поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
15.01.2016 Фаҗига

“Бөтен авыл елый...” - Лениногорскида янып үлгән ана һәм аның 5 баласы хакында

Ике көн элек Лениногорск районында, барысын да бер табутка салып, алты мәет җирләделәр. Иске Куак авылында 9 гыйнварга каршы төндә килеп чыккан янгын бөтен республиканы тетрәндерде. Никадәр генә хаталарны төзәтергә тырышсак та, гомерләр өзелә, гаиләләр яшь түгә. Бу хәлдән башкалар сабак алсын иде.

Кеше көлдермәделәр
 
Янгында алты кеше һәлак булды. 27 яшьлек Ольга Журавлева үзенең биш баласы – 10 яшьлек Никита, 6 яшьлек Юлиана, 5 яшьлек Владимир, 2 яшьлек Маргарита, алты айлык Софья белән бергә янып үлде. Фаҗигадә гаилә башлыгы Сергей Федотов та зыян күргән. Тәненең 70 проценты пеш­кән ир-атка ике көн элек РКБда операция ясадылар. Табиблар өметле фаразлар би­рергә ашыкмый. Интернет бит­ләрендә Сергей Федотовның беренче никахыннан туган кызы Ксения кешеләрдән ярдәм сорый. “Әтием авыр хәлдә. Зинһар, ярдәм итегез”, – ди ул.
 
Иске Куак авылында 347 хуҗалык бар. Авыл башлыгы булып 13 елдан артык Йосып Вәлиуллин эшли. “Бу гаилә турында начар сүз әйтә алмыйм. Ольга тәртипсез хатын түгел иде. Рус авылы булгач, монда эчмәгән кеше юк инде ул. Әмма аңа карап урамда исереп йөрүче, аунап ятучы очрамады. Гаилә башлыгы Сергей хастаха­нәдә машина йөртүче булып эшләде. Хатыны балалар белән өйдә утырды, – дип сөйли ул. – Ольганың беренче никахтан ике баласы бар иде. Ул кияүдән аерылып кайткач, Сергей белән яши башлады. Кеше көлдереп йөр­мә­де­ләр. Әмма исерткеч эчем­лекләр белән дуслыклары бар иде. Шуның аркасында исәптә дә тордылар. Без аларга даими барып йөрдек. Социаль яклау бүлеге дә гел күзәтеп торды. Ике бала мәктәптә укый иде. Өс-башлары чиста булды, укуларын калдырмадылар. Яхшы юлга баскач, бу гаиләне исәптән төшерделәр”.
 
Ольга үзе дә Иске Куак авылындагы мәктәптә укыган. Тугызынчы сыйныфтан соң, кыз Лениногорск шәһәрендә урнашкан һөнәри-техник училищега укырга керә. Биредә ул штукатур-маляр һөнәре үзләштерә башлый. Тик укып бетерә алмый – 17 яшендә үк кияүгә чыга. Беренче ире Әлмәт кешесе була. Әмма озак та үтми, яшь гаилә таркала. Ольга ике яшь баласы белән кабат Иске Куакка кайта. Әтисе Александр белән әнисе Галина кызларын какмыйлар, үзләре бе­лән яшәтәләр. Ольга үзе дә ишле гаиләдә туган була. Аның тагын дүрт туганы бар.
 
 
“Икенче ире Сергей Ольгадан 20 яшкә олы да бит әле. Ул хатыны белән күптәннән аерылган иде. Ольга белән бергә яши башлагач та, ана капиталы акчасына авылда йорт сатып алдылар. Алты почмак­лы гап-гади авыл йорты иде ул. Газ белән җылытыла торган”, – дип сөйли авылдашлары.

Газны өзмәскә иде
 
Газны аерым телгә алуыбыз юктан түгел. Чөнки янгыннан соң менә шул турыда сүз күп булды. “2010 елны сатып алган бу йортта бер ел эчендә газ өчен 30 мең сум бурычы җыелган алар­ның. Менә шуны түли алмагач, алар Сергей Федотовның төп йортына күчен­деләр. Бу – 2012 ел иде. Гаилә бу йортка күчкәч тә, газ өчен түли алмады. Бер ел эчендә тагын бурыч җыйганнар. 16 мең сумнан артык әҗәтләре булганга күрә, бу юлы аларның газларын бөтенләй өзеп кит­теләр”, – ди Йосып әфәнде.
 
“Гаиләдә берсеннән-берсе кеч­кенә 6 бала бит. Нигә дип газны өзделәр икән? Без аларны начар гаилә дип әйтә алмыйбыз. Ишле булгач, ашау-эчү дә җит­мәгәндер. Тик алар зарланмады. Барысы да тәртиптә иде. Оль­ганың әтисе Александр авырыб­рак тора, әнисе әле дә фермада сыер сава. Кеше рән­җетә торганнар түгел. Бу гаи­ләгә килгән фаҗигагә бик борчылабыз. Авыл халкын бер генә сорау борчый – газны ник өз­гәннәр? Ник балалар турында уйлаучы булмаган?”– ди исемен әйтергә теләмәгән ханым.
 
Бу сорау күпләрне борчый. Шул исәптән тикшерүчеләрне дә. Тикшерү комитеты тарафыннан “Лениногорскгаз” берләшмәсенең әлегә ачыкланмаган хезмәткәр­ләренә карата РФ Җинаять кодек­сының 215.1 нче маддәсе 2 нче бүлеге буенча җинаять эше кузгатылды. Моннан тыш, Лениногорск районы башкарма комитеты, Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, район башкарма ко­ми­тетының опека һәм тәрбия эш­ләре буенча секторының социаль яклау бүлеге, эчке эшләр бүле­генең балигъ булмаганнар белән эшләүче ачык­ланмаган хезмәт­кәрләренә карата да РФ Җинаять ко­дек­сының 109 нчы маддәсе 3 нче бүлеге буенча җинаять эше кузгатылган.
 
Тикшерү органнары тарафыннан ачыкланганча, кече яшьтәге 6 баласы булган сигез кешелек гаилә 50 квадрат метрлы агач йортта яшәгән. Ә торак мәйданы 20 квад­рат метр гына булган. Бу тиешле социаль нормаларга туры килми. Алай гына да түгел, 2013 елның 12 августында, түләмәгән өчен, суд карарыннан башка гына йортка газ бирүне туктатканнар. Шуның аркасында йорттагылар электр җы­лыткычлары кулланырга, мич­кә утын ягып җылытырга мәҗбүр булган.
 
Газны  өзгәнче, ник балалар­ның язмышы турында уйламаганнар? Әнә шул сорауга да җавап эзләнә. “Безгә утын сорап кил­мә­деләр. Газны өзгәч тә, кушсыннар диюче булмады. Үзебез гел күзәтү астында тоттык. Әмма алар өйләрен электр җи­һаз­лары белән дә җылыткан. Әлегә утның нидән килеп чыкканы билгеле түгел. Тик­шерү эшләре бара”, – ди Йосып Вәли­уллин.
 
“Бөтен авыл елый...”
 
Ольганың әнисе Галина Ми­хайловнаның бик авыр көннәре. Гомере буе колхозда бил бөккән ана балаларын кешедән ким-хур итеп үстер­мәгән. Әле дә кызына ярдәм итеп торган. Фаҗига буласы көнне дә оныгы Ильяны үзенә кунакка алган була. Шуның аркасында бала исән кала да. “Апабыз тыныч, акыллы иде. Балаларын да әйбәт­ләп карады. Бар җире тәртиптә иде аның. Без биш бала үстек. Газиз кешебезне югалту барыбыз өчен дә бик авыр. Аеруча әниебезгә бик читен. Бу хәсрәтне ничек кенә күтәрер?” – ди сеңлесе Алена. Туганнары исән калган энеләрен яратканнарын яшерми. Апаларының бер­дәнбер сабыен алар үзләре дә карап үстерергә әзер. Инде баланың язмышы ничек булыр? Сүз уңа­еннан, Татарстан Мәга­риф һәм фән министрлыгы хез­мәт­кәрләре Илья Журавлевка ярдәм итү йөзеннән аңа бер көнлек хезмәт хакын күче­рергә булган.
 
“Оляны гел яхшы яктан гына искә алабыз. Без аның белән бик дус булдык, бергә уйнап үстек. Миңа Әлмәткә китәргә туры килде. Әмма аңа карап аралар суынмады. Авылга еш кайта идек. Оля беренче иреннән ике бала тапты да аерылып китте. Ә аннары Сергей белән яши башлады. Алар искиткеч пар иде. Бер-берләрен ярты сүздән аңлыйлар, беркайчан да ачуланышып тормадылар, – дип сөйли дуслары Ләлә. – Сергейның 7-8 мең сум хезмәт хакы, Оляның балаларга түләнелә торган 5600 сум пособиесе генә гаиләне алып барырга җитмәде. Әмма бала­лар­ның өс-башы бөтен, суыткычлары тулы ризык булды. Өйләрен кулдан ясалган җиһаз белән җылыт­каннар дип язалар. Дөрес түгел. Кибеттән алынган җылыт­кыч иде. Янгын турында да ике мәртәбә кисәтү булган, диләр. Булмады андый хәл. Оляны эчкән дип тә йөрәккә тоз салалар. Егылып эчә торган хатын түгел иде. Дөрес, бәйрәмнәрдә салгалады”. 
 
Йомгак
 
Шушы хәлдән соң Россия Президенты каршындагы балалар хокукларын яклау буенча вәкил Павел Астахов Лениногорск районында килеп чыккан фаҗига турында үз фикерен белдерде. “Тагын шул алкоголь һәм битарафлык... Коточкыч фа­җига. Хәзерге вакытта Татарстанда балалар хокукларын яклау буенча вәкил фаҗига сәбәпләрен ачык­лауда катнаша. Исән калган балага ярдәм күрсәтелә”, – диде ул.
 
Татарстан Президенты Рөс­тәм Миңнеханов янгын кор­баннары­ның якыннарына кайгы уртаклашу белдерде һәм җирле үзидарә органнары бе­лән социаль хез­мәт­ләр га­мәл­ләренә катгый бәя бирде. Моннан тыш, хокук саклау органнары белән координацион ки­ңәшмәдә республика башлыгы Татарстан Хө­күмәте һәм хокук саклаучыларга фаҗиганең сә­бәп­ләрен ачыкларга, тиешле чаралар кабул итәргә, шулай ук имин булмаган гаи­ләләр белән эш­ләүне камил­ләштерү, шул исәптән балаларга яшәү өчен шартлар тудыру буенча тәкъ­димнәр әзер­ләргә йөк­ләде. Рөстәм Миңне­ханов, социаль яктан якланмаган гаи­ләләр, биг­рәк тә балалар зыян күр­мәсен өчен, җирле хакимият гаилә­ләрдәге хәл­ләрне белеп торырга, вакытында чарасын кү­рергә тиеш, диде.
 
Татарстанның Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү ко­мис­сиясенең чираттан тыш утырышында Татарстан Пре­мьер-ми­нистрының беренче урын­басары Алексей Песошин исә респуб­ли­ка­ның һәр шәһәр һәм авылында янгынны ки­сәтүгә ютәл­телгән эш алып барырга куш­кан. Моның бе­лән шөгыль­лә­нүче махсус төр­кемнәр булдырылачак. Алар 25 гыйнварга ка­дәр күп­балалы гаилә­ләргә, үзлә­ре генә яшәүче әби-бабай­ларга янгын куркынычсызлыгы хакында аңлату эшләре алып барачак.
 
Лениногорск районында килеп чыккан фаҗигадән соң Россия Иҗтимагый палатасының кур­кынычсызлык комиссиясе рәи­се урынбасары Дмитрий Чугунов Россия ТКХ һәм төзелеш министры Михаил Меньга бурычлары булган күп балалы һәм аз керемле кешеләрнең кыш айларында газын өзмәскә дигән тәкъ­димен юллаган. Ул шулай ук әлеге гаи­ләләргә өчен коммуналь хезмәт­ләр өчен түләүләргә тиешле ташламалар булдыруны да сораган.
 
Әлегә тикшерү эше бара. Бу фаҗига ни сәбәптән килеп чыккан? Әнә шул сорауга җавап эз­лиләр. Сәбәбен дә, гаеп­ле­ләр­не дә табарлар. Тик кем генә гаепле булмасын, төп сәбәп барыбер игътибарсызлык һәм битарафлыкка барып тоташа. Димәк, кемдер кайчандыр ярдәм итмәгән, һич югы, вакытында киңәшен бирмәгән. 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 15.01.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»