19.01.2016 Мәгариф
Казанда репетиторлар бәясе күпмедән йөри?
Яшьләрнең барысы да диярлек югары белем алып, “чиста” урында эшләргә хыяллана. Шулай булгач, репетиторларга да эш бетмәячәк. Киресенчә, аларны яллау елдан-ел кыйммәтләнә генә бара. Әйтик, инглиз теленнән белемеңне ныгытырга теләсәң, Казанда сәгатенә 400-1500 сум акчаңны чыгарып салырга туры килә.
Физика, математика, химия фәннәреннән белем биргән педагоглар да акчага кытлык кичерми.
Ә менә биология, география, рус теле, җәмгыять белеменнән имтиханга әзерләү 300-700 сумга төшә. “Яхшы, шул ук вакытта артык комсыз да булмаган укытучыны табуы җиңел түгел. Интернет аша бик яхшы укытучыны таптык дип шатланган идек. Әмма озакка булмады. Башта күп акча сорамый дип, 400 сумга ризалаштык. Улым да дәресләрен тиз үзләштерде. Ләкин бер айдан соң укытучы бездән баш тартты. Сәбәбен аңлатып тормады. Баксаң, бәяне күтәреп, сайтка яңа белдерү куйган икән. Без түләгән акча гына җитмәгән, күрәсең. Улым мәктәптә дәресне аңлап җиткерми, билгеләре дә төшә башлады, шуңа кабат репетитор ялламыйча булдыра алмыйбыз. Хәзер башканы эзлибез”, – ди Айсылу.
Шунсыз булмый. Югары уку йортына керү өчен аерым шөгыльләнергә кирәк. Күпчелекнең фикере әнә шундый. “Математикадан 1,5 сәгать шөгыльләнгән өчен – 750, ә рус теленнән 700 сум түлибез. Яшь кенә булсалар да, теманы бик яхшы аңлаталар. Атнага бер тапкыр үзләре өйгә килә. Бу бәяне кыйммәт дип санамыйм. Әтисе яман шеш белән авыргач, кызыбызга узган ел репетитор яллый алмадык. Хәзер баланың пенсиясе шуңа китә, – ди Альбина Әүхәдиева. – БДИ ришвәтчелеккә юл куймый, диләр. Дөресен әйткәндә, ул укытучыга акча эшләү мөмкинлеге бирә. Башта репетитор бәяне азрак куя, аннан арттыра бара. Ә мескен әти-әни кая барсын – ризалаша инде. Кызыбыз югары уку йортына керергә хыяллана бит”.
“БДИ бирү өчен репетитор белән шөгыльләнү кирәктер инде. Мин авылда атнага бер тапкыр математикадан репетиторга йөрдем. Безнең белән пенсиядәге укытучы шөгыльләнде. Узган ел 1,5 сәгате 250 сум иде. Бу белем миңа вузга укырга кергәндә булышты”, – ди студент Әлфия Хафизова.
Ә укытучылар үзләре бу турыда ни уйлый?
Укытучылар каршы килми. “Укытучы дәрестә бер төрле аңлатса, ә репетиторның үз алымнары бар. Дәрестә теманы аңламыйча, кабат сорарга оялган укучылар да очрый. Ә репетитор аңдыйларга белмәгәненә ачыклык кертергә булыша. Әгәр укучы уртача баллга риза икән, аңа репетитор кирәкми. Ә инде югары билгегә өметләнгән очракта, аерым сабак алмый булмый. Бер укучы белән генә шөгыльләнү һәрвакыт яхшырак нәтиҗә бирә”, – ди Наталья Николаева.
“БДИ ул – лотерея кебек, шуңа күрә репетитор да кирәк. Әгәр укучының уку теләге бар икән, ул БДИны болай да яхшы бирәчәк. Укытучы һәрвакыт ярдәм итәчәк. Вузга укырга керү өчен яхшы баллар кирәк. Шуңа күрә түләп укыганчы, репетитор яллау очсызга төшә”, – ди укытучы халкы.
Дөрес, БДИны репетиторсыз да уңышлы ерып чыккан укучылар аз түгел. Ә менә үз белеменә шикләнгәннәр яки тагын да яхшыракка өмет иткәннәр әлеге мөмкинлектән файдаланып калырга тырыша. Ятып калганчы, атып калуың яхшырак бит.