|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.01.2016 Җәмгыять
Америка кешесе этен дә, оныгын да бер төрле киендерә (ФОТО)Кушма Штатларда эте белән оныгын бер төрле киендерүче популярлык казанган. Австралия лабрадудле токымлы эте белән оныгының фотоларын Истагарамга куеп көненә меңләгән "лайк"лар җыя икән америкалы Сэнди Свиридофф. Ә мондый популярлыкның сәбәбе шунда: ул Риган кушаматлы эт белән оныгын бер төрле киемнәрдән фотога төшергә ярата икән.
Сэндиның кызы тәрбиягә алган малайга да, эткә дә икешәр яшь. Бәләкәчләр бер-берсеннән аерым торырга яратмыйлар, ди. Оныгы йоклаганда эт аның йокы бүлмәсенең ишеге төбендә иптәшенең уянганын көтеп тора, дип сөйләгән Сэнди The Daily Mailга.
--- |
Иң күп укылган
|