поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
12.01.2016 Шоу-бизнес

Йолдызлы гаиләләр Яңа елларны ничек каршылый (ФОТО)

Яңа ел гаилә бәйрәме санала, шунлыктан Ходайның һәр бирмеш елын гаилә белән каршылау – язылмаса да аңлашылучы һәм үтәлергә тиешле канун-кагыйдә. Дөрес, бу бәйрәм мөселманнарга кагылмый, төрки халыклар өчен Яңа ел – Нәүрүз дип чәчрәп чыгучылар, тирән фәлсәфәгә бирелүчеләр дә булыр, әмма Яңа елны каршылау гадәте яши һәм әлеге фактны кабул итми чарабыз юк.

Тормышлары болай да бәйрәмнән генә торгандай тоелган артистлар да көтеп ала аны. Һәм Яңа ел якынлашу уңаеннан без гомер сукмагыннан һәм сәхнәдән кайсы инде шактый еллар, кайсы әле берничә ел гына җитәкләшеп атлаучы берничә парны түбәндәге сораулар белән аптыратып алдык: сез инде ничәнче Яңа елны бергә каршылыйсыз? «Маймылны» кайда каршыларга җыенасыз? Яңа ел бүләкләре бирешәсезме? Тормышыгызда иң истә калган, үзенчәлекле Яңа ел бармы? 
 
Илдар ХӘКИМОВ белән Гүзәл УРАЗОВА:
– Гүзәл белән инде 13нче Яңа елны бергә каршылыйбыз, – диде Илдар ХӘКИМОВ. – Быел да, гадәттәгечә, гаиләбез белән (җырчы гаиләнең 11 һәм 3 яшьлек кызлары, 1 яшьлек уллары бар – Н.С.) Казанда, үзебезнең йортта гына бәйрәм итәргә исәп. Иң истә калган Яңа ел дигәндә, 2013 елны Башкортстанда каршы алу бик матур булып истә калды. Без анда гаилә, дуслар белән тау чаңгысы базасында таудан шуып, учак ягып, искиткеч күңелле ял иткән идек. Алайса өйдә, табын артында гадәти көнне дә утырасың бит инде, ә ул Яңа ел үзенчәлекле булды. Яңа ел бүләге дип, ул бала чакта гына кызыксындыра бит, ә хәзер аңа инде ушыбыз китми, булса – хуш, булмаса – хуш дигәндәй, шартлы әйбер дип кенә карыйбыз. 
 
 
Азат ХӘЛИМОВ белән Зөһрә ШӘРИФУЛЛИНА:
Сорауларыбызга Зөһрә ханым җавап бирде:
– Без 84 елда өйләнешкән идек, шуннан исәпләп чыгарсак, быел 31нче Яңа елны бергә каршылыйбыз, димәк! Казан читендә үз йортыбыз белән яшибез, гаилә бәйрәме булгач, аны гел өйдә үткәрәбез. Улларыбыз Ринат белән Булат гаиләләре белән киләләр. Курантлар суккач, бераздан урамга чыгабыз. Күршеләребез (фатирда торганда да, үз йортыбызны булдыргач та, бик әйбәт күршеләр туры килде, Аллага шөкер) белән бер-беребезне котлашабыз – күңелле була.
Балалар кечкенә чакта өйгә гел Кыш бабай чакырта идек, быел инде оныгыбызга чакыртырга торабыз – кызчыгыбызга ике яшь тулды, аңлый хәзер. Яңа елны безнең белән каршылагач, оныкны бездә калдырып, балалар дуслары янына китәләр.
Элек балаларга чыршы төбенә гел бүләк куя идек. Яңа ел бүләге бирешү гадәте әле дә бар бездә. Аның бәясе әһәмиятле түгел, иң мөһиме – игътибар. Яңа елга теләгем шул: илдә – тынычлык, кешеләр сәламәт булсын! 
 
 
Зәйнәп ФӘРХЕТДИНОВА белән Зөфәр БИЛАЛОВ:
– Мин 1986 елда армиядән кайттым һәм шул елдан бирле барлык Яңа елларны Зәйнәп белән, балалар тугач, билгеле, алар белән бергә каршылыйбыз, – дип җавап бирде Зөфәр әфәнде. – Зәйнәп белән кавышуыбызга 17 декабрьдә 27 ел була (Зөфәр Билалов белән 14 декабрьдә сөйләштек – Н.С.). Килеп маташучы Маймыл елын кайда үткәрәсен кистереп әйтеп булмый әле. Бәйрәмнәргә яшь чакта гына бик ашкынып, зурдан кубып әзерләнәсең бит ул, ә гомер узган саен аларны тынычрак кабул итәсең. Олы улыбыз 22 яшьлек Булат сноубордта шуарга яраткач, Зәйнәп белән мин һәм 8 сыйныфта укучы кечкенә улыбыз Фоат та чаңгыда, тимерьаякта шугалагач, әллә быелгы Яңа елны берәр тау чаңгысы базасында каршыларгамы дигән уйлар кергәли башка, кунакка чакыручылар да бар, шулай да тәгаенләп бетермәдек әле. Алда концертлар, төрле чаралар көтә, шулардан соң уйлашырбыз инде. Яңа ел бүләкләре безнең өчен әлләни әһәмиятле түгел, аларны йә аерым бирешәбез, йә бергә сайлап алабыз, йә бөтенләй бирмибез – кәефкә һәм мөмкинлеккә карап.
Иң истә калган Яңа ел дигәндә, 2001 елны үзенчәлекле каршыладык. Гаилә дусларыбыз Чехиягә барыйк дип, юлламалар да алып куйганнар иде, әмма, авырып китү сәбәпле, үзләре бара алмадылар. Без бардык һәм Яңа елны мәгълүм итальян авантюристы, язучы Джакомо Казанова соңгы 13 елын үткәргән Духцов замогында каршыладык. Борынгы бал-маскарадлар чорына кайтып, шул рухта үткән бик кызыклы, мавыктыргыч бәйрәм булды ул. 
 

Габделхәй БИКТАҺИРОВ белән Хәния ФӘРХИ:
– Без соңгы вакытларда Яңа елларны Биектау районы Киек авылында яшәүче кодаларда каршылыйбыз, – диде Хәния ханым. – Олы кызыбыз Алия шул авылда туып-үскән Илнурга кияүгә чыкты, Әминә белән Ясминә исемле ике кыз үстерәләр. Балалар, туганнар белән бергә иске елны озатып, яңасын бик күңелле каршы алабыз.
Иң истә калган Яңа ел шул булды: кечкенә чакта күрше авылга бал-маскарадка баргач, олы апамны урлап киттеләр. Бер ай еладым, әти белән әни дә бик кайгырыштылар. Язмышы ачы булды апаның, мәрхүмә инде ул. Без алты туган идек, хәзер өч бөртек калдык.
Бу ел, Аллага шөкер, кайгы-борчуларсыз үтте. Яңа елда бүләкләр бирешәбез, әлеге гадәт соңгы елларда аеруча модага кереп китте бит инде. Кызыбыз Алсуның еракта булуына гына күңел китек бераз, ул Башкортстанның Тәтешле районы егетенә кияүгә чыкты, хәзер шунда яшиләр. Бик сагындырса да, түзәргә туры килә, иң мөһиме – киявебез акыллы, әйбәт яшәсеннәр.
Барлык укучыларга саулык, күңел тынычлыгы телим. Яңа елны һәркем үзенең кадерле кешесе белән үткәрсен иде! 
 
 
Резеда һәм Фирдүс ТЯМАЕВлар:
– Әле быелгы Яңа елны кайда каршылау турында уйлаган да юк, дөресен генә әйткәндә, вакыт юк, – диде безгә Фирдүс, аңа 11 декабрьдә чылтыраткан идек. – Хатыным Резеда белән бишенче Яңа елны бергә каршылыйбыз, улыбыз Раян белән – икенче елны (аңа яшь ярым). 31 декабрь – безнең гаилә өчен Яңа елдан тыш та бик истәлекле әле ул: бертуган энем, бабам (әтиемнең әтисе) һәм җизнәм шушы көнне туганнар! 21 декабрь Резедамның туган көне, кызганыч, янында була алмыйм, Төмән якларына гастрольләргә китәм.
Бу ел, Аллага шөкер, уңышлы булды. Без Нурлат шәһәрендә үз йортыбыз белән яшибез. Әле менә бурадан яхшы гына мунча салдык, мин өч тапкыр юынып чыгарга өлгердем инде, Резеда яңа мунчада юынып карамаган әле. Трактор алырга хыяллана идем, быел алдым. “Син җырчыга трактор нәрсәгә инде?” – дип аптырап сорыйлар. Әти-әниләр бездән ике чакрым ераклыкта гына торалар, аларның маллары, бакчалары бар, димәк, трактор бик кирәк.
Яңа елга, кыйммәт булмаса да, һәркемгә бүләк әзерлим. Яңа ел – күңелгә дәрт, омтылыш, кәеф өсти торган бик күркәм бәйрәм ул. Төрле киемнәрдән чыршы тирәли әйләнеп җырлап-биеп йөрсәң, матур итеп табын корсаң (хәзер бит юклык, кытлык заманы түгел, кибеттә ризык җитәрлек), бер-береңә әйбәт теләкләр теләсәң – менә дигән бәйрәм шул инде! Газета укучыларның барысын да Яңа ел белән котлыйм, барлык авырлыклары, борчулары иске елда калсын, Яңа ел һәркемгә күңелле яңалык-үзгәрешләр генә алып килсен! 
 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 31.12.2015
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»