13.01.2016 Җәмгыять
Бала авырса, бакча гаеплеме?
Бактың исә, балалар бакчасындагы төркемдә сабыйлар саны күбрәк булган саен, малай-кызлар акрынрак үсә икән. Россия галимнәре әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Зур төркемгә йөрүче балалар бронхит, астма кебек авырулар белән дә ешрак чирли, дигәннәр. Әгәр бакчадагы төркемдә сабыйлар саны 25тән күбрәк икән, мондый балаларның үсешендә тоткарлану куркынычы арта.
Роспотребнадзор каршындагы фәнни үзәк хезмәткәрләре әйтүенчә, сабыйларның нерв системасы какшарга, аллергия барлыкка килергә дә мөмкин. Сәбәбе бик гади: зур төркемнәрдә балаларга игътибар җитми, дигән галимнәр.
Белгечләр 500гә якын баланың сәламәтлеген тикшергән. Бу эштә мәҗбүри медицина иминиятләштерү федераль фонды тәкъдим иткән мәгълүмат та файдаланылган. Ягъни баланың ел дәвамында табибка ничә тапкыр барганына игътибар иткәннәр. Белгечләр ике төрле төркемгә йөрүчеләрне чагыштырган. Беренчесендә – 19–25, ә икенчесендә 27–31 бала исәпләнгән. Тикшерү нәтиҗәсендә зур төркемнәрдә “уйнар һәм шөгыльләнер өчен урын җитмәү”, “рөхсәт ителгән тавыш киеренкелеге күрсәткече артып китү” һәм “һавада авыру тудыра торган бактерияләр күп булу” ачыкланган.
Болар барысы да балаларның үсеше тоткарлануга китерергә мөмкин дә инде. Әлеге куркыныч 1,5–2 тапкыр арта, дигән белгечләр. “Зур төркемнәргә йөрүче балаларның 56 проценты игътибарсыз була”, – дигән галимнәр. Кечкенә төркемнәр белән чагыштырганда, бу 1,5 тапкыр күбрәк икән.
Шунысын да искәртеп узарга кирәк: бүген төркемнәрдә балалар саны закон белән расланмаган. СанПиН таләпләре нигезендә, әлеге күрсәткеч бүлмә мәйданына бәйле. Иң кечкенә балалар төркемендә һәр сабыйга – кимендә 2,5, мәктәпкәчә яшьтәгеләрдә 2 квадрат метр мәйдан туры килергә тиеш. Чынбарлыкта исә вәзгыять үзгә. 1990 нчы елларда туучылар саны кимегәч, балалар бакчаларының күбесе ябылып бетте. Хәзер исә сабыйларга урын җитмәү мәсьәләсе көн кадагында тора. Өч яше тулган балалар мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә урын белән тәэмин ителгән булырга тиеш, дигән таләп тә бар. Шуңа күрә, телисеңме-юкмы, төркемнәрне ишәйтергә туры килә. Узган ел Татарстанда барлыгы 73 балалар бакчасы үз ишекләрен ачкан. Республикада яшәүче 10 мең 100 баланы урын белән тәэмин иткәннәр. Төзелешкә алты миллиард сумнан артык акча киткән.
Яңа балалар бакчаларының 20дән артыгы Казанда урнашкан. “Зур шәһәрләрдә төркемдәге балалар санына бәйле кагыйдәләр бозыла да инде, – дигән “Мәгариф” илкүләм фонд башлыгы Сергей Комков. – Исемлектә 30-35кә кадәр бала булырга мөмкин. Тик әлеге мәсьәләдә төпченә башласаң, акланырга сәбәпне бик тиз табалар. Исемлектәге сабыйларның барысы да йөрми бит, арада авыручылар һәм башка сәбәп белән килми калучылар да күп. Шуңа күрә төркемдә балаларның уртача саны 20 тирәсе генә, диләр”. Ә менә Европа илләрендә, Россия белән чагыштырганда, әлеге күрсәткеч күпкә кимрәк икән. Мәсәлән, Чехия, Словакия һәм Германиядә балалар бакчасында бер төркемдә күп дигәндә 10-15 бала исәпләнә.
Белгеч фикере
Әлфия ӘСЛӘХОВА, табиб:
– Бөтен гаепне балалар бакчаларына гына кайтарып калдырырга ярамый. Элек тә төркемнәр зур булган. Без үзебез үзгәрдек. Бүген әти-әниләр авырып киткән балалары белән өйдә утырырга теләми. Вакытым юк, эштән җибәрмиләр, дип акланырга тырышалар. Күп дигәндә ике-өч көнгә “больничный” алалар да, бетте. Тик балага савыгу өчен бу кадәр генә вакыт аз. Балалар бакчасындагы шәфкать туташы медицина белешмәсе сорагач, безгә килеп, бала сау-сәламәт дигән кәгазь язып бирегез әле, дип үтенүчеләр дә шактый. Бу бит безгә түгел, ә әти-әниләрнең үзләренә кирәк. Әби-бабайлар да остарып бетте. Оныкларын тәрбияләргә ашкынып тормыйлар. Ахыр чиктә, белем бирү системасы, балалар бакчасы һәм тәрбияче гаепле.