|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.01.2016 Мәгариф
Триместрлап укытучы мәктәпләрдә белем дәрәҗәсе югарырак, авырып дәрес калдыручылар саны азракТатарстанның кайбер мәктәпләре яңа система буенча эшли: балалар дүрт чирек урынына хәзер өчне укый. Уку аралыгын мәктәптә триместр дип йөртәләр. Казанның 23 нче мәктәбе дә әлеге экспериментка кушылган. – Өч чирекле уку системасы булдыру идеясе белән үзебез чыктык. Бер яктан, мондый уку белем бирү дәрәҗәсен яхшырта, икенче яктан, балаларның сәламәтлегенә уңай тәэсир итә, – ди мәктәпнең уку-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Резедә Шиһапова.
Хәзер каникул да өч кенә булачак. Балалар традицион җәйге ялдан тыш ноябрь һәм февраль ахырында гына каникулга чыга. Ләкин бу ял көннәре кими дигән сүз түгел, киресенчә, ике көнгә арта да әле. Мәсәлән, элек каникул вакытына туры килгән ноябрь бәйрәмнәре хәзер 23 нче мәктәп укучылары өчен рәсми ял көннәре булып санала.
Озын чирек балаларны ялыктыра, алар авырый башлый, укуга да көч калмый. Шуның өчен уку белән каникул арасында тагын бер ял – «эш каникулы» бар. Ул гадәттә бер атна дәвам итә. Укучы яхшы билгеләргә генә укыса, «койрык»лары булмаса, бу көннәрдә рәхәтләнеп ял итә. Ә менә артта калучылар, сыйныфташларын куып җитәр өчен, бер атна дәвамында укый. Олимпиадаларда катнашучы, БДИга әзерләнүчеләр дә шушы вакытта укытучылары белән өстәмә шөгыльләнә.
Өч семестрлы уку балалар сәламәтлегенә дә яхшы тәэсир итә икән. Бер еллык эксперимент дәвамында, балаларның авырып дәрес калдыру очраклары 43кә кимегән. Бу исә уку сыйфатын, белем бирү дәрәҗәсен дә бермә‑бер арттырган.
– Чыннан да, бу программа зур нәтиҗәләр бирде, балаларның гына түгел, укытучыларның да сәламәтлекләре яхшы якка үзгәрде. Быел, мәсәлән, бары бер педагог кына «больничный» ялына чыкты, – ди Резедә Шиһапова.
Ләкин өч чирекле уку системасы белән килешмәүчеләр дә бар. Ата-аналарның 30 проценты балаларның ялы башка мәктәптәге ял белән туры килмәүдән зарлана. Төп укудан тыш балалар түгәрәкләргә, спорт мәктәпләренә дә йөри бит.
– Олимпиадалар да, балалар өчен төрле кызыклы чаралар да нәкъ менә каникул вакытында оештырыла. Ә безнең балалар ул вакытта укый. Ләкин экспериментның тискәре якларына караганда уңайлыклары күбрәк, – ди Резедә Шиһапова.
Ата-аналарның күбесе өчен әлеге уку системасы кулай. Баласы бишенче сыйныфта укыган Лилия Гыйниятуллина да өч семестрлы укудан канәгать.
– Бала дәресләрдән арырга да өлгерми, инде каникул җитә. 5‑6 атнадан соң «эш яллары» башлана бит. Әлбәттә, укуның җиңел баруы, укучыларга булган йөкләмәнең кимүе балага яхшы тәэсир итте. Ул тынычланып калды. Музыка, спорт мәктәпләре дә шул график буенча эшләсә, бик әйбәт булыр иде, – диде ул.
Татарстанда мондый уку системасы буенча өч мәктәп эшли. Казанның 71 нче мәктәбе һәм Яшел Үзәннең Карпов исемендәге лицее да әлеге экспериментка кушылган. 23 нче мәктәп исә 2017 елга кадәр өч чирекле уку программасы белән эшләячәк.
Алисә САБИРОВА |
Иң күп укылган
|