поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.07.2009 Мәдәният

ЧЫН КРИЗИС – ТУГАННАРНЫҢ ОЧРАША АЛМАВЫ

Казанда төрки халыкларның «Нәүрүз» фестивале булып үтте. Фестивальне оештыручылар, бәйрәмгә килгән кунаклар, спектакльләргә бәя бирергә алынган тәнкыйтьчеләр үзләренчә ниндидер нәтиҗәләр ясагандыр. Мин дә үземнең уй-фикерләрем белән уртаклашырга телим.

Фестивальгә мин ике яктан килеп карыйм: сәяси һәм иҗади яктан. Алдан ук әйтеп куям – сәяси ягы миңа кыйммәтрәк, кирәгрәк.

 

Җир шарында глобализация дигән процесс бара. Үзебезнең тел белән әйткәндә дөнья бер төслегә әйләнә. Ул бигрәк тә кешелек дөньясына кагыла. Күп кенә милләтләр телләре, гореф гадәтләре, мәдәниятлары белән бергә югала, юкка чыга. Әлеге фаҗигага, әлбәттә инде, беренче чиратта аз санлы милләтләр тара.

 

Кайберәүләр бу күренешне объектив процесс дип аңлатырга тырышалар. Бу фикер гадәттә дөньяга хуҗа булырга омтылган күп санлы һәм агрессив илләр тарафыннан пропагандалана. Шуның белән алар үзләренең ерткычлыкларын акларга маташалар. Берәүләре күсәк сәясәте белән, икенчеләре хәйлә-мәкер белән көчсезрәк, юашрак, дәүләтчелеге булмаган аз санлы милләтләрнең башына җитәләр дә, объектив процесс диләр. Аз санлылар да, ни кызганыч, үз язмышларына ризалашып, ерткычлар ялганына ышанып, дәшми-тынмый гына үлемгә әзерләнәләр. Россиядәге фин-угор халыклары моның ачык мисалы. Аларның үз-үзләрен саклау иммунитеты бетеп бара диярлек. Төрки халыклар, шул исәптән татарлар да, Ходайның биргәненә шөкер, ерткычлар уйлап чыгарган «объектив процесс» ка каршы тора алалар. Ләкин аерым-аерым гына көрәшеп безгә үзебезне саклап калу ифрат та авыр. Шуңа күрә төрки халыклар берләшеп, үзара ярдәмләшеп кенә ниндидер уңышлы нәтиҗәгә ирешә ала.

 

Берләшү-ярдәмләшүнең күп төрле формалары бар. Шуларның берсе – мәдәни багланышлар. Төрки халыкларның бергә җыелып бер-берләренең ирешкән уңышларын күреп фикер алышуы, күзгә-күз карап танышуы, кулга-кул биреп күрешүе – «Нәүрүз» фестиваленең бүген аеруча зарури икәнлеген күрсәтүче факт. Без анда саны миллионнан арткан милләтләр дә, йөз меңнәр белән генә исәпләнгәннәр дә, 250 миллион төркиләрнең вәкилләре икәнлегебезне тоеп сөендек. Безнең бу җыелуыбыз, билгеле инде, кайберәүләргә ошап та бетмидер. Ни әйтсәң дә 250 миллионны ашап бетерү җиңел түгел. Төрки халыкларның берләшүеннән өреккән хакимнәр заманында пантюркизм дигән куркыныч ялган уйлап чыгарып, татар һәм башка халык вәкилләренең башына җиттеләр. Без үзебез дә гаепләүләреннән куркып үзебездән үзебез качарга тотындык. Гореф-гадәтләребезне үзгәртергә керештек, телебездән яза башладык. Безне ашап бетерергә җыенучылар моны да объектив сәбәпләр дип аңлаттылар һәм бүген дә аңлаталар. Ә бит Ходай яратканны юкка чыгару беркайчан да объектив була алмый. Ходай җир өстендәге бөтен нәрсәне төрле-төрле итеп яраткан. Үсемлек дөньясын да, хайваннарны да һәм табигатьнең асыл заты – кешеләрне дә. Җир шарының бөтен гүзәллеге күп төрлелектә. Әгәр дөньяда күпләрнең берәве генә югалса да без ахырзаманга якынлашабыз. Төркиләр кавеме күп төрле тугандаш халыклардан тора. Бер-берсен саклау туганлык бурычы ул. Фестивальдә төрки театрлар (татар, башкорт, әзәрбайҗан, якут, чуваш, казах, кыргыз, төрек, хакас) 21 спектакль күрсәтте. Ни кызганыч, кайбер театрлар финанс кытлыгы аркасында килә алмаганнар. Бигрәк тә Алма-Атадагы уйгур театрының килә алмау сәбәбе миңа авыр тәэсир итте. Казах туганнар уйгурларга ярдәм итәргә тиеш иделәр. Ятлар түгел ләбаса. Уйгурлар безнең иң борыңгы туганнарыбыз. Тарих тәгәрмәче әйләнгәндә ярдәмгә мохтаҗ булып калган туганга ярдәм кулы сузу намус эше булырга тиеш иде. Киләчәктә бөтенебез бергәләп бер-беребезгә ярдәм итү формасын да тапсак иде. Үзбәк, төрекмән театрларының фестивальдә катнашмавы да уйландыра. Ә инде кырым татарлары, тыва, балкар, кумык театрлары да килсә, нур өстенә нур булган булыр иде. Безнең әле театрлары булмаган төркиләребез дә бар. Алардан да кунаклар чакырсак, бәлки алар «кызып китеп» үз театрларын булдырырлар иде. Театр бит милләтне саклауның иң отышлы формасы. Милләт юкка чыкканда иң соңгы булып театр үлә.

 

Ә инде фестивальнең иҗади ягына килгәндә, театрларыбызның камилләшә, үсә баруы сөендерә. Ярым күчмә тормыш белән яшәгән Татар театрларының спектакльләре чын профессиональ театрлар таләбенә җавап бирә башладылар. Сүз дә юк, аларга Г.Камал, М.Гафури исемендәге театрлар белән ярышу авыррак, иҗат итү өчен шартлар төрлечә. Бәлки аларга ниндидер ташлама да ясарга мөмкиндер. Әмма кирәк микән. Һәртөрле ташламаларга мескеннәр генә мохтаҗ. Театрларыбызның берсен дә мескен итеп күрәсем килми. Оренбург татар театрының фестивальдә катнашуы мине куандырды. Аларга яшәве бик авыр. Ләкин рәхмәт труппага – тырышып-тырмашып яшиләр. Аларга ярдәм кулын сузу да безнең бурычтыр. Аларның спектаклен Мәскәү тәнкыйтьчеләре хурласалар да, без каты бәрелергә ашыкмыйк. Ул театр Мәскәү тәнкыйтьчеләренә кирәкми, безгә - татарга кирәк. Күңелегезне төшерә күрмәгез, оренбурглылар. Сез әле мең бәла белән яңа бинага күчеп, тернәкләнеп кенә киләсез.

 

Тәнкыйтьчеләр дигәннән, фестивальдә театрларның иҗатларына бәя бирүче жюри булмады шикелле. Мәскәүдән җыелып килгән тәнкыйтьчеләр генә спектакльләрне карап, театр коллективлары белән очрашып үзләренең фикерләрен әйттеләр. Әмма аларның фикер әйтү формасы миңа ошамады. Спектакльләрне тикшерү суд процессына охшады шикелле. Алар кыргыйлар арасына эләккән цивилизацияле кешеләр сыман кыландылар. Сәнгать әсәрләрен тикшергәндә әдәплелек таләп ителә. Тәнкыйтьчеләрнең театрга карашы үзләренә генә аңлашылган схемага корылган иде сыман. Алар театрларның иҗат принципларын шул схема кысаларына куып кертергә тырыштылар. Безне яраткан өчен тамашачыларыбызны хурлап маташтылар. Янәмәсе, безнең тамашачы түбән зәвыклы һәм без, янәсе, шул тамашачыга яраклашабыз. Бу гаепләүне һич кенә дә кабул итеп булмый иде. Безнең тамашачы 100 ел буена, театрларыбызның спектаклен карап, үз бәясен биреп бара. Мәскәү тәнкыйтьчеләре тамашачыларыбызны бездән аерырга тырыштылар шикелле. Дөресен генә әйткәндә тамашачыларның алкышлары мәскәүлеләргә ошамады. Киләчәктә фестивальгә тәнкыйтьчеләр чакырганда безне хөрмәт итүче, безгә ярдәм итәргә теләүчеләрне чакырырга кирәктер югыйсә театрларны фестивальдән биздерүебез мөмкин.

 

Р.S. Фестиваль 3 көн дәвам итте. Бу, минемчә, аз. Һичъюгында биш көн барсын иде. Аралашырга, спектакльләрне карап барырга вакыт җитмәве нык сизелде. Монда да һәрвакыттагыча финанс мәсьәләсен куерттылар. Әллә кемнәрне чакырып миллионнар түләргә акча табабыз, ләбаса. Нигә туганнарыбызны кунакка чакырырга тапмаска? Чын кризис ул туганнарның очраша алмавы.

 


Туфан МИҢНУЛЛИН
Сәхнә
№ 7 | июль 2009
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»