­ләренә дә җибәрәбез.

Республика белән генә дә чикләнмибез, чит регионнарда гомер итүче милләттәшләребезнең тормышын чагылдырырга тырышабыз. Мәсәлән, журналистларыбыз Оренбург, Ижау, Башкортостан, Пермьдә булдылар. Күптән түгел безнең төр­кем Мордовия татарлары тормышын чагылдырган зур күләмле материал туплап кайтты. Шәриф Камал, Һади Такташ туып-үскән яклар, теннис буенча танылган тренер Шамил Тарпищевның туган авылы турында моңарчы яктыртылмаган  тарихи мәгълү­мат­лар дөнья күрде. Истанбул, Рига татарлары тормышын чагылдырган тапшырулар да халык игътибарына җиткерелде.

— Кадрлар мәсьәләсе ничек тора? Башлыча кем­нәр эшли сездә?

— Коллективта 150 кеше эшли. 70е — журналистлар, 8 телеоператорыбыз бар, инженер-техник хезмәткәрләребез дә җитәрлек. “Чаллы-ТВ”да эшләргә теләүче­ләр күп. Без кешене сә­лә­тенә һәм талантына карап алабыз. Теләге бар кеше тиз өйрәнә, булдыра алмаганнары шунда ук китә. Журналис­тика факультетын тәмамлау­чылар 30 процент тәшкил итә, калганнары укытучы, инженер, компьютер өлкә­сендәге белгечләр. Каналда башлыча үзебезнең шәһәр кешеләре эшли. Билгеле, тирә-як районнардан да җитәрлек. Башкортостаннан күчеп килгән берничә кеше эшли, Самарадан кайтучылар да бар.

— Бүгенге массакүләм мәгълүмат чараларының базар шартларында эшләве инде яңалык түгел. Тотрыклы материаль-техник базасы булмаса, реклама эшчәнлеге тиешле дә­рә­җә­дә оештырылмаса, телевидение үз-үзен тәэмин итә алмый.

— Чаллы телевидениесе аягында нык басып тора ди­сәм, бер дә арттыру булмас. Ул үз-үзен яшәтә ала. Без үзебезне 85 процентка тәэмин итәбез. 8 ел эчендә рекламадан алган керемне 30 мәртәбә күтәрә алдык. Реклама белән эшләгән акча телевидениедә идеология продукциясе булып халыкка кайта. Мәсәлән, дини “Кыйбла” тапшыруы елына 1 миллион сумга төшә. Ул тулысынча реклама исәбенә чы­га.

— Рахман әфәнде, бездә татарлар карый торган “ТНВ” каналы бар. Соңгы вакытта аны федераль дә­рәҗәгә чыгарырга ки­рәк ди­гән сүзләр йөри. Моны Минтимер Шәймиев та үзенең юлламасында максат итеп куйды. “ТНВ” бердәнбер канал булгач, ул ике куянның да койрыгын тотарга тырыша. Бер яктан, чит регионнарда яшәү­че татарларны читтә калдырасы килми, икенче яктан, республика халкына гына кызыклы проблемаларны да сөй­ләр­гә тиеш булып чыга. Ничек уйлыйсыз, татарларны берләштерә, милли рухны саклый торган бер канал, ә республика халкы өчен аерым канал булдырырга кирәкме һәм бу мөмкин эшме?

— Әлбәттә, федераль дә­рә­җәдә татар каналын булдыру — ул безнең иң зур теләгебез. Бу эш бик күп чыгым таләп итә. әгәр аның бер өлешен каплауны Русия хөкүмәте үз өстенә алса, яхшы булыр иде.

“ТНВ” начар түгел. Башка өлкә каналлары белән чагыштырганда, безнекеләр яхшы эшли, алар бер башка югарырак. “ТНВ” һәрвакыт үсеш процессында. Ул берьяклы гына була алмый. Республика турында да күрсә­тергә,  читтә яшәүчеләрне дә игътибар үзәгендә тотарга кирәк. Булганына шөкрана кылып, каналны камилләштерүдә тагын да күбрәк эш­ләү мөһим. Миңа калса, чит өлкәләрдә гомер итүче татарларның мәнфә­гать­ләрен канәгатьләндерерлек өстә­мә берничә тапшыру булдырылса, алтын урталык табылыр иде.

— Сезнеңчә, “ТНВ”да бүген нинди тапшырулар җитми?

— Тарихи тапшырулар аз. Без тарихта тирән эз кал­дыр­­ган дәүләтле милләт, лә­кин бу өлкәдә эшләмәдек. Ан­нан соң халык белмәгән шәхесләребез күп, алар турында сөйләү дә әһәмиятле. Ниһаять, “ТНВ”да “Ватандашлар” тапшыруы чыга башлады, ул, бәлки, тарихыбыздагы ак тапларны ачыкларга ярдәм итәр.

Күңел ача торган тапшырулар да кирәк, ләкин чамасы белән. Халыкны уйларга этәргән, күңелдә милли горурлык хисен уя­тырдайлары күбрәк булуын телим. Бу каналның абруен күтәрә.

Шәхсән үземә Индус Таһиров алып бара торган “Кара-каршы” тапшыруы ошый. Бик кызыксынып карыйм, тарих турында мавыктыргыч итеп сөйләп бирә­ләр. әйткәнемчә, бу тапшыру күптән кирәк иде. Халыкның милли үзаңын күтәрә торган бердәнбер тапшыру ул. Телевидение милләт, тарих белән горурлану хисен тәрбияли һәм кешеләрдә аны үстерә алса, бу бик зур рухи көч.

— “ТНВ”да татар тапшырулары аз дип зарлана халык. Сез “Чаллы ТВ” эфирында чыгучы дистәләгән татар тапшыруларын санап киттегез. “Татарстан-Яңа гасыр” татарча тапшырулар эшләп өлгермәгәндә башка телерадиокампа­нияләрнең иҗат җимеш­ләрен күрсәтә алыр иде. Мә­сәлән, Чаллы яисә Тү­бән Кама, Саба каналларының отышлы тапшыруларын эфирга чыгарырга була. Бу өлкәдә эшләр ничегрәк тора?

— Мактанып әйтмим, мә­дәни, тарихи тапшырулар эш­ләүдә, республикакүләм абруй казанган шәхесләр, язучылар, галимнәр, табиблар  тормышын яктырту буенча безнең иҗат коллективының эше иң югары бәягә лаек. Һәм шушы нәүбәттән “Татарстан-Яңа гасыр” каналында  безнең күп кенә тапшырулар дөнья күрде. Бу хезмәттәшлек киләчәктә дә дәвам итәр дигән өмет бар.

— Рахман әфәнде, “ТНВ”да татарча яңалыкларны, тапшыруларны караганда  жур­налистларның ниндидер түрәдән яисә урамда халыктан интервью ала башлаганда татарча белүчеләрне таба алмыйча азапланганын күрәсең. Татарча сөйләш­терә алмагач, ул урысча синхрон бирергә мәҗбүр. Чаллыда да бу проблема бармы?

— Ул проблема бар, кызганычка каршы. Сюжетларны безгә дә синхрон белән бирергә туры килә. Нишләтәсең, халыкның шактый өлеше татарча камил белми, алар урысча җавап кайтаруны кулай күрә.

— Республикада татар те­ле — дәүләт теле булса да, ул үсеш ала алмый. Гәр­чә урыс теле белән бертигез хокукта, ләкин татар теле кулланылыш тапмый. Ни өчен шулай?

— Мин Сезнең белән килешеп бетмим. 1990 елда, мәсәлән, Чаллыда бер татар мәктәбе, балалар бакчасы, хәтта газета да юк иде.  Хә­зер татар мәктәпләре са­ны 20 дән артык, шул исәп­тән безнең телерадиокампания үзе ни тора! Бу өлкәдә зур эшләр башкарылды. 

Безгә киләчәк турында уйларга кирәк. Бүгенге шарт­ларда ни эшләргә була? Тел проблемасын шушы шартларда хәл итәргә кирәк. Минем фикерем шундый: күп нәрсә теге яки бу кешенең  үзеннән тора.  Без­гә беркем дә гаиләдә балалар белән туган телдә сөйләшергә комачауламый, урамда да, эш­ләгән урыннарда да шулай ук. Ник икмәкне татарча сорап аласың дип, кибеттә берсе дә авызга китереп сукмый. Кем балаларыбызны та­тар­ча тәрбияләүдә аяк чала?! Беркем дә комачау итми. 70 нче елларда ук Эс­то­ниядә эстоннар бер-берсе белән бары тик туган телендә генә сөй­ләште, берсе дә тыя алмады. ә бит ул совет заманасы иде. 

Бар нәрсә үзебездән то­ра. Административ ресурслар гына кулланып та татар теленә өйрәтеп булмый. Кыйнап татарча сөйләш­терү мөмкин түгел. Бу кешенең  рухи таләбе, халәте булырга тиеш.

Милләтне элек дин генә саклап калган, хәзер исә заман үзгәрде. Безгә иң бе­рен­че чиратта  рухиятне сакларга, аны үстерергә кирәк. Монда кешенең белем дә­рә­­җәсе дә, халыкның үз тарихын, телен белү дә, хөр­мәт итү, дин дә керә.

Икенчесе — ул материаль байлык, яшәү дәрәҗә­се. Кешенең кесәсендә акча юк икән, аңа милләт тә, милли проблемалар да кирәкми.  Рухият һәм материаль байлык яһүдләрне саклап калган. Татар милләт буларак саклансын өчен,  халык рухи яктан да, материаль яктан да бай булырга тиеш.

Милләтнең тамыры, биг­рәк тә татарныкы авылда.  Та­тар телен саф, камил бел­гән балалар бүген дә шуннан килә. Ләкин газ керсә дә, юллар салынса да, кайбер авыллар бетеп бара. Ни кызганыч, моңа халыкның битараф, үшән булуы да ярдәм итә. Үземнең туып-үскән авы­­лым Балык Бистәсе ра­йоны Югары Тегермәнлекнең дә язмышы шундый. Колхоз бетте, халык шәһәр­гә күче­нә, бер-бер артлы тә­рәзә­ләре кадакланган йорт­лар пәйда булып тора. Авыл хуҗалыгына акча кертмичә, терлекчелек һәм игенчелек продукцияләренә бәяләрне арттырмый торып, авылны саклап калып бул­мая­чак. Халыкның хезмәте бәя­лә­нергә тиеш. Бу Русия күлә­мендә алып барылырга тиешле сәясәт, әлбәттә.  Ан­да  мәк­тәпләрне, мәдәният учакларын да бетерергә ярамый, алар ябыла икән, авыл бетте дигән сүз. Ул бүген татарның терәге. Авыл юкка чыкса, тел дә, мил­ләт буларак халык та бе­тә. Шушы хакыйкатьне аң­лар­га иде.


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 11.04.2008
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»