поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.01.2016 Язмыш

"Дошманыңа яман теләк теләмә, игезәк бала тапсаңчы, дип кенә әйт икән"

“Ирем игезәк сыңары минем. Имчәк баласы вакытта икесе дә елак булганнар. Алмаш-тилмәш чирләп интектергәннәр. Үсә төшкәч тиктормаслыклары белән җә-фалаганнар. Шуңадырмы, 8 бала үстергән кайнанам: “Дошманнарыңа яман теләк теләмә: “Һай, игезәк бала тапсаңчы!” – дип кенә әйт икән”, – дия торган иде”, – дип сөйләгән иде бер таныш хатын.

Балалар бакчасында эшләгәндә группамда ике пар игезәкләр бар иде. Илдар белән Айдар охшаш түгел, ә менә Сережа белән Алеша дигәннәре бәгырьләремә төштеләр тәмам! Үзләренә 3 кенә яшь – шырлатып алдашалар! Әйтик, берсенең әрләнне аквариумга салып маташканын күреп: “Сережа, нишлисең?!” Р дип кычкырып җибәрәм генә, “Я не Селеза, я Алёса!” – ди теге. Икенчесен эзләп табып янәшә китереп бастыргач кына аермаларын күрәм һәм нәкъ менә Сережаның этлек эшләгәнен аңлый идем. Әниләренә сөйләгәч, көлә иде дә: “Әй, имчәк балалары вакытта мин аларны әллә ничә бутадым инде!” – дия иде.

Үзем дә авырлы чагымда ябык кына гәүдәмнең бил-корсак турысы чүпрәдәй кабаруына кайнанамның бик шомланып-борчылып каравына аптыраган идем. Игез булмаса ярар иде дип борчылганын яңадан гына әйтте. Кайнанамның игезәк энеләре булган һәм сугыштан соңгы авыр елларда әнкәйнең бөтен балачагы шуларны карап-тәрбияләп үткән икән. Кайнатам исә – үзе игез сыңары. Кайнанам сөйләве буенча, энеләре икесе дә өйләнеп-башлы күзле булгач та, юктан гына эләгешеп китеп, дөмбәсләшә торган булганнар, килендәш белән көчкә аера идек ди. Игезәкләр туу нәселдән килә, дия иде әнкәй. З баласының да гаиләләрендә “штучный” балалар гына тугач, тагын фикере үзгәрде: каяндыр укыган, имеш, бер буын “ял итә” икән! Шулай итеп, түтиегез, ягъни мин игез балалар әбисе булып та куймагае әле...

Игезәкләрне табигатьнең, Аллаһның бер хикмәте дип кабул итәбез бит. Шуңа да урамда бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаш балалар күрсәк, ирексездән, елмаябыз. Аларны күзәтергә яратабыз. Алагаем дәү бала арбасы этеп барган яшь әнине туктатып, парлы бала карау серләре белән кызыксынасыбыз килә. Менә шул кызыксынуым һәм киләчәккә кайнанам фаразлаган “пар онык перспектива”сы игезәкләр эзләүгә әйдәкләде дә инде. Хәер, озак эзләмәдем дә: Чаллы каласында яшәүче дустым, язучы Зифа Кадыйровада кунакта вакытта игезәк кызлары Гөлнара һәм Гөлназны ияртеп Зилә ханым Искакова килеп керде. Игезәкләр икесе бертөсле, алай гына түгел, әниләре Зилә ханым үзе дә кызларының өченче сыңарлары кебек! Кызлар белән аралаша торгач, аларның тагын бер игезәк танышлары барлыгы ачыкланды. Болары минем чордашларым – Дилбәр һәм Дилә ханымнар икән. Дилбәр ханым белән “ВКонтакте” социаль челтәре аша танышып, аралаша ук башладык һәм бергәләшеп очрашырга сүз куештык.



Игезәк туганнар Дилбәр-Дилә Фәхриевалар, Гөлнара-Гөлназ Искаковалар һәм аларның әниләре Зилә ханым белән Дилбәр ханым фатирында очраштык. Дөресрәге, башта мине Дилбәр генә каршы алды. Сораулы карашымны тоеп, Дилбәр аңлатып бирде: игезәк туганы Дилә күрше фатирда гына яши һәм хәзерге вакытта ул коймак пешерү белән мәшгуль, пешереп бетерүгә әңгәмәбезгә кушыласы икән, Гөлназ белән Гөлнара да эшләреннән сорап китеп, тиздән килеп җитәргә вәгъдә биргәннәр.

Дилә белән Дилбәр Актаныш районы Югары Яхшый авылы кызлары икән. Гаиләләренең тулы, бәхетле чагын бераз моңсуланып искә алды Дилбәр. Авылга иң беренче телевизорны әтисе Камил абый сатып алып кайткач, ярты авыл баласы аларга телевизор карарга җыела торган булган. “Идәндә аяк атлап йөрерлек түгел иде, әмма әти белән әни һич каршы килмәделәр өй тулып бала-чага җыелышуга. Күрше-тирә балаларына Яңа ел бәйрәме ясап, кечкенә генә бүләк тә өләшәләр иде”, – дип искә алды Дилбәр.

Әмма бәхетле чаклар озакка бармаган – әтиләре 39 яшендә йөрәк өянәгеннән дөнья куйган. Ире үлгәннән соң Наилә апа, өч ятиме белән авылда яшәү авыр булачагын аңлап, Чаллыга күченергә карар кылган... Әниләре хакында сөйләп туялмады Дилбәр. Никадәр авырлык күргән ана кеше улын һәм игезәк кызларын аякка бастыру өчен. Шөкер, әниебез лаеклы кешеләр үстерүен, игелегебезне күреп китте дип сөйләде ул. Наилә апаның олы улы Гамил милициядә эшләгән. Подполковник дәрәҗәсендә лаеклы ялга чыккан.

– Игезәк кызлары туасын алдан белгәнме әниегез? – дим.

– Юк шул. Йөкле вакытта бик авыр йөргән. “Йокларга дип урынга яткач эчем ике якка салынып төшкәндәй була, шулкадәр уңайсыз иде. Тудыру вакытында табиб-акушер Сәфинә апагыз: “Кызың туды... Үлләм, Наилә, тагын берәү бар монда!” – дигәч кенә белдем икәү икәнегезне”, – дип сөйли иде әни.

– Кайсыгыз беренче туган соң сезнең?

Гөльнара һәм Гөлназ.

– Мин! Диләнең 10 минутка “өлкән апасы” булам. Мин дөрес туганмын, ягъни баш белән. Ә менә Дилә аяк белән килгән (игезәкләр шул рәвешле урнашадыр). Шуңа Дилә гомер буе: “Мин сине тибеп чыгардым!” – дип шаярта. Ә мин аннан: “Мин сине аягыңнан тартып тудырдым”, – дип көләм. Кечкенә чакта безне каравы бик тә авыр булган әнигә. Ике кулына ике бала салып имезүләрен, төнлә беребез елап уянгач, икенчебез дә уянуын, ике баланы берьюлы йоклата алмый азаплануларын яшь аралаш искә ала иде, мәрхүмкәем. Аның каравы, бераз үсә төшкәч, бер-беребезгә иптәш була башлаганбыз.

– Игезәк балалар арасында көнләшү була дип ишеткән бар...

– Безнең арада андый нәрсә булганын хәтерләмим. Кешеләрнең артыбыздан чагыштырып, сөйләнеп калуларына гына ачу килә иде: “Берсе түгәрәк йөзлерәк бугай... Монысының аягы кәкрерәк инде әллә...” – дип тикшереп калалар иде. Чыннан да, Диләнең бераз түгәрәгрәк иде йөзе үскәндә. Беренче туган игезәк озынчарак битле була икән. Әни икебезгә бертөрле күлмәкләр тегеп кидерә иде, гомумән, һәр нәрсәне парлы итеп сатып ала иделәр. Кешеләр безне бутаганлыктан дамы, әллә бөртөрлелектән тәмам туйдыкмы – тора-бара ризасызлык белдерә башладык әнигә. Без бит икебез ике кеше, янәсе!

Укырга кергәч минем “манту” прививкасы ясалган урыным шешү сәбәпле Әгерҗедәге санаторий-мәктәпкә юллама бирделәр. Игезәкләрне аерырга ярамый дип, Диләне дә минем белән җибәрделәр. Тегендә уку урысча иде. Хәтеремдә, икебезне ике партага утырттылар. Укытучы апа башта миңа алфавит хәрефләрен укып күрсәтергә кушты. Ничек урысча укыйм инде мин дип каушап калдым, укый алмадым. Ә Дилә шытырдатып укып китте: “А, Б, В, Г”. И-и, шаккаттым шунда, Дилә каян урысча белә икән дип. Кем белгән ди инде хәрефләрнең урысча да, татарча да бертөсле укылганлыгын!

– Игезәкләрнең берсе кечкенәрәк буйлы була диләр.

– Ә без ярыша-ярыша үстек. Бер елны Дилә үсеп китә, икенче елны мин. Буебызда аерма булмады диярлек. Ә менә холыкларыбыз төрле. Мин лидер сыйфатларына иямен, ә Дилә йомшаграк, сабыр холыклы.

Ишектән Дилбәрнең көзгедәге чагылышыдай Дилә бер өем коймак күтәреп килеп керде шулчак. Шундый ук ачык, ягымлы йөзле, сөйкемле-чибәр, хәтта тавышлары да бертөсле иде Актаныш кызларының. Дилбәр чәй әзерләргә кухняга чыгып китте, яныма Дилә кереп утырды да, әңгәмәбез дәвам иттек. Әйтерсең лә, кызлар бөтенләй алышынмадылар, Дилә белән дә шулкадәр рәхәт, җиңел иде гәпләшүе!

– Дилә, мәктәптән соңгы тормышыгызны сөйләгез әле.

– Әнигә безне аякка бастыруы бик авыр икәнне күреп, сигезенче сыйныфны бетерүгә, сәүдә-кулинария техникумына укырга кердек. Тизрәк һөнәр алып, үз көнебезне үзебез күрү, әнигә ярдәм итү иде теләгебез. Мин, авырып китү сәбәпле, техникумга кергәндә беренче тапкыр охшашлыгыбыздан “явызларча” файдаландым: Дилбәргә минем өчен техникумга документлар тапшырырга һәм медицина тикшерүе узарга туры килде. Шул документларны аерым-аерым тапшыру нәтиҗәсендә икебез ике группага эләктек. Үзебез ныклап сорасак, бәлки күчерерләр иде, әмма болай никтер җайлырак, кызыграк иде.

Ни турыда сөйләшкәнебезне ишетеп, кухнядагы Дилбәр яныбызга чыкты да, ни өчен “шулай җайлырак” булганын сөйләп китте:

– Миңа уку җиңелрәк бирелә иде. Кайчак авыррак фәннән үземнең группадагы дәрес беткәннән соң Диләнекенә кереп утыра идем. Дилә – минем группага күчә. Бервакытны шулай бер үк укытучының дәресләрендә – тәнәфестә алышындык. Укытучы карап шаккатты үземә: “Ну, Фәхриева, өлгер дә инде үзең, тәнәфестә чәчеңне бөдрәләткәнсең түгелме соң?!” – ди. Мин чәчемә алдагы көнне генә “химия” ясатканымны онытып җибәргәнмен.

– Төркемдәшләрегез “сатмыйлар” идеме?

Дилә:

– Юу-ук, аларның үзләренә дә кызык иде бит. Техникумда ике ел укыгач, бер укытучыбыз икебезне бергә күреп авып китә язды: “Ничек инде, сез... икәүмени?..” – диде.

Укып бетергәч, икебез бер кибеттә эшли башладык. Менә шунда кибет җитәкчелеге, безне аптырашта калдырып, икебезне ике сменага эшкә билгеләде. Янәсе, җитәкчеләргә дә, һөнәрдәшләргә дә шулай уңайлырак, имеш, безне бутап интегәселәре килми! Даими сатып алучыларыбыз да безне һәрчак икебезне бер кеше дип уйлыйлар, ничек болай бер ял көнсез эшлисең соң син дип сорыйлар иде.

– Йөргән егетләрегез бутыйлар идеме соң?

Дилбәр:

– Дилә тыйнаклыгы, җитдилеге аркасында егетләр белән йөрмәде дә ул. Мин исә бик тиз туя идем артымнан йөргән егетләрдән, әллә насыйбым түгел икәнен аңлап, алыштырып кына тора идем. Мин үз “принцым”ны эзләгән арада, Дилә ипләп кенә Ринат исемле Казан егетенә кияүгә чыгып та куйды. Тиздән мин дә очраттым сөйгән ярымны. Миңа да Ринат исемлесе насыйп булды.

Туебызга санаулы көннәр генә калгач, минем Ринат килеп керде өебезгә. Мин кухняда пешеренә идем. Ишекне Дилә ачты. Ринат ык-мык итеп тора ишек төбендә: “Кайсыгыз әле бу?” – дигәне ишетелде. Мин булсам бераз җәфалар идем дә, Дилә: “Мин – Дилә, синеке – кухняда”, – диде.



– Балаларыгыз да бутадымы?

– Бутыйлар иде. Балалар дигәннән, мин – бер бала, Дилә өч бала табып үстердек. Ә оныкларга мин баерак, алар минем өчәү. Диләне әби итәргә ашыкмыйлар әле балалары. Минем оныклар исә, һич ялгышмыйлар: “Дилә әби”, “Дилбәр әби” дип чатнатып әйтеп бирәләр. Күрәмсең, олыгая-олыгая охшашлыгыбыз кимегәндер.

– “Ирония судьбы...” киносындагы кебек хәл дә булды бит әле безнең белән, – дип сөйләп китте Дилбәр. – Ул вакытта икебез ике комплекста (Чаллы – уникаль шәһәр, анда урамнар белән сөйләшмиләр. Чаллының Яңа шәһәр дигән өлеше комплексларга бүлгәләнеп беткән. Комплекслар шакмак ясап тезелгән берничә йорттан гыйбарәт, бер урамның ике ягыннан “шакмак-шакмак” комплекслар тезелеп киткән һәм алар игезәкләр кебек охшаш. – Р.Ш.) яшибез. Мин бер хатынга акча биреп торган идем. Теге миңа акча китерәм дип чылтыратты да, ялгышып, күрше комплекска, нәкъ минеке кебек урнашкан фатирга барып кергән һәм... ишекне Дилә ачкан. Туры килүен әйт! Теге хатын Диләгә акча бирә икән, Дилә ярый чамалап алган моның буталып кергәнен дә, аңлатып биргән үзенең минем игезәк туганым икәнлеген. Берничә елдан соң Диләләрнең күршеләре фатирларын сатарга карар кылганнар, ә без үзебезнекен сатып, монысын алу чарасын күрдек һәм янәшә яшәү бәхетенә ирештек!

– Игезәкләрнең бер-берләре кичергәнне ерактан ук сиземләве хакмы-юкмы?

Дилбәр:

– Хаклык бар. Моңа мисалларыбыз күп. Мин бала тапканда, тулгак вакытында, Дилә эчен тотып, авыртуга чыдаша алмыйча, бөкләнеп яткан дип сөйләделәр. Кияүгә чыккач Диләләр Казанда яшәделәр бит башта. Икебез ике шәһәрдә яшәп, бер үк вакытта чирләп яткан чаклар булды.

Дилә:

– Бер елны гаиләләребез белән мәҗлескә чакырдылар. Кибеткә йөгердем, кунакка барырга яңа күлмәк алырга. Мәҗлескә бер-бер артлы килдек Дилбәрләр белән. Егылып китә яздым туганымны күргәч – ул да нәкъ минеке төсле күлмәктән! Шул көнне бүтән кибеттән нәкъ минекедәй күлмәк чыгып алган!

Әңгәмәбезне бүлеп, ишектә кыңгырау чылтырады һәм шау-гөр килеп Искаковлар, ягъни игезәк кызлар Гөлнара һәм Гөлназ, әниләре Зилә килеп керделәр. Башта бергәләшеп сыйланып, чәйләп алдык, аннан әңгәмәбезне өзелгән җиреннән ялгап киттек.

Ерактан бер-беренең халәтен тою 26 яшьлек Гөлнара белән Гөлназда да бар икән. Алар да икесе берьюлы берәр теләкләрен, фикерләрен әйтеп куялар, диде Зилә ханым.

Парлы сабыйлар туасын Зилә ханым да алдан белмәгән. УЗИ дигәннәре юк иде бит элек! Йөклелек чорын бик авыр кичергән. Һич кенә дә беренче баласын –улын күтәргәндә кебек түгел иде ди. Тын кысылудан, бик тиз арудан, ашый алмаудан интеккән.

Зилә сөйли тора, мин кызларын күзәтәм. Гөлназ беренче туган һәм, ни хикмәт, нәкъ Дилбәр әйткәнчә, бит-йөз төзелеше сыңарыннан озынчарак икәнлеге белән аерылгандай. Кызлар кечкенәдән тулы гәүдәле, туп кебек булып үскәннәр. Холыклары бик тыныч. Икесе дә аз сүзлеләр. Елмаеп тик утыралар. Туганда да нәкъ Дилә-Дилбәр сыман, алдан туган Гөлназ арт белән килгән туганын “аягыннан сөйрәп чыгарган”. Кызлар 8 айдан килгән дөньяга, чөнки соңгы айда әниләренең хәле авырайганнан-авырайган һәм табиблар алдан таптыру чарасын күргәннәр. Гөлназ бик кечкенә – бары тик 1 кило 800 граммлы булса, Гөлнара тотымлы сабый, 2,5 килолык булган.

Беренче айларда сабыйлар күбрәк йоклаганнар, аннан чып-чын мәхшәр башланган. Икесен бергә имезә алмый, йоклата алмый интегүләре, төнлә болар йоклаган арада кер юуын, юган ыштан-чүпрәкләрне элеп-киптерер җир җиткерә алмый җәфалануларын сөйләде Зилә. Игезәкләр өчен бала арбасы булмавы, тапкач та рәттән ике урынлык колясканың бик киң булуы нәтиҗәсендә подъезд баскычларыннан менү-төшү, ишектән керү чын проблемага әйләнгән (хәзер игезәкләр коляскаларын аллы-артлы утырта-яткыра торган итеп эшлиләр икән. Үскәндә Гөлнара лидер булган, әмма тора-бара Гөлназ кулына күчкән әйдәүче дилбегәсе. Кызлар бик тыныч, ипле иделәр, бер борчу-мазар китермәделәр, ди Зилә. Дилә-Дилбәр сыман алышынып, “этлек” эшли дә белмәгәннәр. Хәер, күзәтүчән кешегә аермалары күренеп тора кызларның. Гөлназның күзләре зуррак. Балаларның телләре ике яшьтә үк ачылган. Матур итеп татарча сөйләшкән ике бертөсле сабыйга урамда сокланып караучылар һәм безнең халык бер дә яратмаган “өскә әйтү”челәр бик күп булган (мин үзем дә, балаларга карап: “Абау, нинди зур күзле, нинди матур бала!” – дип бала өстенә әйтүчеләрне өнәмим). Зилә дә кызларын бертөрле киендергән башта. Үсә төшкәч болар да, һәркайсы үзенчә киенәсе килеп, әниләренә ризасызлык белдерә башлаганнар. “Әнигә аңлата идек: “Үзеңә экономия була бит, төрле киемнәр ал да, алмашып киярбез”, – дия идек”, – диделәр кызлар, ниһаять, телгә килеп.

Шунысы кызык: Гөлназ белән Гөлнара да сәүдә техникумын тәмамлаганнар һәм хәзер шул өлкәдә эшлиләр. Гөлназ кияүгә чыгарга өлгергән, инде үзе әни булырга әзерләнә, ә Гөлнара ашыкмаска уйлаган: “Мин үсәм әле!” – дип шаяртты.

Игезәкләрнең яшьләре дә, өлкәннәре дә машина йөртәләр. Гомумән, бик яшьли җиң сызганып тормыш итәргә өйрәнгәннәр. Зилә аңлатты: игезәкләр ярдәмләшеп, бер-берсен нәрсәгәдер өндәп яшиләр, шуңа да ныклап тормыш итүчән, бер-берсен кайгыртучан булалар икән.

Кызларның тормышка ашмаган хыяллары турында да сораштым. Гөлназ белән Гөлнара: “Безнең барысы да алда әле”, – дип “котылдылар”. Ә менә Дилә белән Дилбәр кечкенәдән җырчы булырга хыялланганнар. Мәктәптә вакытта да, техникумда да сәхнәдән төшмәгәннәр. Тик ятимлектән иртә өлкәнәйгән игезәкләр, әниләренә авырлык китерүләрен аңлап, сәүдә эшенә укыганнар.

– Машина йөртергә укырга беренче мин бардым, бөтен теләгем укып, машина алып, әнине кая теләсә – шунда утыртып йөртү иде. Кызганыч, әниебез дә дөньялар рәтләнгәч кенә, каты авырудан бакыйлыкка күчте... “Без тормышта теләсә-нинди форс-мажорга, ягъни көтелмәгән кыенлыкларга әзер булырга тиеш, син дә укы, машина йөрт!” – дип Диләне дә күндердем, – диде Дилбәр.

Игезәк балалар тууының нәселдәнлеккә бәйлелеген сораштым. Ике яктан да әбиләре игезәк сыңарлары булганнар. Кызлар игезәкләр туу мөмкинлеге нәселнең хатын-кыз тармагыннан килү күзәтелгәнен дә аңлаттылар үземә һәм шуның белән парлы оныклар көтеп күз күгәртеп утырмасаң да була дип, өметемне чикләп тә куйдылар.

Дилә белән Дилбәр бер авыздан: “Игезәк булып тууыбыз – безнең бәхетебез ул, чөнки бертуганнар да игезәкләр кадәр якын була алмыйлар. Без башкалар кебек дуслар, теләктәшләр эзләмәдек. Без – бер-беребезнең көзгедәге чагылышы кебек. Тормыштагы хәсрәтебез дә, шатлыкларыбыз да уртак. Әти-әни никадәр мәшәкать, авырлык кичереп, безгә шушы игезәклек бәхетен бүләк иткәннәр, чиксез рәхмәт аларга!” – диделәр. Ә Гөлнара белән Гөлназның елмаюлы карашларында дус апаларының мөнәсәбәтләренә соклану-хөрмәт ярылып ята иде...

Йа, Раббым, табигатьнең бер хикмәте булган шушы ике парның һәркайсына бәрәкәтле, матур гомер насыйп итсәңче!

Яңа дусларым – Чаллы игезәкләре хакында тагын бик күп кызыклы фактлар яза алам. Тик укучыларыбыз арасында да игезәк туганнар, яисә аларны белүчеләр бик күп бит. Бәлки кызыклы язмышлы игезәкләр хакында бәян итүчеләр тагын табылыр. Языгыз, кызык бит!


Раушания ШӘЯХМӘТОВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 24.12.2015
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»