|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.01.2016 Язмыш
Резеда Сафиуллина: Әтинең кызын эзләп таптым, ул “Болгар кызлары”ннан Альбина булып чыктыРезеда Сафиуллина - галимә, тарих фәннәре кандидаты. Җырчы Гөлзадә Сафиуллинаның кызы. Ул тормышында кызыклы хәл турында сөйләде. — Туганнар — минем өчен бик мөһим мәсьәлә, чөнки гаиләдә бер генә бала булып, әти белән аралашмый, әни белән генә үстем, шуңа да туганнары күп булган кешеләргә һәрчак көнләшеп карадым, аларга кызыга идем. Үзем кияүгә чыккач, балаларымда ирем чагылышын күреп уйлый башладым: минем әти ягы да бар бит әле. Шалтыратып белдем, әти өйләнгән, аның тагын кызы бар икән. Аның белән яшь аермабыз — 5-6 ел. Кызыксына башладым. “Болгар кызлары” төркемендәге Альбина исемле миңа охшаган бер кыз бар. Ул минем әти ягыннан сеңлем булып чыкты. Аның белән аралашу өчен телефонын эзләп таптым да шалтыраттым.
Ул чакта Альбина мине аңламады әле, сөйләшергә әзер түгел иде. Соңрак аның белән әни аралашып: “Син әтиең белән үскәнсең, бәлки, шуңа аңламыйсыңдыр. Әзер булгач, бер шалтыратырсың”, — дип аңа телефон номерымны калдырган. Вакыт узып, баласы тугач, ул үзе шалтыратты. Без аның белән күрештек. Альбина миңа шундый якын, хәзер аралашып яшибез.
Бер-беребезне күрми үссәк тә, Альбинада үз чалымнарымны күрәм, гадәтләре, хәтта мимикалары минеке кебек, күз карашларына кадәр охшаган. Холкы да минеке сыман. Шулай итеп, үз туганымны таптым. Альбинаның әле тагын кечкенә сеңлесе бар. Яшь аермабыз зуррак булгангамы, аның белән азрак аралашабыз.
Әнием ягыннан гаиләдә 4 кыз, 4 малай булганнар. Бүген 4 кыз гына исән. Алар шулкадәр бер-берсенең кадерен белә, аларның чын туганнарча аралашуына күпләр соклана. Элек алар үзара гәпләшеп утырганда, минем беркемем дә юк, дип кызыгып караганга, үзем
3 бала таптым. Араларындагы туганлык хисләренең көчле булуына сөенеп яшим.
--- |
Иң күп укылган
|