поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
06.07.2009 Җәмгыять

ЯЗМЫШТАН УЗМЫШ БАР

Юл һәлакәтенә очрап, урын өстендә хәрәкәтсез ятканда, бер халык табибы мине тынычландырырга теләпме: “Миләүшә, син йөри алачаксың, тик аңа кадәр 20 еллап вакыт үтәчәк, ышанычыңны беркайчан да югалтма, өметеңне өзмә, яме!” - дигән иде. Эчтән генә, шикләнеп: “У-у-у, 20 ел! Ничек күп вакыт, мин бер-ике елдан йөгерәчәкмен, бу кеше белми, моңа игътибар итмәскә кирәк!” - дип уйлаганым хәтердә. Менә минем умыртка баганамны сындырып, арка миемә зыян ясаганыма 13 нче ел китте. Үткән вакыт эчендә тормыш авырлыклары белән ничек көрәшкәнемне, эчке кичерешләремне бәян итеп тормыйм, сәламәт кешегә ул халәттә калырга язмасын. Бүгенге язмам чит илгә маҗаралы сәяхәтем хакында.

Гел зәңгәр күк 

 

Элек-электән мин бәйрәмнәргә үз-үземә кыйммәтле әйберләр бүләк итәргә яратам. Быел 8 мартка Берләшкән Гарәб Әмирлекләренең Дубай шәһәренә путевка сатып алдым. Барасымны беркемгә дә алдан әйтү юк, барыбер ышанмаслар, шушы халәтендә кая бара инде бу мескен дип җәлли, кешегә комачаулык тудырып йөрмә дип сүгә, кирегә үгетли башларлар иде. Барысын да факт алдына куйдым: “Менә самолетка билет, мин иптәш кызым Эльмира белән юлга кузгалам!”

 

Степан җизни белән аның шоферы Вадим мине тимер юл вокзалына озата киттеләр. Юл уңаенда Казаннан Эльмираны да эләктердек. Алга китеп шуны әйтәсем килә: гарипләр арбасында сәяхәт итүче өчен иң авыр саналган участок Казан тимер юл вокзалы булып чыкты. Поездыбыз дүртенче юлдан китәргә тиеш, өстәге тимер баскычларга менеп булмый, астан арба белән узарга мөмкинлек юк. Минем бәхеткә, бөтен юллар да буш иде. Ике яклап култыклап рельслар аша чыгарып куйдылар. Вагонга менү мең бәла икән. Әмма мендем, кулларым көчле минем, гәүдәмне очыртып кына йөртәм. Җизни белән Вадимга рәхмәт, урыныма кадәр озата барып, хәерле юл теләп калдылар. Шулай да карашларыннан сизәм: ничек йөреп кайтыр инде бу дип борчылалар. Бу сәяхәттә иң тыныч кеше мин ахрысы – аз гына да борчылмыйм. Эльмира белән икебезгә юньләп эшли торган бер аяк, өч кул. Ул яртылаш вертикаль рәвештә параличланган, мин горизонталь - гарипләр арбасында. Менә шундый хәлдә без сәяхәткә кузгалдык. Үз көчемә ышанмасам, бу адымны ясамас та идем. Ятар идем Мамадышымда... 

 

Иртән-иртүк Мәскәүгә килеп төштек. Һәрбер адым алдан планлаштырылган: дусларның дуслары безне поезддан каршы алып, Шереметьево-2 аэропортына илтеп куйдылар. Монда инде путевкалар белән турагентлык вәкиле көтеп тора иде. Бөтен формальлекләрне узабыз. Соңгы арада радио-телевидениедән коляскадагы инвалидны самолетка утыртмыйлар дип сөйләп, күңелгә шом салып бетергәннәр иде. Паспорт контролен узган вакытта самолетка утырганда миңа ярдәм кирәк булачакмы-юкмы, шуның белән кызыксындылар. Керер алдыннан булышырга тиешле кеше үзе эзләп тапты.  Салонга иң беренче пассажир итеп мине алып кереп киттеләр. Утыргычка җайлап урнашканчы самолетка бер кеше дә кермәде, хәтта бизнес-класстагылар да чиратта калдылар. Әгәр дә коляскам утыргычлар арасына сыймаса, аэрофлот таррак арбага күчереп утырта, тиешле урыныма хәтле озата баралар. Чынлап әйтәм, күңелгә бик хуш килә торган процедура бу.

 

Без күккә күтәрелдек. Ур-р-ра! Очабыз! Минем минминлегем тантана итә! Мин – җиңүче! Елыйсым килә, юк, елау “егет” эшемени, кычкырып җырлыйсы килә.13 елдан соң мин тагын күктә!  Бу хисләрне сүз белән генә аңлатып бетерерлекме?! Дистә ел дигәндә, тырмаша торгач, гәүдәне ике таяк белән өстерәп йөрерлек хәлгә килдем. Күп үрмәләдем, җитәр, яңадан очар чак җитте...  Мин 11 мең чакрым биеклектә болытлар өстеннән йөзеп барам. Монда күк йөзе мәңге зәңгәр икән бит!  Болытларны фотога төшерәбез, алар төрле-төрле формаларга кереп, биек таулар кебек күренәләр... Кәрәзле телефон аша әнигә смс-ка юллыйм, шатлыгымны уртаклашам. Соңыннан белдем: самолетка утырып очып киткәнемне ишеткәч, әни елаган. Ник инде минем өчен шулхәтле борчылырга була? Аллаһы Тәгалә миңа икенче ГОМЕР бүләк итте. Физик мөмкинлекләре чикләнгән инвалидларның да мөмкинлекләре чиксез. Ихтыяр көчеңне эшкә җигәргә, югалмаска, үз эчеңә бикләнмәскә, һәр туган көннең кадерен белергә, кызыклы хыялыңа, максатыңа таба барудан туктамаска кирәк!  Мин исән! Тормыш дәвам итә. Яшәргә икән яшәргә, яшьнәргә азаккача! 

 

5 сәгатьлек очу вакыты симзелмәде дә. Менә без Дубай шәһәре аэропортында. Бу юлы инде самолеттан иң ахыргы кеше булып чыктык. Чыгуымны бер индус егете көтеп тора иде. Стюардессалар самолетта проблемалы кеше барлыгын алдан хәбәр итеп куялар икән. Бу яшь кенә кап-кара егет елмаеп тора, тел белмәгәч, берни аңлаша алмыйбыз. Мине утыртып алып китте. Эльмирам көчкә җитешеп бара. Аэропортта баскычлар бик күп булуына карамастан, безгә бер генә дә уңайсызлык тумады. Гел лифтларда гына йөреп, бер җирдә дә чират тормыйча, контрольләрне беренчеләр рәтендә узып, яңа дөнья ишеген ачтык.

 

“Әссәламәгаләйкүм!”

 

Мәскәү безне 13 градус суык белән озатып калса, Дубай 26 градус эсселек белән каршы алды. Без бер белмәгән чит ил, аңламаган тел.  Аэропорт каршында икәү басып торабыз. Дөресрәге, мин арбада утырып торам. Эчке якта түшебезгә отель исемен ябыштырып киткәннәр иде. Бөтен өмет шул кәгазьдә. Эльмира борчыла ук башлады: “Чит илдә хатын-кызларны урлыйлар”, – дип әйткәннәр иде ди. “Тынычлан, гарипләр арбасындагы “байлык” кемгә кирәк!” – дим. Килеп эзләп таптылар бит тәки! Аңлашып булмагач, бер сүз дә әйтмичә, автобуска төяделәр дә, алып киттеләр.

 

Отель безнең “брат” өчен хәстәрләнмәгән булып чыкты. Баскыч арты баскыч. Путевкалар белешкән вакытта әйткәннәр иде аны инвалидлар өчен төзелгән махсус кунакханәләр барлыгын. Алары күпкә кыйммәтрәк иде шул.  Коммунистлар заманында тәрбияләнгән безнең акыллар һәрчак экономия ягын каера. Бу сыйфат хатын-кызда бигрәк тә хәттин ашкан...

 

Без урнашкан ике кешелек бүлмә яшәү өчен менә дигән. Поездда да йокламаган, 5 сәгать самолетта очу да, биредәге эсселек тә үзенекен итте бугай – арылган, аларча кичке 5 кенә тулып килүенә карамастан, без бүген беркая да чыгып йөрмәскә булдык. Йоклаганбыз.  Иртән-иртүк бер кош тышкы яктагы кондиционер өстенә утырган да, биш минут үткән саен кычкыра. Тәки торгызды бит. Чын будильник булды ул.  Атна буе шул хәл кабатланды, бу кошчыкны без күралмас дәрәҗәгә җиттек.

 

Отель автобусы безне һәр көнне пляжга кызынырга алып төшеп куя. Билгеле вакытта кире алып кайта. Соңга калырга ярамый, көтмиләр. Колясканы аласы итмәгән идем, шактый ерак араны таяклар ярдәмендә үтәргә туры килде. Күптән болай күп җәяү йөргән юк иде. Пляж территориясенә кергәндә 5 дирхан ( 1 дирхан 10 сумга туры килә) түләргә кирәк икән. Ә бездә бу валюта юк, алмаштырырга башыбызга килмәде. Автобустагылар: “Сакчылардан сорагыз, алар ул эш белән шөгыльләнергә мөмкин”, – диделәр. Капкадан кергәндә никтер урысча түгел, ә “Әссәләмәгаләйкүм!” дип исәнләшергә булдым. Сәламемне бик хуплап, елмаеп кабул иттеләр.  Сузган долларларыбызны да алмыйча, болай гына кертеп җибәрделәр. Әлеге хикмәтле сүз шактый ишекләрне ачты безгә. Әйтергә онытып торам: сакчылар белән бергә тагын бер яшь кенә егет басып тора иде. Минем: “Долларларны дирханга алыштырып булмасмы?” – дигән соравыма, ул саф татар телендә: “Булмас!” – дип, җавап кайтарды. Гаҗәпләнеп, аңа күтәрелеп карадым. Меңнәрчә чакрым үтеп,  җәһәннәм тишегендә үз татарыңны очрат әле.  Айрат Яшел Үзән шәһәреннән бирегә 8 айга контракт белән эшкә килгән икән. “5 ай узды инде, туйдым, өйгә кайтасы килә”, – ди. Үзебезнең егеткә булышыйк әле дип, башка экскурсияләргә юлламаларны Айраттан гына алдык. Ул безне һәркөнне су яныннан эзләп таба торганга әйләнде. Бу егетнең фикер йөртеше инде гарәпләрнекенә охшый башлаган, тышкы кыяфәте дә шоколад төсенә кергән.

 

Пляж территориясе бик чиста, матур, хәстәрле. Һәрбер пальма, агач төбенә шланг белән су җибәрелгән, билгеле  вакыт үткәч дымлыландырып торалар. Бөтен җирдә аллы-гөлле, без белмәгән чәчәкләр шаулап атып утыра, аяк астына таш җәелгән, ниндидер ят кошлар сайрый, җәннәткә килеп эләккән шикелле. Без Эльмира белән ял итә-итә барабыз. Әле нимесләр, әле негрлар, һиндлар, кытайлар узып китә. Халык пляжга ашыга.  Кояш кыздыруга карамастан, су салкынрак икән, тагын бер-ике атнадан җылына, су коену сезоны башлана диделәр.  Без бит ике атна көтә алмыйбыз, безгә хәзер кирәк. Меңнәрчә чакрым ара узып кил дә, су да коенмый кайт, имеш.  Суык түгел су, безнең җәйге айларда Нократ суы кебек, кергәч ияләнәсең. Бик тозлы икән, чыккач тәндә тоз кристаллары ап-ак булып ялтырыйлар. Фарсы култыгының төбе чип-чиста, ап-ачык. Балыклар йөзгәне күренә.  Комда бер чүп әсәре юк. Халык пальмалар астында кызына,  ә безгә Эльмира белән икебезгә күбрәк кояш кирәк, ачыклыкта, аз гына да күләгә булмаган җиргә сузылып яттык. Шәп кыздырды,  җанга ятышлы булды бу.

 

Пляжга каршы якта яңа микрорайон төзелеп килә.  Ерактан йортларның катларын санавы авыр, шулай да бездәге кебек 9-10 кат кына түгел, ә 50дән артык икәне шәйләнә. Төзелеш көчле бара: бер кварталда 60лап кран күренеп тора. Берьюлы йөзләгән күпкатлы йортларны күтәргәннәрен күргән юк иде әле. Кризис дигәннәре никтер сизелми. Тулы куәткә төзиләр.

 

Пляжда бу илнең үз халкы чишенмичә генә ял итә, бөтен гәүдәне каплаган кием белән коеналар. Кызынучы негрлар да күп. Кызык: алар гәүдәләрен нинди төстә күрергә телиләр икән?

 

Берләшкән Гарәб Әмирлекләре

 

Җиде әмирлектә 2,4 миллион кеше яши. Ил нефть һәм газга бай, көненә 300 мең баррель нефть чыгарыла икән. Тагын бер байлык чыганагы – туризм. Биредә борынгы заман замоклары һәм хәзерге биек йортлар; комнан гына торган пляжлар һәм  ямь-яшел парклар; кечкенә  ләвкәләр һәм бик зур заманча сәүдә үзәкләре... Яңалык белән искелек бер-берсе белән һич кенә дә низагка керми.

 

Айрат тәкъдиме белән Аль-Айн шәһәрчегенә сәяхәт кылырга булдык.  60 доллар, ягъни безнең акча белән 2050 сумлык сәяхәт. Гарәп Әмирлекләренең беренче президенты шушы шәһәрдә туган. Бу экскурсия вакытында без Оман солтанлыгындагы Бурейми шәһәрендәге дөяләр базарына, ягъни чил ил территориясенә дә сугылдык. Тикшерү дә юк. Бу базарда дөяләр, кәҗә, сарыклар белән Әфганстаннан килгән кешеләр сату итә. Аларны яшьтән ничек базарга эшкә алып килеп куйганнар, картайганчы шуннан чыкканнары юк, шунда яшиләр, шунда үлгәнче эшлиләр.

 

Аравий ярымутравындагы оазиска аяк басабыз. Меңләгән финик пальмалары. Пальмага менүче осталар үзләрен бау белән бәйләп куялар да, агачка маймылдан да җитезрәк үрмәләп менеп төшәләр. Безнең туристлар да осталык күрсәтмәкче иделәр, тик кая ул! Гид сөйләвенчә, бер батыры өскә кадәр менгән-менүен, тик төшә алмаган. Финик элек-электән хәерчеләр ризыгы санала икән. Монда әлеге җимештән 30 төрле ризык әзерли алмаган хатын булдыксыз хуҗабикә чутлана.

 

Экскурсиянең бер өлеше – Урта Көнчыгышның иң зур зоопаркы. Монда бөтен төр хайваннар да табигый шартларда яши. Территория бик зур булганлыктан, әйләнеп чыга  алмассыз дип, миңа коляска бирделәр. Биредә “коллега”ларымны – коляскага утырган 4 нимес ир-атын күрдем. Төркем белән рәхәтләнеп күңел ачып йөриләр. Таныш булмасак та, бер-беребезне җылы сәламләп, исәнләштек.

 

Хайваннар, бигрәк тә маймыллар каршында нинди генә җиләк-җимеш, ризык юк. Тамаклары тук икәне күренеп тора – ашауга әллә ни исләре китми. Бу илдә хәтта дүрт аяклы туганнарыбыз да тук, кешеләр турында сүз дә булуы мөмкин түгел. Минем бик күптәннән зоопаркка кергәнем юк икән, сафаридагы җәнлекләрне, шуышып йөрүче еланнарны, кәлтәләрне, агач  башында очып йөрүче маймылларны, бу яшеллекне, чисталыкны, пөхтәлекне, искиткеч чәчәкләрне күреп күңел рәхәтләнде.

 

Абу-Даби Әмирлекләренең хакиме резиденциясе урнашкан 1321 метр биеклектәге Хафит тавына менү самолетта очуны хәтерләтә.  Колаклар шаулый, тамак кибә башлый. Як-якларында биек кыялар, күп катлы таулар, аска карасаң,  бөтен дөньяның матур манзарасы ачыла.

 

Биек тау башында “Гранд Меркурий” дигән биш йолдызлы  президент кунакханәсе урнашкан. Программада аның бассейнында су коену каралган. Керә-керешкә миңа коляска кирәкме-юкмы дип белештеләр. Уңай җавап алгач, арбага утыртып, бассейнга кадәр озатып куйдылар. Мин су коенып, кечкенә джакузида массажлар кабул итеп, үз-үземнең күңелемне күрдем. Сөртенергә зур сөлге бирделәр. Шушы кунакханәдә төшке ашны ашадык.  Швед өстәлендә ниләр генә юк, күзләр камаша, син теләгән ризыкны пешекче күз алдыңда хәстәрләп бирә. Диңгез ризыклары, җиләк-җимеш, яшелчә, баллы-татлы-тәмле әйберләрне шартлаганчы ашарга ярый... Җәннәткә эләктем бугай мин...

 

Остеохондроз, радикулит, бронхит, төрле җәрәхәтләрдән дәва бирә торган радонлы чыганакларда су коену үзе генә дә ни тора. Җир астыннан чыккан бу кайнар чыганаклардан махсус йортлар, бассейннар ясап, халыкны сәламәтләндерәләр, рәхәтләндереп  ял иттерәләр монда. Хатын-кызлар ирләрдән аерым, хәтта су коена торган өйләре дә бер-берсеннән шактый ерак урнашкан. Фотога, камерага төшерергә ярамый. Кергәндә аяк киемнәрен салып керәсе. Ә мине күрүгә: “Мадам, ноу проблем, керегез!” – диделәр. Гомумән, миңа бу ил эчендә бөтен җирдә дә яшел коридор булды, бер җирдә дә тыймадылар, аяк киемнәрен салдырмыйча, коляска биреп, гел этеп, озатып йөрделәр. Һәрвакыт игътибар үзәгендә булдым. Кайнар судан хәлем бетеп чыгарга тиеш булсам да, бу радонлы  судан ял итеп, җиңеләеп, яшәреп кенә чыктым, бөтен арганнарым су белән юып алган кебек булды.  Ял көннәрендә бу тауга бөтен Әмирлекләрнең халкы ял итәргә җыела. Хатыннары, бала-чагалары – бөтенесе бергә рәхәтләнеп сафланып, яшәреп кайталар. Ник картайсын алар! Бу илдә табигать байлыклары үз халкы өчен хезмәт итә.

 

Пәрәнҗә астында нәрсә?!

 

Халыкның яшәеше, көн күрмеше белән кызыксынуымны, ачышлар ясавымны дәвам итәм. Минем өчен бар нәрсә дә кызыклы монда.

 

Чат саен мәчет. Бишвакыт намазны бервакытта да калдырмыйлар. Мөәзин азан әйтә башласа, барысы да шунда ашыга. Кичке намазны укыганнарын күзәтеп торырга туры килде. Бер кечкенә генә мәчеткә бар халык та сыймагач, яртысыннан күбесе урамда бина каршында тезләнгәннәр иде. Барысы да ир-ат, хатын-кыз юк.

 

Иң көчле тыюлар Шарджа әмирлекләрендә. Андагы яңа законнар буенча, кунакханәләрдә, урамда, сәүдә үзәкләрендә, рестораннарда, автобус, таксиларда тәмәке тарту тыела. Эчү турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Без күпме йөреп, бер генә кибеттә дә спиртлы эчемлекләр күрмәдек. Бер генә исерек кеше дә очрамады.

 

Илдә яшәргә калырга теләсән, СПИД авыруы белән чирләмәгәнлегеңә белешмәң булырга тиеш. Сиңа тиз генә граҗданлык бирмиячәкләр, моңа 14 еллап вакыт кирәк. Әгәр дә гарәп хатын-кызы чит ил кешесенә кияүгә чыкса, аның граҗданлыгы алына һәм кире әйләнеп кайтса да, кабат бирелми. Әгәр дә кыз ир итеп Ираннан, Пакыстаннан килгән кешене яки берәр индусны сайласа, аның нәселе өчен оят санала, аның белән аралашмаячаклар. Гарәп гаиләсе таркалса, ягъни ире өч тапкыр талак дип кычкырса, хатын өйдән чыгып китәргә тиеш. Балалар, әлбәттә, әтиләре белән кала. Хатын чит ил кешесе булса да, балалар әтиләре өйләрендә яшәячәк, башка вариантның булуы мөмкин түгел.

 

Ирләргә дүрт хатынга кадәр өйләнергә рөхсәт ителә. Һәрбер хатынына ул аерым өй салып бирергә тиеш. Юлда йөргән вакытта күренә – алгы өлештә зур хан сарае, арткы өлешләрдә хатыннар санына туры килә торган икешәр катлы коттеджлар төзелгән.  Гаиләдә балалар күп туа, 10нан артык. Бүгенге көндә 5 кенә бала тудыру турында сүз бара. Бу акча мәсьәләсе белән һич тә бәйләнмәгән, аңлатмасы бик тә гади –  күп баланың һәрберсенә тәрбия җитми, азрак булсалар, һәрбер балага тәрбиягә күбрәк вакыт бирелә.

 

Илнең үз халкы сату-алу белән шөгыльләнми. Читтән килгәннәр үз исемнәренә эш ача алмый. Андыйлар берәр гарәп исеменә бизнесын башлап җибәрә дә, үзен аның спонсоры дип игълан итә. Исемен биргән гарәпкә ел әйләнәсендә акча түләп тора.  Бу гарәп үз исемен унлап кешегә рәсмиләштерергә мөмкин, бөтенесе дә аңа акча түли. Нишләп бай булмасын гарәп кешесе? Аны иле ярата, хөкүмәте ярата. Шәехенә акча сорап барса да, ул аңа, һичшиксез, булышачак.  Иң хәерчеләрдән саналган гарәп гаиләсе дә хезмәтче тота, өй эшен бервакытта да үзе башкармый.

 

Биредә кешегә карап яшен билгеләү бик авыр. Алар бу гел кояшлы илдә бер дә картаймыйлар ахрысы, җыерчыклары күренми. 1971 елга хәтле аларның хәтта паспортлары да булмаган, үзләренә ничә яшь икәнен дә белмәгәннәр, гомумән, бу илдә туган көн үткәрү дигән бәйрәм юк.  Хатын-кызларның да яшен аермыйлар монда. Яшьләре билгесез мәңге яшь кешеләр. Мин дә күпкә яшәреп кайттым. Бу илдә бит грипп эләктереп чирләүче дә юк,  бу чирнең ни икәнен дә белмиләр.

 

Гид аңлатуына караганда, туристка полиция кулына эләгергә язмасын. Сине бернинди хөкемсез утыртып куюлары мөмкин. Алар өчен бары тик җирле халык кына  дөрес сөйли, ул гына хаклы. Ә турист алдашырга мөмкин. Төрмәләрдә швед өстәле, һәр җирдә компьютер, телевизор, китапханә диләр.  Кеше төрмәдә үз белемен күтәрергә мөмкин икән.  Берәр аңлашылмаучанлыкка юлыксаң, бер документка да кул куярга кирәкми, тәрҗемә юк, үз телләрендә генә язылган кәгазьләр. Сораган очракта авырлык белән генә тәрҗемәче һәм адвокат бирелә. Бер гаепсез туристны төрмәдән йолып калу өчен еллар әрәмгә китәргә мөмкин. Биредә  ир-ат туристларга катгый инструкция бирелә: пәрәнҗәле хатын-кызга беркайда да аз гына да игътибар билгесе күрсәтә күрмә берүк! Бәласеннән башаяк. Әгәр дә гарәп кешесе бу фани дөнья белән саубуллашса, аны зиратка күмәләр. Баш өстенә таш кына куела. Бернинди чардуган кую юк, чәчәк, агач утырту мөселман илендә бер дә каралмаган. Зират ишекләре кешене күмгәч ябыла һәм бикләнә, кабат икенче кешене күмгәндә генә ачыла. Анда кабат бер кеше дә, туганнары да кереп карый алмыйлар. Теге дөньяга киткәч кенә туганың белән очраша аласың.

 

Урамда гарәп хатын-кызлары юк дәрәҗәсендә, булганнары да бөтен җире капланган озын кара киемнәрдән. “Кара пәрәнҗә астында бик затлы, зиннәтле киемнәр, катлы-катлы алтын-көмеш – алар бар байлыкларын үзләре белән йөртәләр!” – диделәр. Яшермим: Әмирлекләр үзенең бөтен тыюлары, үз халкын хөрмәт итә белүе, чисталыгы-пөхтәлеге, матурлыгы белән миңа бик ошады. Элеккеге “челночный бизнес” вакытында чит илләргә йөрүче Миләүшә бирегә килеп чыккан булса, чынлап торып эшләргә калган булыр иде. Хәзерге акылым һәм аякларым булса, мин ике уйлап тормас идем...

 

Бераз машиналар турында

 

Бу илдә күзем төшкән нәрсәләрнең тагын берсе – машиналар иде. Урамдагы 10 машинаның 7се “Тойота” фирмасыныкы. Барысы да диярлек ак төстә.

 

Шоферлар Бер-берсенә шулкадәр хөрмәт белән карыйлар, ул төп юлдан барса да, икенчел юлдан чыга алмаучы машинаны туктап уздырачак.

 

Бик көчле бөкеләр вакытында машиналар арасында дистанция калмый, бер-берсенә тагылып диярлек баралар. Маневрларны шулкадәр оста башкаралар, борылышларда машина белән машина хәзер ышкылып китә диясең, юк – барысы да нормаль. Юллар бик әйбәт, шуңа күрә машиналар ватылмыйча бик озак хезмәт итә. Яңгырлар сирәк ява, тузан дигән нәрсә юк дәрәҗәсендә, шул сәбәпле машиналары да чиста. Кызыксынып, берәүнең машина юганын күзәттем. 1,5 л шешәдән чүпрәккә су агызып юды ул аны. Шул күләм су җитте. Бензин бәясе адәм ышанмаслык: 1 литры безнең акча белән 9 сум. Шуңа күрәдер инде, таксида йөрү – шалкан бәясе. Трамвай-троллейбуслар күренмәде. Аның каравы автобуслар берсе артыннан берсе йөреп кенә тора. Тукталышлар кечкенә киосклар кебек, пыяла белән капланган, эчендә кондиционер эшләп тора. Бөтен җир чип-чиста. Юлның як-ягында финик пальмалары утыртылган, ике агач арасы 3-4 метр бардыр. 1 пальманы ел буе тәрбияләп тору хөкүмәт казнасына 2 мең долларга төшә икән. Ә аларның монда исәбе-хисабы юк. Гидның сөйләве буенча, ничәдер ел элек Русиядән килгән берәү прокатка ике “Мерседес”-600 машинасы алган. Аларны сүткән дә, контейнер белән йөк итеп Ватанына җибәргән. “Аны тотканнармы соң?” – дип сорамыйча түзмәдем. “Кая тотсыннар, тү-тү инде ул!” – ди гид. Бөтен гарәп гәзитләре бу хәлдән сенсация ясаган. “Нинди башлы урыс Иваны, безнең моңа акылыбыз җитмәс иде!”– дип язганнар. Аларда бит урлау дигән нәрсә бөтенләй юк. Үтә күренмәле пакетка алтын салып, көне буе болгап йөрсәң да, хәзинәңә тиюче булмаячак. 

 

Сау бул, бай Дубай!

 

Ун көн сизелми дә узып киткән. Суык Русиягә бу кояшлы илдән кайтасы да килми. Ләкин без бу гүзәл илдә кунак кына. Әкият тәмамланды. Ватаныбызга кайтырга вакыт җитте.

 

Һәр почмакта  аэропорт эшчеләре телефон белән басып торалар, белмәгән урында шуларга мөрәҗәгать итәбез. Билетны күрсәтеп: “Москау, аэрофлот?!” – дип сорасаң, кирәкле юнәлешне күрсәтәләр үзләре. Паспорт контролендә миннән тагын ярдәм кирәкме-юкмы икәнен белешәләр. Ярдәмгә бик җитез өлкән яшьтәге агайны бирделәр, коляскамны очырта гына. Ул урысча белми, мин гарәпчә. Бармак, куллар, ишарәләр белән аңлашабыз. Үз территориясе беткәч, икенче гарәпкә бирде, өченчесе инвалидлар өчен махсус төзелгән бүлмәгә кертеп куйды. Биредә комачау итүче юк, кеше бик аз. Таяклы ике карт бабай, коляскалы ике әби һәм Эльмира белән мин. Стена хәтле зур телевизор эшләп тора, үзләренчә ниндидер кино бара... Бушлай чәй, кофе, сок эчәргә мөмкин. Синең рейсың килеп җиткәч, кереп әйтәләр һәм колясканы этеп самолет торган урынга алып китәләр.

 

Таң атып килгәндә без салкын һәм бик үк чиста булмаган башкалабыз Мәскәүгә килеп төштек. Нинди контрастлык... Дусларымның дусты Руслан безне машинасы белән көтеп тора иде инде. Бу егет бик молодец, безне вагондагы урыныбызга кадәр кертеп урнаштырып, озатып җибәрде. Хәзер инде Казан станциясе генә калды.  Самолетта да юньләп йоклап булмады. Поездга утыруга Эльмира белән икебез дә тирән йокыга талганбыз. Кемдер кычкыра-кычкыра нәрсәдер сатып йөрде бугай, барысы да төштә күргән кебек кенә. Төнге 2ләрдә Казанга кайтып җиттек. Җизнәм белән Вадим каршы алырга килгәннәр. Безне исән-имин күргәч и-и-и сөенештеләр инде. Иң ахыргы вагоннан перронның өченче юлына төштек. Ул арада икенче юлга  поезд килеп туктады. Вадим: “Берүк монысының вагоннар саны безнең поездныкыннан артык була күрмәсен иде!” – дип тели. Аллага шөкер, поездлар тигезләште. Мине ике яклап култыклап ансант кына  чыгардылар тагын. Казанда чатнама суык. Ун көн буена эссе кояш нурында иркәләнгән тәннәребезгә тиз үтеп керде. Ярый машинада җылы һәм уңай. Мамадышыбызга тиз кайтып җиттек...

 

Мин хәзер телевизордан көн саен сәяхәт каналын карый торганга әйләнеп киттем. Хәтта икенче тапкырында кайсы илгә сәяхәт кыласымны да беләм инде. Монысы әлегә сер, икенче сәяхәтнамәмне шул илдән әйләнеп кайткач бәян итәрмен. Әлеге сау булып тор, хөрмәтле укучым!


Миләүшә ХӘСӘНОВА, Мамадыш
Татарстан яшьләре
№ 77 | 27.06.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»