|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.01.2016 Фаҗига
Татарстанда аракы эчү ике кешенең янып үлүенә китергәнВасильево бистәсендәге шәхси йортта янгын вакытында ике кешенең үлеменә исерткеч эчемлек сәбәпче булган. Гадәттән тыш хәл турында хәбәр кизү бүлегенә кичә, 11 гыйнварда, 15:41 сәгатьтә керә. Янгын сүндерүчеләр килгәндә бер катлы агач йортның эчен ут камап алган, чормага да "сикергән" була. Санаулы минутлар эчендә ут камап алына һәм 16:12 сәгатькә сүндерелә.
Янгын сүндерелгән вакытта йорт эчендә бер-бер артлы 1954 елгы хатын-кыз һәм 1961 елгы ир-атның үле гәүдәсе табып алына.
Ачыкланганча, шул көнне йорт хуҗабикәсе янына таныш ир-ат килә. Хатын-кыз бу йортта биредә теркәлмәгән улы белән яшәгән. Алар бергәләшеп иртәдән үк кәеф-сафа корып утырган. Кичкә таба хуҗабикәнең исерек улы диванга ятып тәмәке тартырга булган. Диванга, пәрдәләргә ут капкан. Ир-ат исереп йоклап яткан әнисен һәм кунакны да онытып, өйдән чыгып качкан.
--- |
Иң күп укылган
|