поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
07.07.2009 Дин

ГАФУ ИТҮЧЕНЕ АЛЛАҺ КИЧЕРЕР

Кол Шәриф мәчете имамы, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рамил хәзрәт Юнысов – республикабыздагы иң оста вәгазьчеләрнең берсе. Җомга намазы саен Кол Шәриф мәчете шыгрым тула икән, бу, беренче чиратта, аның казанышы.

 – Күптән түгел генә газетабызга биргән интервьюсында мөфти Госман хәзрәт Исхакый 2010 елда булачак мөселманнарыбыз корылтаенда Диния нәзарәте рәислегеннән китәргә җыенуы турында белдерде, нәзарәт башлыгына лаеклы кандидатларның берсе дип Сезнең исемне атады. Сез мөфти булырга әзерме?

 

– Иң элек шуны әйтәсем килә: дини юлга басуымның сәбәбе ниндидер дәрәҗә, урын алу түгел, ә күңелемдә күп еллардан бирле җыелып килгән сорауларга җавап эзләү, тормыш юлы сайлап алу нәтиҗәсе. Исламны ниндидер дәрәҗә өчен куллану уе күңелемдә беркайчан да булмады.

 

Имам булып эшләвем – вәгазь сөйләп, кассеталар чыгарып, халыкны туры юлга өндәү өчен. Билгеле, кеше беркайчан да бер урында гына кала алмый, Аллаһы тәгалә куйган язмышын үтәргә тиеш. Әмма без язмышка ышанабыз, һәм шушы вакыйга тормышка ашты. Хәзерге вакытта беренче урынбасар булып эшләвем дә һич уйламаганда булды. Инде мөфтилек мәсьәләсенә килгәндә, бу вазифага менәм дип омтылып, тырышып, чабып йөрергә һич исәбем юк.

 

– Кайбер кешеләрдән мондый сүзләр ишетергә туры килә: "Киленебез биш вакыт намазын калдырмый, гел яулык бәйләп йөри, әмма өлкәннәргә кадер-хөрмәте юк, улымны санга сукмый". Андыйларны ничек аңларга?

 

– Ни кызганыч, ислам дине кушканнарны мөкәммәл үтәп баручылар бик аз. "Әй, иман китергән бәндәләр, ислам динен мөкәммәл рәвештә үтәгез", – дигән Аллаһы тәгалә Коръәни-кәримендә. Ягъни ислам дине ул – яулык бәйләп хиҗаб кию, намаз укып ураза тоту гына түгел. Бервакыт бер төркем кеше, Пәйгамбәребез янына килеп: "Йә Рәсүлуллаһ, арабызда бер хатын-кыз бар. Ул көндезләрен ураза тота, төннәрен намаз укый, әмма ләкин әче теле белән күршесен рәнҗетә. Моның хөкеме ничек булыр?" – дип сорый. "Бу хатынның гыйбадәтеннән файда юк. Аның урыны – җәһәннәм", – дип җавап бирә ул. Чөнки мөселман буларак намаз, Коръән укыйбыз, сәҗдә кылабыз, ураза тотабыз икән, шушы гыйбадәтнең мөгамәләдә нәтиҗәсе, җимеше булмаса, мондый гыйбадәтне Пәйгамбәребез буш ди.

 

– Ул бит мәрхүмнәребезнең өчесен, җидесен, кырыгын үткәрүгә каршы; бу бит ваһһабчылык, бу гадәтне ата-бабаларыбыз мең ел буе үтәп килгән, – дип кайберәүләр Сезнең адреска дәгъва белдерә. Гомумән, без татар-мөселманнар ваһһабчылыкка ничек карарга тиеш?

 

– Дөрестән дә, күп кенә мөселман халыкларында мәрхүмнәребезнең өчесен, җидесен, кырыгын үткәрү тарихы меңнәрчә елга сузыла. Гәрчә Коръәндә, хәдистә турыдан-туры моңа өндәү юк. Әмма Коръәни-кәримендә Аллаһы тәгалә "Бил-мәгъруф" дигән сүзне әйтә. Моның тамырында гореф дигән сүз ята. "Күп мәсьәләләрне гореф-гадәт нигезендә чишегез", – дип Аллаһы тәгалә гореф-гадәткә киң мәйдан ача. Шул ук вакытта гореф-гадәтләрнең хәерлеләре дә, хәерсезләре дә бар. Әйтик, халкыбызда хәмер кулланып туй үткәрү гадәте бар. Бу – хәерсез гадәт. Без моны халыкка аңлатырга тиеш.

 

Инде ваһһабчылык дигән мәсьәләгә килгәндә, бу сүз-гыйбарә моннан ике йөз ел элек Европада барлыкка килгән. Бу сүзне иң әүвәл инглизләр кулланган. Британиянең 200 ел буе алып барган әлеге сәясәтен яхшы беләбез. Мөселманнарны аеру, бүлү, бердәмлекне какшату, Россиядәге җөмһүриятләрне бер-берсенә каршы кую өчен дә кулланыла бу терминология. Әмма икенче яктан килгәндә, ваһһабчылык дигән дини юнәлеш тә булган.

 

Ике яклы процесс бу. Әмма моның берсе дә безнең җирлеккә туры килми. Дөрес, без бүген борынгы татар галимнәребезнең юнәлешләренә дә төзәтмәләр кертергә тиеш. Менә мин бүген Курсави хезмәтен укыйм. Алар заманындагы барча фикер-тәкъдимнәрне хәзер тормышка кертәбез икән, хәтта бу да фетнә чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә XXI гасырда Татарстанда, Россиядә үз юнәлешебезне бик нечкә, чамалап алып барырга тиешбез.

 

– Беренче мәхәббәтегезне хәтерлисезме?

 

– Алтынчы класста булган мәхәббәтем белән бүген дә гомер сөрәм. Мәктәптә үк башланган мәхәббәтем – бергә укыган Лилия ханым белән яшәп ятабыз, ике кыз бала үстерәбез. Беренче мәхәббәтем дә, соңгы мәхәббәтем дә шул булсын дигән теләктә торам. Нәрсә соң ул соңгы мәхәббәт? Үзеңнең хәләл җефетең алдында җан бирү ул. Әгәр соңгы минутыңда хәләлең салкын су тамызып, иренеңне чылатып тора икән, бу – соңгы мәхәббәт. Шушы минутка кадәр ирешеп яшәргә насыйп булсын, дип әйтәм мин яңа өйләнешүчеләргә.

 

– Наркомания – җинаятьме, чирме дигән дәвамлы бәхәс бар.

 

– Наркотикны куллану һәм аны тарату бар. Икесе ике нәрсә. Аек кеше акча эшләү нияте белән кешеләргә наркотик тарата. Башта бушка, аннан акчага, бурычка биреп торып, кешеләрне шуңа "бәйләп куя". Бу – бер җинаять. Наркотикны куллану – җәмгыяви җинаять. Чөнки бу кеше җәмгыятькә зыян китерә. Балаларына, хатынына, әти-әнисенә күп мәшәкать, зыян сала. Хәмер дә – шул ук наркотик. Наркотик таратучы да, кулланучы да – җинаятьче. Бөтенесе дә – гөнаһ кылучылар. Наркоманнарны чирле дип әйтүчеләр – аларны йомшаграк бәяләргә тырышучылар гына. Аларның машиналарны талаулары, урлап сатулары, кеше үтерүләре, җимерелгән гаиләләр, ятим балалар – җинаять түгелме?! Шушылай нәфсенә бирелгән кеше зур җинаятьнең башына баса.

 

– Шагыйрь һәм депутат, "Диалог-Евразия" хәрәкәтенең Татарстан бүлеге рәисе Разил Вәлиев төрек дин галиме, фикер иясе Фәтхуллаһ Гөләнне диннәр диалогын, хезмәттәшлекне алга сөрүче дип бәяли, Татарстан мөфтие урынбасары Вәлиулла хәзрәт Якуб исә Гөлән эшчәнлегендә астыртын максатлар күрә. Сез аны үзегез ничек бәялисез?

 

– Мин аның эшчәнлеге белән турыдан-туры таныш түгел. Әмма күп кенә китапларын укыдым. Әлеге китаплар юнәлеше белән яшь буынга күп файда китерә. Белем-мәгърифәт системасында, ислам динен яңа форматта өйрәтү юнәлешендә хезмәт куя Гөлән тарафдарлары. Җентекләп тикшерсәң, кызыңда да, хатыныңда да, үзеңдә дә гаеп табып була. Гомумән, күп халыклар белән диалог урнаштырып аңлашу таба гөләнчеләр. Әйтик, төрек лицейлары дөньяның бөтен илләрендә диярлек эшли. Европада, Америкада, Африкада һәм башка кыйтгаларда да бар алар.

 

– Евроисламны ничек бәялисез? Гөләнне евроисламчы дип әйтергә буламы?

 

– Юк. Евроислам тарафдарлары белән күп кенә бәхәсләшсәм дә, аның нәрсә икәнен әле һаман аңлап бетерә алмыйм. Әмма бер нәрсәгә төшендем: евроислам ул, ниндидер фәлсәфи кәләм юнәлеше буларак, гыйбадәттән арынган исламчылар фиркасе, минемчә. Бүген алар исламның дөньяда тоткан урынын фәлсәфи яктан, ягъни сүз белән аңлатмакчылар. Әмма ислам дине сүз, фәлсәфә генә түгел. Ул – дәгъвәт тә, гыйбадәт тә, мөнәсәбәт, мөгамәләт тә. Гыйбадәтен фәлсәфәсеннән аера башласаң, ул инде дин түгел. Алар бербөтен булырга тиеш.

 

– Безнең рәсми кешеләр динилекләрен күрсәтергә никтер кыенсына. Әйтик, Путин, Медведев, Лужков читенсенми бит. Җитәкчеләр үрнәгенә халык тиз иярә ләбаса.

 

– Җитәкчегә карап кеше дингә килә дигән сүзгә мин ышанмыйм. Әйтик, Татарстанның кайбер район җитәкчеләре намаз укый. Менә шул районнарда намаз укымаучы кайбер кешеләр белән сөйләшкәндә, бу хакта сүз чыккач, шактый кызык җавап бирәләр. Аларның гөнаһы күп, хәзер аларга гөнаһларын юасы гына калды инде, янәсе. "Менә бит җитәкчегез намаз укый, ник намазга йөрмисез?" – дип сораганым да бар кайбер кешеләрдән. "Аның өчен йөзләгән кеше эшли, машинасын юалар, йөртүчесе бар. Аңа хәзер намаз укыйсы гына калды инде", – дип җавап бирәләр. Халык тегеләй итсәң дә, болай итсәң дә гаеп таба. Аллаһы тәгалә кешенең күңеленә салса – була, салмаса юк инде.

 

– Дошманнарыгыз бармы?

 

– Мин – синең дошманың, дип каршыма килеп әйткән кеше юк. Әмма бер әйтем бар: әгәр дошманың булмаса, аны зур акчага булса да сатып ал. Гомумән, кеше белән дошманлашып яшәргә яратмыйм. Кайчагында кайбер кешеләр ягына борылып карыйсы да килми. Әмма аларга кул сузам. Кайвакытта авырлык китерәләр, ләкин кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Чөнки күңелемдә дошманлык хисе булган килеш яши алмыйм. Бу минем холкыма туры килми. Ул мине басып тора, эшләргә, уйларга ирек бирми. Мин тизрәк барып күрешергә, уртак тел табарга әзер. Шуннан күңелем җиңеләеп, башым ачылып китә.

 

Дошман белән дә, үзеңә начарлык теләгән кеше белән дә уртак тел эзләргә кирәк. Төерне йоту бик авыр, әмма йотарга кирәк. Әбү Бәкер Ситдыйкның кызы, Пәйгамбәребезнең хатыны Гайшә ханымны зинада гаепли башлаганнар. Ситдыйкның фәкыйрь бер туганы шушы гайбәтне тырыша-тырыша таратып йөргән. Бер айдан соң Аллаһы тәгаләнең аяте иңеп, Гайшәнең гаепсез икәнлеге ачыклана. 18 аятьтә Аллаһы тәгалә шушы хөкемне аңлата. Әбү Бәкер Ситдыйк, шушы туганыма аяк та басмаячакмын, дип әйтүгә, Аллаһы тәгаләнең Пәйгамбәребезгә шушы аяте иңдерелә. "Мөлкәте, дине, иманы булган кеше үз туганына, иптәшенә мин башка бармыйм дип ант итмәсен. Гафу итсеннәр, чөнки Аллаһы тәгалә үзегезне гафу иткәнне телисез. Әгәр дә кешеләрне гафу итә белсәгез, Аллаһы тәгалә сезне гафу итәр", – диелә анда. Бу, мөгаен, Коръәндәге иң күркәм аятьтер. "Нур" сүрәсендә бу. Шуннан соң Әбү Бәкер Ситдыйк тагын малларын, күчтәнәчләрен җыеп, кызын бер ай буе зиначы дип сөйләп йөргән туганына бара. Менә бу – үз-үзеңне бик зур җиңү. Шуңа күрә дошманнар белән дә уртак тел таба белү – бик зур дипломатия ул.

 

– Яшьләрдән бабайчылык дигән дәгъва ишеткән бар. Аңа ничек карыйсыз?

 

– Һәрбер мәхәлләдә баланс булырга тиеш. Әгәр дә яшьләргә генә игътибар бирә, яки картлар белән генә эшли башласаң, баланс югала. Мин бабайчылыкка әлхәмделиллаһ дип карыйм. Иманлы, сакаллы, тәһарәтле бабайларыбыз мәчеткә йөри икән, Аллага шөкер. Яшьләр дә тәкәбберлекләрен, максимализмнарын бабайлар янында беразга гына киметер. Бабайлар да шуны аңларга тиеш: балаларны киләчәк белән тәрбияләргә кирәк. Шуңа күрә бабайлар да яшьләребезнең алар кебек булмаячагын аңларга, яшь буынның омтылышы икенчерәк икәнен белергә тиеш. Мәхәлләләрендә баланс булдыра алган имамнар зур нәтиҗәгә ирешә.

 

– Остазыгыз дип кемнәрне саныйсыз?

 

– Әлбәттә, иң әүвәл Аллаһы тәгалә. Икенчедән, минем юлыма Аллаһы тәгалә берничә укытучы җибәрде. Шулар мине төрле яклап фикерләү ысулларына өйрәтте. Авиация институтында укыганда ук алар белән аралаша башлаган идем. Гарәп илендә дә, аннан кайткач та остазларым булды.

 

Җитәкчелеккә һәм идарә итү нечкәлекләренә өйрәтүчем – Илсур Метшин. Түбән Камага киткәндә вәгазь сөйләүче Рамил хәзрәт кенә идем. Идарә итү эшенә, җитәкчелек психологиясенә, халык белән эшләүгә өйрәтүчем ул. Аннан күп кенә хикмәтләр алдым. Аның янында, Түбән Камада идарә итү мәктәбен үттем. Ул да ислам дине буенча миннән кайбер дәресләр алгандыр. Гомумән, остазларым берничә булды. Тормыш юлында остазларсыз ерак барып булмый.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 135 | 07.07.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»